- 08.12.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №48 (6 декабрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Минем танышларым, дусларым: «Син гел күңелсез, начар әйберләр турында гына язасың», – диләр. Күңеллерәк хәлләр турында язарга кушалар. Мин аларга: «Ярар, әйбәт яшибез, тагын да яхшырак булачак. Хезмәт хаклары артачак, 15-20 мең генә булмаячак. Бөтен кешегә, хәтта урам себерүчегә дә 70-80 мең түләячәкләр. Пенсияләр дә 8-15 мең генә булмас, 50-60 мең итәчәкләр, дип язсам, ышаначаксызмы?» – дим. Башта сәерсенеп карап торалар да аннары көлеп җибәрәләр.
Менә, ниһаять, «яхшы» хәбәр турында да языйм әле. Җәмәгатем дә «баеды» бит! Минем юл акчам киселгәнгә инде 2 ел, чөнки мин «бай» пенсионер. Ә хатын быел гына 20 мең пенсия ала башлады. Һәм аның да юл акчасын кисеп аттылар. Шунысы әйбәт: банкка барып, ике-өч сәгать чират торасы юк хәзер. Транспорт карточкасының да кирәге калмады. Әйдә, йөрмәсен ике пенсионер, өйдә утырсыннар, дигәннәрдер. Ул юл акчасын пенсия 20 меңгә тулмаса, бирәләр икән. Ә безнең монда икебез дә «бай».
Фатирга түләү кәгазенең астына берничә льгота исеме язылган. Аны күргәч беленде: безгә «аз керемле гаилә буларак льгота» – 0, юл акчасы – 0, җылылыкка субсидия – 0. Менә сиңа социаль яклау!
Шундый табигый сорау туа – ник әле аена 500 мең сум хезмәт хакы алучы депутатларныкын кисеп, аларныкын 40-50 меңгә калдырмаганнар? Ни өчен Татарстан Дәүләт Советында инде җир йөзеннән юкка чыгып баручы сугыш чоры балалары өчен акча таба алмыйлар? Һич югында күңел булсын өченгә 500 сум да акча юкмы? Ни өчен «Хезмәт ветераны» исемен алу өчен Русиянең берәр калае яки кәгазе кирәк? Әллә үзебезнең Татарстанның «Хезмәт ветераны»н булдырып булмыймы 40-50 ел буена илне күтәргән пенсионерларга?
Илне сакларга, аңа хезмәт итәргә кирәк булганда – Русия гражданины, ә тиешлесен биргәндә – үги малаймы? Бу хәлләр берничек тә башыма сыймый минем. Менә шуннан соң ничек итеп, бездә бар да яхшы, дип язып булсын инде?
Рәис ЯКУПОВ,
Чаллы шәһәре
Комментарии