Эх, дуслар-туганнар…

Ачуым чыкты әле, җәмәгать. Нигә дисезме? Фирдүсне тагын Уфага кертмәгәнгә! Бу америкалылар безнең түрәләргә каршы санкция оештырган кебек була түгелме соң? Менә Рәйдә Нигъмәтҗанова язмасын укыдым да («БГ», № 49, 15 декабрь, 2021 ел) истәлекләргә бирелдем әле…

Университетта укыган елларда күпме Башкортстан егетләре белән дуслашырга насыйп булды. Тулай торактагы бүлмәдәшем Фәнсит Хәлимов (атаклы язучы Айдар Хәлимнең туганы) характеры белән фәлсәфәче иде (дипломы буенча тарихчы). Ә Рәзин Нуруллинның курай моңнарына гашыйк булып тыңлап утырулар! Роберт Миңнуллин үзенең үлмәс җырлары белән бүген дә истә әле. Әйтерсең лә ул әле дә тулай торакның бишенче катыннан төшеп килә…

Бервакыт шулай Дәүсоветның 7нче каттагы бүлмәсендә утырганда шаярып кына: «Роберт, бөтен Казанны яулап бетерәсез инде башкортлар», – дигәч:

– И Ирек дус, без бит бертуган халык, бүләсе әйбер юк безнең арада… – дигән иде.

Бүген исән булсаң, нинди җавап бирер идең, Роберт (авыр туфрагың җиңел булсын)? Бар икән шул бүләсе әйбер, бар икән!

Ә ул бүләсе әйбер безнең арада күптән ята бит, ул да булса – милләт исеме, аталышы. Мин тагын истәлекләргә чумам әле. Сиксәненче еллар уртасында миңа Мәскәүдән фәрман килде: СССР Эчке эшләр министрлыгының комплекслы бригадасы составында Уфадагы милиция мәктәбенең эшен тикшерергә. Советлар Союзыннан унлап кеше җыелдык шунда. Уфада беренче тапкыр булгач, мин бу шәһәрне сокланып карап чыктым. Ә мин «тикшерергә» тиешле кеше – бу мәктәпкә яңа гына билгеләнгән замполит, әле берничә ай элек кенә КПССның Өлкә комитетында инструктор булып эшләгән булып чыкты. Бер көнне кичке якта бу мине, элек утырган бүлмәсен күрсәтәм, дип, «Пентагон»га (уфалылар обком бинасын шулай атыйлар иде ул елларда) алып китте. Кердек, урнаштык, чәйләп утырабыз. Сейфын ачып миңа берничә калай банкада экспортка диеп эшләнгән бал да бүләк итте әле.

Ә иң кызыгы алда булды: минем коллега рус милләтеннән булгач, ачылып китеп бер яңалык ачмасынмы?! Биредә күптән инде татар белән башкорт арасында ыгы-зыгы бара, ди бу. Дәлилләрме? Һәм ул сөйләп китте…

Олы буын коммунистлар (хамельон-членнар белән бутарга кирәкми!) әле дә хәтерли торганнардыр 1973нче елда партбилетлар алыштыруны. Ул компаниянең максаты берничә өлештән тора иде. Беренчедән, кулдагы билетлар искергән, взнос түләгәндә штамп куярга урын юк имеш, икенчедән, шушы компания вакытында партияне балласттан чистарту. Ә менә Уфада тагын бер пункт өстәгәннәр: Башкортстан коммунистлары арасында башкортлар санын арттыру! «Беренчеләре» Шакиров (әле үзе чын татар да диләр иде) һәр киңәшмә, җыелышта үзенең яраннарына бу санны «любой ценой» арттырырга бурыч куя икән. Ә ничек?

– Минем үземә бер район беркеттеләр, – ди әңгәмәдәшем, – менә җыелышларда коммунистлар утыра. Һәрберсенең алдында анкета. Өр-яңадан бөтен мәгълүматны тутырасың да «национальность» дигән графага килеп төртеләсең. Менә иң кызыгы шунда башлана да инде. Җыелып утыручылар арасында чын башкортлар да, чын татарлар да бар. Хәзер дилбегәне без кулга алабыз (обком, райком вәкилләре), әкрен генә, җайлап кына татарга син башкорт бит, диеп исенә «төшерәбез», ә аңлап бетермәсә, алдагы «перспективаларын» күрсәтәбез. «Беренченең» (Шакировның инде) максаты ничек кенә булса да республикада башкортларны күбрәк күрсәтү иде, – диеп сүзен төгәлләде коллегам ул елны…

Фирдүсне тагын кертмәгәннәрен ишеткәч, утыз биш ел элек Уфада ишеткән «башкортизация» турындагы әңгәмәне тагын исемә төшердем бит. Димәк, үткән гасырда ук инде республика хуҗалары бу турыда хыялланып яшәгәннәр булып чыга. Ә гади халыкка кирәкме соң бу? Кычкырып сорап булмый шул әлегә. Иманым камил, гади халык Тямаевны көтә, Илсияне һәм башкаларны. Без Фиданны көткән кебек.

Әле менә бу язманы укыгач, дусларым – МВД ветераннарына шалтыраттым (араларында генераллар, полковниклар да күп): «Сез Тямаевка каршымы?» – дим. Башта көлделәр, билгеле, соңыннан бу «санкция»ләрне оештыручылар адресына шундый матур сүзләр әйттеләр ки, гәҗит бите дә кызарыр иде.

Фирдүс энем, киләсе җәйдә үткәрергә планлаштырган «акцияң»не хуплыйм. Әйдә, Ык буенда оештыр әле концертларыңны! Йөрәкләре янсын синең башкорт «дусларыңның». Тик Башкортстан халкын синең концертка җибәрмәс өчен вакытлыча чик буе гаскәрләре оештырмаслар бит инде?!

Ирек ХИСАМИЕВ,

Татарстан Республикасы

Журналистлар берлеге әгъзасы,

отставкадагы милиция полковнигы

Комментарии