«Бер көн – Путинга, икенче көнне – Жириновскийга»

Һәр көнне редакция телефоныбызга кимендә биш-алты зар килеп ирешә. Шуның өчесе, әлбәттә, инвалидлык буенча группага чыгу, группа акчасына бәйле сораулар. Белгәнебезчә, 1993нче елдан 3нче декабрь – Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә 1нче-10нчы декабрьне инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде.

Мөмкинлекләре чикләнгән затларга ярдәм итәргә кирәклеге турында белсәк тә, аларның игътибарсыз калганнары да бар. Менә Түбән Кама районы Ширәмәт авылында гомер итүче Рушания Фәизова шундыйлардан.

– Сеңлем, без гаиләдә ике кеше торабыз. Мин – беренче группа инвалид, аякларым йөрми. Ирем – күзләре буенча 2нче группада. Ирем Алмазга социаль хезмәткәр билгеләделәр, аны ул карый. Йорт-җир буенча да бераз булышкалый. Ләкин менә эшен җиренә җиткереп башкармый. Өстәвенә, беркөнне якшәмбе көнне килгән бу безгә. Ә аның эш көне – дүшәмбе, – дип зарын сөйләде Рушания ханым.

Мөмкинлекләре чикләнгән ике кеше бер гаиләдә яшәгәч, капка да һәрвакыт бикле була. Рушания апа йортындагы бәдрәфкә чыккан җиреннән шакыган тавышларга куркып сискәнеп киткәнлеге турында сөйли. Баксаң, аларда эшләүче социаль хезмәткәр – Люба Әтнабаева килгән. Капкалары бикле булгач, бакча аркылы әйләнеп кергән.

– Кайдан тапкандыр юлын, белмим. Озаклап тәрәзәне дә какты, ишек тә шакыды – ачмадым. Эш көне түгел иде, йөрмәсен. Аннары, телефонын чыгарып тәрәзә аркылы мине фотога төшерергә тотынды бу. Аның моңа хакы юк бит. Гомумән, пенсиягә чыккан хатын мондый эштә эшләргә дә тиеш түгел! – дип сүзен дәвам итте Рушания апа.

Социаль хезмәткәрдән зарлану моның белән генә тәмамланмый. Тузан сөртмәү, районга алып бармау кебек зарлар да өстәлә. Уйлап карасаң, 1нче группа буенча инвалидлык алган 63 яшьлек Рушания апаны да бер социаль хезмәткәр карарга тиеш инде, югыйсә. Ул үзе дә хокукларын аңлый һәм районга берничә тапкыр барып кайтканлыгы турында сөйли:

– Мин күп тапкыр районга барып, шикаятьнамәләр яздым инде. Бер кешене дә билгеләмиләр. Бүгенге көндә аякларым сызлый. Юньләп хәрәкәтләнә дә алмыйм. Аяк тырнакларым да үсеп бетте, аларны кисәрлек тә чамам юк.

Авыру хатынга ярдәм итү теләге белән, иң беренче эш итеп, социаль хезмәткәр Люба Әтнабаевага шалтыратырга булдык. Көне буе шалтыратсак та, телефонны алучы табылмады. Икенче көнне, ниһаять сөйләшү бәхетенә ирештек.

– Сез кичә дә шалтыраткан булгансыз икән. Мин Рушания шалтыратадыр дип уйлап, телефонны алмаган да идем. Көн дә үзәк бәгырьләренә үтә шул шалтыратып. Белсә, белмәсә, теләсә нәрсә акырып, мине каргап яткан көне, – дип сөйләде Люба ханым.

– Социаль хезмәткәр буларак, нинди эшләр башкарасыз?

– Йортында нинди эш бар – барысын да эшлим. Аннан тыш та күпкә туры килә әле. Әнә, беркөнне почтага әллә ничә тапкыр барып килдем. Югыйсә, Рушания артыннан карарга билгеләнмәгән дә инде.

– Үзегез теләгән вакытта киләсез, ахры?

– Юк инде. Мин ял көне аларга алдан шалтыратып, кисәтеп куйдым бит, бүген киләм, дидем. Килдем – капка бикле. Монда кадәр килгәч, кайтып китә алмыйм бит. Бакчаларыннан әйләнеп кердем. Барыбер файдасыз булды, өйләренә кертмәде. Бер сәгать буе аларның йорт тирәсендә шакып йөрдем. Ишетмиләрдер, бәлки, дип. Кайда инде! Шуннан тәрәзәдән карадым, ә анда Рушания утыра. Барыбер ачмады.

– Әле фотога да төшергәнсез, ди бит.

– Аның һәр сүзенә ышансаң… Аның гел зарланып йөргән чагы инде. Бер көн Путинга шалтыратам ди ул, бер көнне Жириновскийга. Аяклары да авыртмый аның. Йорт җирендә көчкә йөрим дип, сөйләсә дә чатыр чаба ул. Инвалидлыкны да шулай теләсә кемгә шалтыратып кына алды инде ул. Ачы телле, усал хатын ул. Миңа үземә 62 яшь, пенсиягә чыктым. Пенсиядәге кеше эшләргә тиеш түгел, дип куркыта инде ул мине. Үземнең дә аларның гаиләсенә барасым килми. Эштә дә бүтән ул йортка аягымны да атламыйм, эштән кусагыз да риза, дидем.

Түбән Кама районы социаль яклау бүлегенә дә мөрәҗәгать иттек. Анда исә беренче группа инвалидлар, йортта ярдәмчесез бөтенләй яшәргә тиеш түгел, дип белдерделәр. Ә Рушания ханым социаль хезмәткәрдән үзе баш тарткан, диделәр. Люба Әтнабаеваны да үз эшенә җаваплы караучы хезмәткәр итеп сурәтләделәр.

Болай булгач, бу ике якның кайсысы алдакчы булып чыга соң? Һәр хәлдә, барысы да яхшы булганнан гына редакциянең телефон номерын җыймыйлар. Дөрес, илле кеше арасыннан кызык эзләп, яки эченә җыелган ачуын чәчәргә теләүче берәү табыла. Ләкин бу очракта ярдәмгә мохтаҗ хатын сүзләренә колак салмыйча булмый. Аннары, дөреслек эзли башлаган очракта гына, гаепләнүчеләр аклана, «Юк, ул алдакчы. Ул үзенә шуннан тәм таба» дип сөйләргә керешә. Безнең Татарстан алдакчылар белән тулы, күрәсең.

Сүз уңаеннан, инвалидлар декадасы уңаеннан булса да, аларга ярдәм кулы сузыйк, аларның сөйлисе килгән сүзләрен тыңлыйк. Кем белә, сәламәт кешенең шуларга сарыф ителгән биш-ун минуты да, мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен гомер буена җитәрлек шатлыкка торыр.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии