Татар телендә белем бирмәс өченме?

Татар телендә белем бирмәс өченме?

Чаллы шәһәре Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясенең 7 «В» сыйныфында барлык фәннәрдән татар телендә белем бирелергә тиеш. Бу ата-аналарның теләге. Шуңа карамастан, агымдагы уку елында күпчелек фәннәрне урысча, урысча-татарчалы укытуга күчергәннәр булып чыкты.

Күптән түгел М. Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясенә яңа директор итеп Лиза Нәбиуллина билгеләнде. Хәзер ул 7 «В» сыйныфында хәлиткеч чаралар күрә. Мәсәлән, биология, җәмгыять белеме фәннәре татарча укытыла башлады. Әмма шул да ачыкланды – физика укытучысы татар телендә бөтенләй белем бирә алмый икән.

Гимназиядә ана телендә укыта ала торган кадрлар җитмәве турында язганыбыз бар иде инде. Бу хакта Мәгариф һәм фән министрлыгына белдергәч, аннан формаль җавап кына килә. Мәсәлән, уку елы башланыр алдыннан министр урынбасары Минзәлия Закировадан килгән хатта да (27. 08. 2021 №А-6046/21-1), Чаллы шәһәренең 2нче гимназиясендә «туган телдә сыйфатлы белем бирүче югары категорияле укытучылар коллективы тупланган», диелгән. Бу мәсьәләнең асылын белми генә бирелгән җавап, әлбәттә.

Аптырагач, Чаллыдагы «Адымнар» мәктәбенең 7нче сыйныфларында татар телендә белем бирү ничек куелганы турында да кызыксындым. Татар теле һәм әдәбият кенә туган телдә укытыла булып чыкты. Монда да сәбәп итеп укытучыларның татар телендә белем бирә алмавы күрсәтелә. Андый кадрлар нигә татар уку йортларына эшкә кабул ителә, дисәк, үзеннән-үзе: «татар телендә белем бирмәс өченме?» дигән сорау туа.

Туган телдә белем бирергә бурычлы мәктәпләрне ана телебезне камил белгән укытучылар белән тәэмин итү юлларын табарга кирәк. Әйтик, җәйге каникул вакытында махсус курслар оештырып, ул «югары категорияле» укытучыларны татар телендә укытырга өйрәтергә була. Гомумән, укытучылар татарча белми дип, кул кушырып утыру бернинди кысага сыймый.

Минзәлия Закированың әле әйтелгән җавабында, «Укытучылар өчен методик ярдәмлекләр, контроль биремнәр җыентыгы булдыру буенча Министрлык сайтында татар теленә тәрҗемә ителгән биремнәр банкы... урнаштырылганын хәбәр итәбез», диелгән. Шунысы гаҗәп, бу турыда башлангыч сыйныф укытучылары бер нәрсә белми. Гомумән, ул биремнәр банкы министрлык сайтында бармы соң? Эзләп карадым – тапмадым.

Дөрес, интернетның иксез-чиксез мәйданында казынып утырсаң, төгәл фәннәрдән татар телендәге контроль эшләрне, тестларны, өстәмә биремнәрне очратырга була. Алар актив укытучылар тарафыннан урнаштырылган. Ләкин укытучы интернетта эзләнеп утырып, кирәкле материал табармы? Һәм ул тәрҗемә белән дә шөгыльләнергә тиеш түгел бит инде. Укытучыга һәр дәреснең ничек уздырылырга тиешлеген күрсәткән татарча методик ярдәмлек кирәк.

Минзәлия Закирова министр урынбасары итеп ел ярым элек билгеләнде. Бу урында аңа хәтле эшләгән министр урынбасарыннан аермалы буларак, Минзәлия Закированың күпчелек җавап хатларында эшлекле урыннар да булгалый. Ә менә соңгысы тулаем диярлек формаль язылган.

Тәлгать ӘХМӘДИШИН,

Чаллы шәһәре

Комментарии