Истә, хәтердә: Беслан фаҗигасенә – 19 ел

Истә, хәтердә: Беслан фаҗигасенә – 19 ел

Чәчәк бәйләме, ак бантик һәм кыңгырау чыңы. 1нче сентябрь – Белем бәйрәме – һәркемнең дә әнә шулай исенә төшә. Тик Төньяк Осетиядә яшәүчеләр өчен бу көн кара тап белән тиңдәш. Инде 19 ел узса да, шомлы вакыйгаларның күләгәсе әле дә якты кояшны каплый. 
Төньяк Осетиядә 1нче сентябрь бәйрәм линейкасыннан түгел, ә Бесландагы теракт корбаннарын искә алу чарасыннан башлана. 2004нче елның 1нче сентябрендә террорчылар Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендәге 1нче мәктәпкә басып керә. Белем бәйрәменә килгән 1128 кешене тотык итеп алып, ризыксыз-сусыз 3 көн мәктәп бинасында ябып тоталар. Тормыш белән үлем арасында 52 сәгать... Фаҗига шартлаулар, янгын белән тәмамлана. Нәтиҗәдә, 334 тоткын, шул исәптән 186 бала һәлак була.
Быел әлеге куркыныч вакыйгага 19 ел тулды. Русия тарихында булган иң зур теракт актын онытырга хакыбыз юк. Хәер, сентябрьнең бере җиткән саен, әлеге куркыныч вакыйга үзеннән-үзе искә төшә. Бүген дә терактта исән калган берничә укучының тарихын барлап, сезгә тәкъдим итәргә булдык. 
«ТӘРӘЗӘДӘН СИКЕРДЕМ»
17 ел элек җиде яшьлек Хетаг Хутиев икенче класска укырга керә. Әтисе улын мәктәп капкасы артында көтеп тора, ә әнисен ашыгыч рәвештә эшкә чакырып алалар. Кулга алган вакытта, малайны икенче каттагы класска алып китәләр. Бу шау-шуда Хетагның аягыннан аяк киеме төшеп кала һәм бу аны бик нык борчый.
– Эсселек, сусызлык, төшенкелеккә бирелү... Ә мин аяк киемен эзлим. Миңа: «Тынычлан, аннары табарсың», – диләр. Ә мин, аяк киеме булмаса, өйгә кайтсам, әнием мине ачуланыр дип уйлыйм. Олылар үзләрен тыныч тотарга тырыштылар, үз куркуларын без, балаларга, күрсәтмәделәр, – дип искә ала Хетаг. – Без утырган зал уртасында киңлеге якынча метр булган ара калган. Калган җирдә энә төшәрлек тә урын юк – кеше. Сулыш алырга һава, эчәргә су юк. Шулчак бер малайның качарга тырышканын хәтерлим. Тик аны тиз арада куып тотып, мылтыктан аттылар, ә аннары аңа нәрсә булганын төгәл әйтә алмыйм. Шартлаулар еш булып торды. Беренче шартлаудан соң һәркем тыныч кына утыра, беркем дә качарга тырышмый. Икенче шартлаудан соң, һәркем качарга кирәклеген аңлады булса кирәк, мин дә тәрәзәдән сикердем. 
Беслан аша үткән барлык балаларга да югары уку йортына кергәндә ташламалар каралган, ләкин Хетаг аларны кулланмаган. Ул үз акылы белән эш итәргә булган. БДИда кирәкле балл җыеп, Мәскәүгә күченгән һәм Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетының Радиоэлектроника факультетын тәмамлаган.
19 ел үтсә дә, Хетаг әлеге куркыныч көн турында бер минутка да онытмый. Һәр ел саен Хетаг Бесланның 1нче мәктәбенә генераль чистарту чараларына килә.
«ӘНИ ҮЗ ТЕЛӘГЕ БЕЛӘН ТОТКЫНЛЫККА ЭЛӘКТЕ»
19 ел элек Санета Сабановага нибары 9 яшь була. Бәйрәмгә соңга калмыйм дип, сеңлесе Әминә һәм 12 яшьлек туганы Мәдинә белән бергә мәктәпкә таба атлый ул.
– Бу мәктәптә минем бөтен гаиләм укыды, ә бабам – Таркан Сабанов – 30 ел директор вазифасын башкарды. Әни – башка мәктәпкә, укучылары янына, мин исә сеңелкәшем Әминә һәм 12 яшьлек Мәдинә исемле туганыбыз белән бәйрәмгә өчәүләшеп киттек. Атыш тантана вакытында башланды. Ишегалдына 30лап кеше йөгереп керде. Алар барысы да карадан киенгән, битлекләрдән, йөзләре күренми. Бу вакытта мин: «Өйрәнүләр бара, ахры», – дип уйладым. Башта бер нәрсә дә аңламадык. Террорчылар түшәмгә ата, залга шартлаткыч урнаштыра башлагач кына, төшендек. Һөҗүм итүчеләр һавага ата, кычкыра башлады, ишек төбенә кешеләр өелде. Нинди могҗизадыр, Мәдинә качып котыла алды! Ул әле юлда әниемне очрата һәм аңа безнең мәктәп эчендә икәнебезне әйтә. Әни, аны-моны уйламыйча, мәктәпкә йөгерә. Террорчыларга килеп: «Миңа эчкә керергә ярыймы? Анда минем балаларым!» – дип ялварган ул. Террорчы, әнигә мылтык сабы белән сугып: «Монда барысына да керергә ярый, чыгарга – рөхсәт юк!» – дип җавап биргән. Шулай итеп, әни үз теләге белән тоткынлыкка эләкте. Халык коточкыч күп иде, кешеләр мәктәп тәрәзәләрен ватарга тотынды. Хәтерлим: мине кемдер кулына алып, мәктәп коридорына ташлады. Бәйрәмгә дип кигән өр-яңа ак оекларым, пыялага эләгеп ертылды, аягым каный башлады һәм түфлиләрем пычранды. «Әниемнең күңеле төшәр инде» – шушы мизгелдә башыма килгән беренче уй бу. Мәктәпнең бер бүлмәсендә яшеренеп торырга дип уйлаган идек, барып чыкмады. Берничә сәгать селкенә дә алмыйча утырдык, үзара күз карашлары белән генә аңлаштык. Әмма бу тынлык озакка бармады: бала-чага еларга тотынды, шуннан соң шау-шу купты. Боевиклар гаиләләргә берләшергә рөхсәт итте анысы. Әни, Әминә, мин, бабай… 89 яшьлек бабаебыз баскетбол боҗрасы астында утыра иде. Тоткынлыкның икенче көнендә аңа хәтта урамга чыгарга да рөхсәт бирделәр. Әмма ул ризалашмады. Без барыбыз да тоткынлыктан исән-сау котыла алдык, тик бабаебыз гына һәлак булды.
Санета хәзер Мәскәүдә яши. Ул Плеханов исемендәге Русия икътисад университетын тәмамлаган. Искиткеч итеп рәсемнәр ясый һәм әлеге көн турында гел исенә төшереп тора. «Хәтер – мәңгелек», – ди ул.
«МӘҖБҮРИЛӘП ЙӨРТМӘСЕННӘР»
Камболат Баев белгечлеге буенча – табиб. Пандемия чагында ук ул коронавирус белән көрәшергә ярдәм итүчеләр сафына баса. Үзе хәзер биредә яшәмәсә дә, Бесланга килергә вакыт таба, чөнки монда аның якыннары... һәм җир куенында ятучы алты мәктәп дусты. Мәктәпне басып алу башланганда, Камболат линейкада әти-әнисез була.
– Мин беренче рәттә булдым һәм беркая да качып котыла алмадым. Безне спорт залына җыйдылар, телефоннарны тартып алдылар, аннары залга шартлаткыч җайланмалар урнаштыра башладылар. Бу 30-40 минут вакытны алды. Тик бу вакыт елга тиң иде. Бу чакта миңа тугыз яшь иде. Бу яшьтә сине кемдер үтерергә тели, дип уйлап та карамыйсың. Әгәр мин бүген шул вакытка кайтсам, түзә алмас идем, мөгаен. 
Шартлаулар вакытында Камболат бик нык яралана һәм аңын югалта. Нәтиҗәдә, аны җирле кеше җимерекләр арасыннан табып ала. 
– Әлеге абыйның исемен дә белмим, ләкин ул – минем коткаручым. Спецназчылардан соң, ул мәктәпкә йөгерде һәм тагын бик күп балаларны алып чыгарга ярдәм итте. Аның ике кызының берсе – шулай ук теракт корбаны. 
Бик нык яралану сәбәпле, МЧС борты белән Камболатны Мәскәүгә җибәрәләр. Егет беркайчан да әти-әнисеннән әлеге куркыныч көн турында сорашмый. Бары тик үсә төшкәч кенә, видеоматериаллар карап һәм үзе кебек укучыларның хикәяләрен тыңлап, шул фаҗигале көнгә кайтып килә. «Бары тик үскәч кенә, мин үземнең җәһәннәмдә булганымны аңладым», – ди ул.
– Картлык көнемдә шушы урынга килеп, һәлак булган иптәшләремне искә төшерергә телим. Бу урын – музей түгел. Монда һәркөн саен корреспондент, хөкүмәт вәкилләренең килеп йөрүен һәм кемгәдер нәрсәдер дәлилләргә тырышуын теләмим. Монда бары тик теләге булганнар гына килсен иде. Ә дәүләт органнарында эшләүчеләрне монда килергә мәҗбүр итәләр. Нәрсә өчен? Нәрсә әйтергә телиләр? Кемгә кирәк соң ул? Биредә тынычлык урнашсын иде.
 

Ачык Интернет чыганакларга таянып,
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА туплады

Комментарии