- 08.02.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №5 (6 февраль)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
«Безнең гәҗит»тә 2012нче елның 4нче апрелендә чыккан «КАРАВЫЛ, ТАЛЫЙЛАР!» дигән язманы укыгач шак каттым.Зәкәрия Минислам улы Закировны нинди хәлгә төшергәннәр. Ә бит бу урам бандитлары түгел, ә безнең тынычлыкны тәэмин итәргә тиеш булган органнар шундый законсыз кыланалар. Шуңа күрә хәзер барыбыз да куркып яшибез инде, алар хакында яман сүз әйтү түгел, эшләгән яхшылыкларыбызны да яшерәбез, анонимно эшлибез, чөнки барлык дәүләт байлыгын үзләштереп (талап) череп байган түрәләребез эшләгән игелекле эшләребезне күрә алмыйлар, алар безнең белән бүлешергә тиешләрдер бит, алар талаган байлыкны безнең әти-әниләребез, без аларга «хәзерләп» бирдек.
Әле бездән көләләр: «Имеш без яши белмибез? Әйе без яши дә белмибездер, чөнки дәүләт, кеше милкен талый белмәдек, булмаган ялганнарны оештырып, бармак арасыннан суырып алып, кешеләргә, бигрәк тә Закиров кебек кешеләргә ялган ялалар тагып якыныбызда яшәгән кешеләрне авыруга сабыштырмадык.
Мөмкин булганча булышырга тырыштык, мөмкинлекләребез бик аз иде, һич тә булмаса яхшы киңәш бирдек.
Бу гаделсезлекне 1934 елда ук кечкенә бала буларак, райком секретаре булып эшләгән әтиемне бер гаепсезгә кулга алгач, үз җилкәмдә татыдым. Аллаһыма шөкер, сугыш беткәннән соң 8 ел узгач әтиебез белән күрештек.
Гаделлек бәйрәм итмәс микәнни безнең илдә? Без картлар күрмәс инде ул матур көннәрне?
Минем сезгә үтенечем бар. Зәкәрия Минислам улы Закиров эшендә нинди нокта куйдылар? Нахак ялалар ягып пычратып калдырдылармы, кешенең иманын таптадылармы яки берәр яктылык бармы?
Флера ЗӘЙНУЛЛИНА,
Казан
РЕДАКЦИЯДӘН: әлеге шәхес тирәсендә эзәрлекләүләр дәвам итә. Инде күп фактлар, гаепләүләр расланмады. Дөрес әйтәсез, гаделлекне табу җиңел түгел, бигрәк тә безнең илдә.
Комментарии