Үзем турында үзем

Токарь булып эшли башлаган еллар. 22нче партсъезд исемендәге колхоз инженеры Гыйндулла килде дә, минем станок артына ике тимерен китереп куеп, шунда торып торсыннар әле, дип китеп барды. Иртәгесен, күземә күренәме дип торам, колхоз рәисе Нургаян ага Мөхәммәтшин килеп керде дә: «Энем, коткар, Казанга йөретмә, эшли аласыңдыр бит», – диеп, минем күземә карады. Боларга гайкасы белән ике метр озынлыгында «червячный» болт кирәк икән. Хәзер кирәк. Сыер савучылар өчен Мишә елгасы аша асылмалы күпер ясап ятабыз, булдыра күр, энем, дип, миннән җавап көтә.
– Ярар, Нургаян абый, тырышырмын. Ясаганнарын карап торганым бар. Шәт, иншаллаһ, булдырырга ышандырам, – дип йөкләмә алдым.
Түш кесәсенә биш тәңкә акча тыгып куйды.
– Алмыйм Нургаян ага, аның өчен наряд язалар ич, – дигән идем:
– Аласың. Колхоз акчасы ул, – дип китеп барды.
Өч көн дигәндә бу эшне җиренә җиткереп эшләп куя алдым бит. Резецлар ясау четерекле эш. Нургаян ага үзе килеп алды. Рәхмәте соңында:
– Нәрсә кирәк булса, авылга төш. Сиңа бары да булыр, – дип, матур гына аерылыштык.
Кирәк булгач, төштем. Мине күреп, кешеләр арасыннан аралап, култыклап алып бүлмәсенә алып керде дә, нәрсә кирәген белеште. Аннан завскладны чакырып алып: «Мөхәммәтша, Мәгъдәнурга итне 1 сумнан, балны 2 сумнан бир. Тикшерермен», – дип ныгытып куйды. Килешеп эшләүгә ни җитә!
1976нчы еллар.
Райсельхозтехника управляющие Б.М. Хәйруллин үз өстенә галәмәт зур йөкләмә алды. Татсельхозтехника аңа зур ышаныч белән, 360 фатир төзерлек блоклар белән тәэмин итәм, син эшлә генә, дип «дагалады».
Эш башланды. Йорт блоклары елга буйлап та кайта, Казаннан махсус прицеплар яллап, машина белән Мәскәүдән дә ташыйлар. Осталар килде. Аларга гайкасы белән метр ярым озынлыгында «червячный» болт кирәк булды.
Өлкән токарьга барып, заказ биргәч, катгый отказ алалар, чөнки гайкалары бронзадан түгел, тимердән кирәк икән. Гайканы электросварка белән эретеп ябыштырып, «червячный» болт белән стена блокларын тарттырып көйләү кирәк икән.
Иртәгесен нарядта Балтачка барып эшләтергәме, әллә Кукмарага барыйкмы, дип, инженерларның сөйләшкәннәрен ишеткәннән соң, минем станок янына сулышы кабып Б.М. Хәйруллин килеп басты. «Мәгъдәнур, безне чит районга хәер эстәргә чыгарма инде. Әйдә, өйрән, көтәбез сине», – дип үтенде. Мин эшләп карыйм дип ышандырдым. Барып чыкты бит. Гайкасын ясарга да резец ясадым. 16 см озынлыгындагы «червячный» болт та килеп чыкты. Мин дә шат, осталар да шат. Һәрбер әзер булган детальне көтеп алып, куанып алып китәләр иде. Уналты комплект кирәк иде алар. Шулар белән 350 йорт торгызып, ничә генә урам ясамадылар. Эшеңнең нәтиҗәсен күрү – бик зур шатлык, куаныч. 
Б.М. Хәйруллин бермәл чакырып алды да: «Мәгъдәнур, Чепьядә югары басымлы шлангларны бастыра торган станок ясаганнар. Барып карап кайт әле. Безнең кулдан килә торган эшме икән», – дип кызыксынды. 
Бардык, күрдек. Алабугадан, Мамадыштан инженерлар килгәннәр. Алар станокны төрлечә фотога төшерделәр дә кайтып киттеләр. Мин шул станокны ясаган останы таптырам. Авырый икән, адресын сорадым. Бирделәр. Ахырда завмастерской үзен алып килде. Мин аннан эшнең тәртибен башыннан ахырына кадәр сораштым. Иренмәде, барысын да рәт буенча сөйләде. Үзе Киров шәһәренә барып өйрәнеп кайткан. 
Иртәгесен Казан шәһәренә барып, белгән заводтан 250гә 400 мл ике тимер болванка кистереп алып кайттым. 
Аллаһыма тапшырып, эш башладым. Б.М. Хәйруллин завмастерскойга: «Первый номер военный заказ-задача. Беркемне янына җибәрмә, бер эшкә дә бүлдермә», – дип ныгытты. 
Раббым Аллаһ рөхсәт итте бит. Бер ай дигәндә эшемне төгәлләп, әзер ике шлангны 160 атмосфера басымы астында сынадым да, Б. Мөбарәкович янына кереп, кулына тоттырдым. Ул аны сабый баланы тоткан кебек тотты да: «Мәгъдәнур, без хәзер монополистлар бит, әйеме», – диеп, рәхмәтләрен әйтеп, аркадан сөйде. Баш бухгалтерны чакырып, бер айлык хезмәт хакы зурлыгында премия язарга кушты. Әйе, чынлап та, якын-тирәдә бездәге кебек станок юк иде. Барысы да безгә килеп, гидрошлангларны ясатып алып китәләр иде. 
Бу үҗәт хезмәтләрем минем үземә дә Дан ордены бирде. Верховный совет депутаты да ясады. Ленинның 100 еллык юбилей медале дә, Авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза медале дә мине эзләп тапты. 
Эшләремнән, тормышымнан бик тә канәгать мин. Рәхмәтләреннән ташламасын бер Раббым. 
Мәгъдәнур ГАТАУЛЛИН,
Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии