- 08.12.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №48 (6 декабрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
«Телеграм баганасы олы юлга маяк ул» дип җырлыйлар. Ә менә ерак басу читендә, болын кырыйларында, түмгәк өстендә очлы башлы, бер метр озынлыгындагы багана авыл кешеләре тормышында нинди роль уйнаганын күп кешеләр белми дә торгандыр. Без, сугыш чоры балалары, онытмадык. Басу, кыр эшләре башкарганда ул баганаларны күреп үстек, белеп тордык.
Без, авыл балалары, үскән вакытта үзебезнең басу, кырларны аркылыга да, буйга да урап уза идек. Арабыздан берәрсе: «Әйдә, шунда барып кайтыйк», – дисә, озак уйлап тормыйча, шунда таба йөгерәбез. Ялан тәпи. Атлап йөрмибез, очабыз, йөгерәбез... Йомшак, ашый торган үләннәр белән үз-үзебезне «кунак» итәбез. Читкәрәк кереп киттем. Уйларым басу кырыенда моңаеп басып торган багана турында иде бит әле. Ул багана «межа» баганасы дип атала иде. Багананың бер ягында безнең колхоз басу-кырлары, икенче ягында күрше авылныкылар. Күрше авыл ягына чыкмаска тырышабыз.
Өч ел гомеремне армиядә уздырганнан соң туган ягым Татарстанга кайтып урнашырга булдым. Бертуган абыем да бу уемны хуплады. 1964нче елларда Казан ябык шәһәр санала иде. Шуңа күрә шәһәрдә төпләнеп калу бик җиңелләрдән булмады. Ноябрь аенда кайттым да эшкә урнаштым. Мине монда көтеп торучы әти дә, әни дә юк. Әнием кечкенә генә пенсиягә авылда ялгызы яшәп ята.
Яз җиткәч, гомер иткән бакчабызга бәрәңге утыртырга булдык. Түбән якка, бакча башына төшсәм, бакчага кереп, шушы очлы башлы багананы утыртып куйганнар. Инешнең теге ягы – урыс авылының басу-кырлары. Ә бу ягы безнең Казак Үртәме җирләре.
Бу багананы кем утырткан? Әби-бабайдан калган 20 сутыйлы җиргә ни өчен утыртып куйганнар? Инде болай да кара-каршы ике йорт, капка-коймалар мич авызына кереп китте. Әни карчык кечкенә генә, мунча кадәр генә йортта яшәп ята. 5-10 метр болынны кисеп, багана утыртып куйганнар. Инде бу болынның болай да кирәге юк. Ул вакытта колхоз бик зур, сигез авылны берләштерә. Хуҗалар Күәм авылында. Без кемгәдер ошамыйбыздыр инде. Исән-сау яшәп ятуыбыздан күпсенәләрдер. Бу кешеләр читтән килмәгән, үзебезнең авыл кешеләре. Үзенә күрә үзләрен бик зур, нәчәлник дип уйлый.
Ерак бабаларыбыз авылга нигез салган вакытта ук 6-8 йорттан соң буш урын – тыкрык калдырганнар. Менә шундый тыкрык безнең бәрәңге бакчасы янында да бар иде. Киңлеге 6-8 метр чамасы. Яз-көз Касыйм абый Җиһаншин үзенең өчпочмаклы таягы белән җир үлчи. Тыкрыкның хәйран гына җирен безнең бакчага кертә. Бакчабыз тыкрык исәбенә зурая. Әни: «Касыйм, ник аны безнең җиргә кертәсең?» – дип әйтеп карый. «Мине өйрәтмә, үзем беләм. Моннан синең казларың, бозауларың инеш буена төшә». Әти исән вакыттагы дуслары безнең белән шулай сөйләшә. Ул тыкрыктан кемнәр генә йөрми. Колхоз терлекләренә шуннан су ташыйлар.
Хәзер бакчабыз, йорт урыннарыбыз ташландык, тоташ чытырманлык эчендә калып бара. Теге багана да күптән череп ауган. Кечкенә генә түмгәк кайчандыр монда «межа» баганасы булганны искәртә. Авыл уртасында да шундый «межа» баганасы булганын берничә генә кеше белгәндер. Берсе мин, әнием һәм аны куярга әмер биргән кеше.
Рафаил БӘЙРӘМОВ,
Әтнә районы, Казак Үртәме авылы
Комментарии