Тагын шул җыр турында

Казаннан радиотапшыруларны яратып тыңлыйм, бигрәк тә җырларны. Чираттагы бер җырны тыңлагач, күңелемә шундый бер шигъри куплет килде:

Иртән торсаң Казан дулкынында

Моң агыла тыңлап туймаслык.

Дәвамында... каршы мәгънәле

Сүз яңгырый башка сыймаслык!

Ә бу түбәндәге җыр турында. Авторын да, башкаручысын да белмим, әйтмәделәр.

Карурманга кергән чакта

Карадым мин каерылып.

Карамадым мин каерылып,

Дуслар калды аерылып.

Аңламадым мин бу җырны. Әллә нинди каршылыклы мәгънә булып аңлашыла түгелме?

«Карамас идем каерылып,

Дуслар калды аерылып», – дип җырласалар, дуслыкның мәгънәсе дә чагылыр иде. Соңгы юлларын чамасыз сузып җырлау да бик матур тоелмады.

Бүген Казан радиосы тапшыруларын кем генә, кайларда гына тыңламый икән? Югыйсә, элмә такталардагы хаталарны төзәтү турында сүз алып барганда эфирга мондый мәгънәсезлекне чыгару бер дә урынлы түгел. Сәбәбе – гамьсезлек, битарафлык. Бу сыйфатлар күп күңелсезлекләрне, җитешсезлекләрнең нигезендә ята.

Фазылҗан АЛИУЛЛОВ,

Ульяновск өлкәсе, Чардаклы районы, Урән авылы

Комментарии