- 08.02.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №5 (8 февраль)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
«Безнең гәҗит»не оештыручы, баш мөхәррир Илфат әфәнде Фәйзрахмановка, Казан Дәүләт консерваториясе ректоры Рубин әфәнде Абдуллинга, «Мәдәни җомга» гәҗитенең баш мөхәррире Зиннур әфәнде Мансуровка, ТР Мөслимәләр берлеге рәисәсе Әлмирә ханым Әдиятуллинага, С.Садыйкова исемендәге фонд рәисе Әсһәр әфәнде Хөсәеновка, «Сөембикә» журналы баш мөхәррире Ләйсән ханым Юнысовага, Р. Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе Рифат әфәнде Фәттаховка, Чаллы Дәүләт педагогия институты ректоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәйрүзә ханым Мостафинага.
Мөхтәрәм милләттәшләрем, татар язмышына битараф булмаган халкым зыялылары!
Олы гозерем белән мөрәҗәгать итү өчен, мин Сезне дистәләгән оешма-шәхесләр арасыннан сайлап алдым һәм хаталанмавыма өметләнәм.
2011 елның маенда, Татарстан китап нәшриятында, Татарстанның халык, Русия һәм Башкортстанның атказанган артисты, Татарстан республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Х. Бигичев турында истәлекләр, хатирәләр, фоторәсемнәр тупланган зур күләмле, бай эчтәлекле китап басылып чыгу уңаеннан, Чаллының С.Садыйкова исемендәге Концертлар залында китапны тәкъдим итү кичәсе булды. Аны мәрхүмнең хәләл җефете, Татарстанның халык артисты – чын халык җырчысы Зөһрә ханым Сәхәбиева оештырды һәм алып барды. Чаллының Концертлар залы күптән инде мондый соклану, сыкрану, үкенү һәм чын талантны зурлауны аңлаткан алкышларны ишеткәне булмагандыр.
Бу кичә-концертка, тамашачылардан имза җыю өчен мондый эчтәлектәге баш астында кәгазь битләрен әзерләп килгән идем:
«Мөхтәрәм Рөстәм Нургали улы!
Президентыбыз һәм Г.Тукай исемендәге бүләк комиссиясе рәисе!
Без Татар Халкының моңлы профессионал җырчысы, милләтенә күпьеллык хезмәте һәм мәрхүм ире Хәйдәр Бигичевның иҗаты аша да чын татар җырының киләчәгенә хезмәт итүе өчен, Зөһрә Сәхәбиеваны Бөек шагыйрь бүләгенә күптән лаек, дип саныйбыз һәм 2012 елда Г. Тукай премиясен бирү турындагы Указыгызга олы хөрмәт белән аның исемен дә кертүегезне сорыйбыз»
20 минутлык тәнәфес вакытында 200гә якын кеше мөрәҗәгатькә кул куйды һәм кайберләре имза җыю өчен үзләре белән алырга да рөхсәт сорады. Алар арасында Зөһрә ханымның сабакташлары да, аның иҗатына, чын сәнгатькә гашыйк җиде ят тамашачылар да бар. Халык белән аралашу, Президентыбызга әзерләгән мөрәҗәгатемнең төрле катлау кешеләре фикере икәненә инану биреп кенә калмады, гозеремне әйткәч, ачулы сүзләр дә ишетергә туры килде:
– Әллә кайчан бирергә кирәк иде Зөһрәгә ул премияне! Ник бик соң уяндыгыз?
Нишлисең, Тукай премиясе комиссиясеннән дә, Мәдәният министрлыгыннан да түгеллегемне әйтеп, акланырга туры килде.
– Зөһрә Сәхәбиеваның кеме соң син? – диделәр.
Сездә дә шул сорау тугандыр. Беренчедән, мин – бу чын моң иясенең иҗатына 40 елга якын гашыйк өч буын Вилдановлар гаиләсенең бер вәкиле.
Икенчедән, 1984ме, 1985ме елның язында Казанның Щапов урамындагы Актерлар йортында Зөһрә Сәхәбиева милли киемнәрдә Г.Тукай сүзләренә язылган җырлар циклы белән чыгыш ясагач:
– Киләсе елга Тукай бүләге менә кемгә буласы икән, – дип, инанып кайтып киткән ул чактагы яшь журналист.
Өченчедән, кемсәләрнең «шагом-марш!»лы бер җырына шагыйребез бүләге бирелгәнен телевизордан күргәч, «Җидегән чишмә», аларның авторлары, башкаручысы өчен үртәлеп, йөрәгем белән генә түгел, күз яшьләрем белән елаган татар тамашачысы мин.
Дүртенчедән, шәһәрдә туган 2-3 яшьлек улыма барабанлы тасмаларга язылган Зөһрә, Хәйдәр, Мирсәет җырларын тыңлатып, үсә төшкәч, чын татар җырының (фестивальдәгечә түгеллеген) нинди икәнен белеп калсын дип, аларның концертларына алып йөргән татар әнисе мин.
Мөхтәрәм милләттәшләр! Бүген Сез – хөкүмәткә сүзе үтәрдәй оешма, җәмгыять җитәкчеләре генә түгел, билгеле шәхесләр дә.
Үз исемемнән генә түгел, Президентыбызга Зөһрә Сәхәбиевага 2012 елда Тукай бүләге бирүне сорап йөзләрчә имза куючылар исеменнән дә мөрәҗәгать итәм: Татар Халкының моңлы профессионал җырчысы, милләтенә күпьеллык хезмәте һәм мәрхүм ире Хәйдәр Бигичевның иҗаты аша да чын татар җырының киләчәгенә хезмәт итүе өчен, Зөһрә Сәхәбиеваны Бөек шагыйрь бүләгенә тәкъдим итсәгез иде.
Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре буенча комиссия рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, шушы көнгә кадәр Зөһрә Сәхәбиеваның лауреат булмавын белгәч, хәтта, аптырар. Һәм бу олы хатаны төзәтер, дип ышанам.
Сез эшне башлап җибәрсәгез, комиссия исеменә халык, иҗатчылар фикере агылыр, дип уйлыйм. Ә мин республика районнары буйлап җыелган имзаларны Р.Миңнехановка да, комиссиягә да тапшырачакмын. Бергә тотынсак, булдырырбыз дип уйлыйм. Моның матур үрнәге дә бар: «Мәдәни җомга» гәҗите Фәридә ханым Кудашеваны тәкъдим итеп чыккан һәм максатына ирешкән иде.
Һәркайсыбызга иҗат уңышлары, күңел киңлеге һәм 26 апрельдә уртак шатлыгыбызга сөенергә язсын, дигән теләкләр белән,
Наилә ВИЛДАНОВА.
Журналист, Чаллы шәһәре.
Олы бүләккә Зөһрә лаек ,
Комментарии