- 08.09.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №35 (7 сентябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Минем нефтьтән кергән акчаның кая киткәнен белә алганым юк иде. «Безнең гәҗит»нең «Карабашта «кара алтын» тикшерелде» язмасында Р. Миңнеханов Карабашта нефтьчеләр җыелышында ачып бирә: менә ни өчен теләнеп, хәерчелектә яшибез икән без. Үзебезнең байлыгыбыздан файда күрә алмагач, ни өчен суверенитет алдык дип, күкрәк кагып ятабыз?! Уйлап карагыз, Русия банкына республика нефтеннән 175,7 миллиард сум акча күчергән. Ә безнең бюджетка 14 миллиард калган. Ни өчен болай көләләр соң бездән?! Гел шулай салым түләп җәфа чигәрбезме? Кайда дөреслек? Байлыгыбызга үзебез хуҗа булмагач, нигә мактанырга инде безнең хуҗаларга? Ник үзенең хокукларын файдаланмый ул? «Татнефть» башлыгы Тәхаветдинов әйтүенчә, Русия яңа салым схемасы кертсә, без бөтенләй «төп башына» утырып калачак икән бит. Нәрсә карый анда безнең депутатлар? Үзләре миллионнар алгач, халык ничек яшәсә дә ярый микән? Нәрсә генә төзи башламасыннар, Миңнеханов, федерация акча бирә, ди. Моны ничек аңларга? Республика нигә үз банкында тотмый үз акчасын? Русиягә бирә дә аннан алу өчен ялынып ята. Республикаң шулкадәр байлыкка ия була торып, хәерче шикелле соранып яшә инде?! Дөньякүләм мәсхәрә бит бу. Без, халык, белми идек әле алдау барын. Әгәр бөтен халык моны аңласа, бу көлкегә чыдамас, төялеп Мәскәүгә пикетка барыр. Кая карама, ни эшкә тотынма, акча юк, имеш. Эш юк. Халык тук яши, димәс идем мин. Бәяләр сәгатьләп үсә азык-төлеккә дә.
Бу сайлауны бик игътибар белән уздыру мөһим. Себерәсе иде эшләмәүче депутатларны. Хәзер ил хуҗаларына нәни бала да ышанмый, кадерлеләрем. Полиция ясап нәрсә үзгәрде? Шул ук бурларны саклаучы ролен үтиләр.
Халык түзәр, тик ахыры хәерле бетсә ярар иде. Ник ул Лужковларга хөкем юк. Акчаларын санап бетерә алмыйлармы?
Элек дәвалану бушлай иде, ә хәзер…Күчерсеннәр акчаларын дәвалануга. Күрәсезме, сез, түрәләр, кырыла карт-коры, бала-чага авылларда. Әз генә иманыгыз булса, шул мәсьәләне карагыз. Халык ышаныр, таяныр иде үзегезгә.
Зыятдин абзагыз ШӘВӘЛИЕВ,
Балык Бистәсе районы, Олы Елга авылы.
Комментарии