Тагын бер яшь гомер өзелде

Тагын бер яшь гомер өзелде

Быелгы көз башка елларга караганда күпкә аермалы килде. Җәйге айларга биргесез булган кояшлы, хәтта кызу көннәре белән озакка сузылган әбиләр чуагыннан соң, көннәр суытып, шыксызланып калды. Көн дә диярлек салкын җилләре белән яңгырлар ява. Зәңгәр күк йөзен каплаган куе кара болытлар бөтенләй җиргә тоташкан кебек. Шундый көннәрнең берсендә авылыбызга кайгылы хәбәр килеп иреште. Ул да булса, махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашыбыз – Абдуллин Илнар Тәкъсин улының һәлак булуы турында. Әлбәттә, бу хәбәргә берничек тә күңел ышанмалы түгел иде. Әле күптән түгел генә телефоннан сөйләшкәндә әнисенең туган көненә кайтып җитәм дигән егет турында мондый хәбәр килү, чыннан да, башка сыймаслык хәл булды.
12нче ноябрь көнне егетебезне кайтарып күмү оештырылды. Озату мәрәсименә район җитәкчелегеннән, хәрби комиссариаттан, үзе белән бергә хезмәт итүче солдат, Росгвардия солдатлары, мәктәп җитәкчелеге, укытучылар, укучылар, сыйныфташлары, туганнары, барлык авыл халкы, ераклардан ишетеп кайтучылар – бар да бар иде. Иптәшләрен коткарганда үзе батырларча һәлак булган авылдашыбыз турында бик күп җылы сүзләр әйтелде. Килгән кайгыны бераз булса да җиңеләйтергә теләгәндәй, ул көнне кояш елмаймаса да, болытлар бераз өскә күтәрелеп, яфрак та селкенмәстәй дәрәҗәдә табигать тынып калды.
Матәм маршы астында һәм залп белән, шулай ук дога белән авылдашыбызны соңгы юлга озаттык. Әле аңа яшәргә дә яшәргә иде бит. Нишлисең, язмыштан берәү дә качып котыла алмый шул. 
Илнар китте. Әмма аның мәктәп яшендә генә булган ике үсмер улына, әти-әнисенә, туганнарына күпме ачы хәсрәт калды. Аллаһы Тәгалә аларга үзенең сабырлыгын иңдерсен, рәхмәтеннән ташламасын. Илнарның яткан җире йомшак, караңгы гүрләре нурлы, урыны оҗмахта булсын. Аның рухына хәзер укыган догаларыбыз гына барып ирешер. Җир Анабыз да күтәрә алмастай мондый ачы кайгыларны яңадан берәүгә дә күрү язмасын. Илләр арасында тынычлык урнашып, матур тормышларда яшәргә язсын.
Роза ГАЛИӘХМӘТОВА,
Азнакай районы, Урманай авылы

Комментарии