- 08.01.2026
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №12 (декабрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Салих Сәйдашев милли сәнгатебез үсешенә зур өлеш керткән мәшһүр композитор, халык мәхәббәте лауреаты булды. Аның нур бөркеп торган, тормышка һәм туган илгә намуслы хезмәткә дәрт, оптимистик рух бүләк иткән моңлы музыкасын, җырларын инде өч буын милләттәшләр, шул исәптә без дә ләззәтләнеп тыңлап гомер иттек, тәрбияләндек. Ул иҗат иткән көйләр безнең тормышка ямь өстәгән гимн ролен үтәде.
Татар энциклопедиясенең 5нче томында татар профессиональ музыкасына нигез салган бөек композитор С.Сәйдашевнең тормыш һәм иҗат юлы турында күләмле мәкалә һәм берничә фоторәсем бирелгән.
2025нче елның 3нче декабрендә аның тууына 125 ел тула. Киң җәмәгатьчелек, мәдәният, сәнгать оешмалары бу юбилейны югары дәрәҗәдә үткәрерләр дип өметләнәбез. Озакка (9 ел) сузылган төзәтү, реставрация эшләре, ниһаять, тәмамланып, музее да эшли башласа, әйбәт булыр иде.
Русиянең музыкаль музейлары ассоциациясенә кертелгән Сәйдәш музее 23 ел (1993-2016) уңышлы эшләде, аңа халык, экскурсантлар сукмагы өзелмәде, бигрәк тә юбилей елларында ул шаулады, бик популяр булды. 1904нче елда төзелгән ике катлы бина авария хәленә төшү сәбәпле, 2016нчы елда реставрация эшләре башланган иде. Музейның элекке мөдире Эльвира Низаметдинова белдерүенчә, 7 ел дәвамында төзәтү эшләре 80%ка башкарылган. Инде экспозицияләрне яңартасы, яңа витриналар, мебель сатып аласы, музыкаль инструментларны рәтлисе генә калган иде. Тугыз ел узды, бу планнар (артык зур түгел, югыйсә) тормышка ашмады. Музей ачылуга 30 ел тулу якынлашканда без – дустым, матбугатның актив хәбәрчесе Рәфкать Ибраһим белән аның инде 7 ел эшләмәвенә ачынып чаң суктык. Матбугатта төрле гәҗитләрдә язган идек.
Музейның яңа җитәкчесе, музыка белгече Айдар әфәнде Әхмәдиев ике ел биредә «эшләсә» дә, Сәйдәш музее нишләптер эшләми. Бөек композитор 24 ел яшәгән, иҗат иткән «Ак бүлмә» һаман буш тора. Музейның хуҗалары – Милли музей генераль директоры А.Л.Вяткина да ярдәм кулын сузмый, битараф калуын дәвам итә. Ачынып тагын чаң сугабыз: «Әй, ятим Сәйдәш музее, бу бәладән кем килеп йолкыр сине?»
Башкалабыз Казан соңгы елларда халыкара Мәккәгә әверелде. Әледән-әле зур форумнар, төрле җыеннар, күргәзмә-ярминкәләр булып тора. Бөтендөнья татар конгрессы корылтайлары, Сабан туе һәм башка бәйрәмнәр күп халык, кунаклар катнашында гөрләп уза. Һәр елны башкалага 4,5 млн., Болгар шәһәренә 1 млн.га якын туристлар килә. Алар нурлы, матур Казаныбызны карап, хозурланып, сокланып йөриләр, музейларга да керәләр. Шушы вәзгыятьтә Сәйдәш музее күп санлы якташларны һәм кунакларны ачык чырай белән, куанып каршы алып, экскурсияләр үткәрсә, Татарстанның һәм Казан шәһәренең абруе тагын бер баскычка күтәрелер иде, минемчә.
Сәйдәш музеен эшләтә алмау – Татарстан, Казан шәһәре өчен хурлык, кара тамга дип уйлыйм. Гафу ителмәслек бу ялгыш вәзгыятьне тиз арада төзәтеп, музейны ачу мәгъкуль булыр иде! Бөек композиторның 125 еллык юбилеен үзе яшәгән, иҗат иткән тарихи йортта – музеенда югары дәрәҗәдә үткәрербез дигән өметтә калабыз!
