Көмеш кебек су кадере

Мин Сарманда үстем. Җәй көне бераз вакыт булу белән Минзәлә елгасына йөгерәбез. Су керү урыны – Сухан койрыгы. Суханов абый – тегермәнче. Аның бәрәңге бакчасы суга терәлеп тора. Бакча киртә белән әйләндереп алынган. Җәяүле генә йөрерлек сукмак бар. Без –10-12 яшьлек кызлар су кереп ятканда алдан ук сызгырып, кычкырып, малайлар төшә. «Бу су керү урынын бушатыгыз. Монда әле без бар», янәсе. Шуннан без күлмәк-ыштаннарыбызны култык астына кыстырып, яр буйлап ары таба йөгерәбез. Су коену киеме беребездә дә юк. Төш вакытында колхоз эшеннән кайткач, әнкәйләр дә су коенырга төшә. Шунда күлмәк-ыштаннарын да юып, чирәмгә йә Суханов абыйның киртәсенә эләләр дә үзләре колачлап йә тибенеп йөзеп киләләр. Ул арада киемнәре дә кибеп өлгерә. Инде елганы бугач, Кара диңгез буйларың бер якта торсын (анысын үзем эшли башлагач барып күрергә насыйп булды). Безнең кебек Түбән оч кешеләре генә түгел, бөтен Сарман рәхәтләнде монда су коенып. 
Көмеш кебек су дигәнне мин соңрак аңладым. Һәр урамда берничә кое иде. Якын-тирәдә яшәүчеләр һәр елны иртә җәйдә коеларының суларын түгеп бетерәләр дә, 6-10 яшьлек берәр кыю малайны чиләккә утыртып кое төбенә төшерәләр. Чыгырлы яки сиртмәле коелар иде алар. Теге малай кое төбендәге чүп-чарны чиләккә салып менгерә. Аннары малайның үзен тартып алалар. 
Кое каршында гына яшәүче бер дини карт турында Сарманда белмәгән кеше юк иде. Яше олы, эшкә ярамый, тәрәзә каршында дисбе тартып, бисмилла укып кына утыра. Кушаматы – Крис. Чиләкне тартып менгерергә көче җитмәгән бала-чага кое өстенә менеп басып та сөйри иде. Шунда бабай: «Крис, тагын берсе кое өстенә басты»,– дип сукрана икән. 
Язмыш мине сусыз бер авылга эшкә җибәрде. Шунда кияүгә чыктым. 25 ел яшәгәч, фатир алып, шәһәр тибындагы бистәгә күчендек. Йортыбыз авылның өске урамында иде. Дөрес, урамда ике-өч кое бар. Тик аларның сулары эчәргә яраксыз булды. Бакчага сибәргә, малга эчертергә ярый. Ләкин 4-5 чиләк алгач, суы бетеп тә китә. Су тулганны кабат көтеп торасы. 
Эчәр су өчен авылның таулырак урынында колонка бар. Анда һәрвакыт чират. Йә бик иртә таңда, йә кешеләр йөрми башлагач барсаң гына чиратсыз ала аласың суны. 
Апрельнең җилле бер салкын ял көнендә шул колонка янына көндез кер чайкарга киттем. Атнага бер ял көне. Эш сәгате ул елларда 8 сәгать иде. Өйдә алты айлык улымны бишеге белән идәнгә утыртып, аның янында биш яшьлек улымны калдырдым. Ни өчен идәнгә, дисәгез, бишектән егылып төшсә, идән якын булсын өченгә. Колонка янында чиратта шактый торылды. Менә берзаман олы улым ялан өс елый-елый колонкага таба йөгерә. Мин каршысына йөгердем. «Апаем елый, тыеп булмый», – ди. Икәүләп өйгә йөгереп кайттык. Бишеге авып, бала идәнгә килеп төшкән. Киемнәре юешләнеп, тамагы карлыгып беткән. Имезеп, киемнәрен алыштырып, йоклатып, колонка янына кире киттем. Анда инде чиратым да җиткән иде. Болай җәфалануыма үзем гаепле – авыл җире өчен артык чиста кыландым шул. Урын-җир тышларым – ап-ак тукымадан. Аларны атна саен алыштырып торам. Күп кешедә юрган тышы дигән әйбер дә юк иде. Булса да, караңгы чуар ситсыдан. 
Менә Җәлилгә күчкәч, рәхәтләндем инде суга. Авылны да ташламыйча, шәһәрдә яшибез. Авылдагы бөтен чаршау, тәрәзә пәрдәсе, юрган-мендәр тышларын ташып юып бетердем. Ирем көлә: «Юып, әйберләрне туздырып бетерәсең бит инде», – ди. 
Берсендә күршегә йомыш белән кердем. Япь-яшь хатын Бразилия сериалына текәлгән, баласы идәндә уйнап утыра. Өйләрен пар баскан – краннан кайнар су шаулап агып утыра. «Краныгыз эшләмиме әллә?» – дим. «Эшли. Мин савыт-сабаларны раковинага тутырып, суны ачам да, үзе шулай юылып бетә ул», – ди. Ачуланып чыгып киттем. Беркайда эшләмичә, савыт-сабаны да юарга иренеп ята. Ярый әле суга счетчик куйдылар. Күпме су исраф була иде. 
Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,
Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии