- 08.09.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №35 (6 сентябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Америкада президентларны һәрвакыт иң яхшылары дип таныйлар. Ә бездә киресенчә, үзе исән чакта аны Аллаһыга тиңлиләр, күккә чөяләр... Аннары чүплеккә чыгарып аталар. Аннан да начар кеше әйтерсең дөньяда булмаган. Илдә булган бар начарлыкны, бөтен бәлане аңа өяләр. Бу хакта язучы Михаил Салтыков-Щедрин бик оста яза: «Русиялеләр үзләре өстеннән идарә итәргә иң начар хәсисне куя һәм аның белән бергә коточкыч җинаятьләр эшли. Үзе үлгәч, аны каһәрлиләр, ләгънәт укыйлар. Бераздан аны изге дип таныйлар һәм табыналар». Русиялеләрнең кол икәнен дә төгәл әйтеп биргән ул: «Мужиклар бунт күтәрәләр. Менә барин алдына тезләнәләр дә бунт күтәрәләр. Беләләр үзләре бунт икәнен, барыбер тезләнеп торалар...»
Караклык турында да үз фикере бар аның: «Хөкүмәт патриотизм турында сөйли башлады. Димәк, урлап тотылганнар».
Русиянең яшәү рәвешен башка бик күп күренекле кешеләр тасвирлый, мин бер Салтыков-Щедрин мисалында гына аның төп асылын ачып бирергә тырыштым. Александр Пушкин әнә болай дип язган: «Шундый талант белән Русиядә туарга мине шайтан котыртты». Минем уйлавымча, шайтан аны гына котыртмаган. Мине дә бу илдә туарга шайтан бутаган. Хәзер бу «бәхетле» илдән беркая да китеп котылып булмый. Алга да, артка да, уңга да, сулга да ишекләр бикле.
Шундый мәзәк искә төште: ике тирес корты сөйләшә. Улы әтисенә: «Әнә алма эчендә дә безнең туганнар яши. Алар алма гына ашыйлардыр инде?» «Әйе, улым», – ди әтисе. «Чия эчендә яшәгәннәре чия ашыймы?» «Әйе». «Ник соң алайса без тирес эчендә яшибез? Минем дә алма, чия ашыйсым килә», – дип сорый улы. «Безгә ярамый, улым. Бу – безнең Ватаныбыз», – дип җавап бирә әти корт.
Без дә патриотлар. Ватанны сайлап алмыйлар бит. Ул үзе безне сайлый. Татарга килгәндә аңа һәрвакыт үги Ватан булды. Телне бетерәме? Бетерә. Татар телен җинаятьче дәрәҗәсенә төшереп мыскыл итә. Мәктәпләргә прокурорлар өере белән ябырылдымы? Ябырылды бит. Рус теле белән тигезме? Юк! БДИ бары тик урыс телендә. Суверенлык кайда? Хәзер ул сүзне бөтенләй ишетмәссең. Республика көнен дә Шәһәр көне дип кенә бәйрәм иттек. Балыкчылар көне, Сыра эчүчеләр көне кебеккә әйләнде ул бәйрәм. Без Ватанның үги улы хәлендә, шулай булып калачакбыз да.
Рәис ЯКУПОВ,
Чаллы шәһәре
Комментарии