Икенче бер бөек шәхес – минем замандашым. Мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров белән без яшьтәшләр, мәктәп елларыннан башлап, гомер буе ахирәт дуслар, фикердәшләр булдык.
Тууына 90 ел тулган 2025нче елны аның моңлы җырларын, иҗатын яратучылар «Илһам елы» дип атадылар. Бу истәлекле, мөһим датаны Татарстан, шәһри Казан гөрләтеп, югары дәрәҗәдә үткәрә. Бигрәк тә сәнгатькәр ярты гасыр уңышлы, шөһрәтле эшләгән Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе (директоры К.Н.Нуруллин) истә калырлык, искиткеч күркәм зур концертлар оештырды. Сәхнәдә күренекле җырчылар, сүз осталарының чыгышларын тамашачылар алкышларга күмде. Зур заллар шыгрым тулы булып, һәр концерт аншлаг белән узды.
Филармония шундый концертны бөек җырчының туган авылы Тукай районы Яңа Бүләк Мәдәният йортында да оештырды, Илһамның авылдашларын ихлас куандырды.
Татарстан радиосы, телевидениесе, интернетның Илһам Шакировка багышланган махсус тапшырулары сәнгать сөючеләр күңеленә хуш килде. Матбугатта шактый күп мәкаләләр дөнья күрде. «Җыен» нәшрияты Илһам Шакиров исемле фәнни-популяр китап бастырып чыгарды. Мин «Мәдәни җомга» гәҗитенең 3нче санында Илһам дустым турында хатирәләрем белән уртаклаштым. Башка гәҗитләрдә татар һәм рус телләрендә чыккан язмаларымда бөек җырчының якты истәлеген, исемен мәңгеләштерү максатында гамәли тәкъдимнәремне игълан иттем.
Интернетның Ютуб сәхифәсендә махсус канал ачып, 5 видеотапшыруда Илһам Шакировның тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләдем. Алты меңгә якын тамашачы караган инде, рәхмәт хатлары килә. Быел Илһам Шакиров турында документаль фильм төшерелә, миңа да сүз бирделәр.
Юбилей елында Илһамның туган авылындагы музеен күрәсем килде, буш кул белән бармадым. Гомер буе бөек җырчы дустым турында матбугатта чыккан мәкаләләрне җыеп барам. Шуларны һәм видеотапшыруларым флешкасын музейга бүләк итү иде теләгем. Илһам эшләгән Татар филармония музее мөдире Алсу ханым Хәкимова да кайбер материаллар бирде, музейга тапшыруымны үтенде.
Яңа Бүләккә барып, музейга керим дисәм, ул ябык, эшләми икән. Алып барган материалларны Авыл Советы рәисе Мансур әфәнде Сәхәбетдиновка тапшырдым, ул музейга бирермен дип, озатып калды.
Бу музейның тарихына килсәк, Сарман районы хакимияте 2001нче елда Яңа Бүләк авылында ике катлы мәһабәт бина төзетә һәм аны «Илһам Шакиров иҗат йорты» дип атыйлар. Җырчы вафат булгач (2019 ел), бу бинада авыл активистлары тырышлыгы белән Илһам Шакиров музее оештырыла. Шактый тузган музей бинасына 2022-2023нче елларда сыйфатлы төзәтү, реконструкция үткәрелә. Экспонатларны рәтләү, яңарту максатында 2022нче елда вакытлыча Алабуга тарих-архитектура һәм сәнгать музеена илтәләр. Дүрт ел үтсә дә экспонатлар әле шунда, эшкәртү көтеп яталар, шул сәбәпле Илһам Шакиров музее ябык, эшләми икән. Сораштыра торгач, 2024нче елда шул мәгълүм булды – Алабуга музее җитәкчеләренә ул эшләрне башкару өчен акча (финанс) кирәк икән. Бу турыда Мәдәният министры И.Х.Әюповага хат яздым, минем хатны ул Тукай районы башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Закировка юллаган. 2024нче елның 2нче июлендә ул имза куйган җавап хатында язылган: «2024 елда Илһам Шакиров иҗат йортына (?) заманча технологияләр кулланып яңа экспозицияләр урнаштыру һәм ремонт эшләрен төгәлләү өчен өстәмә акчалар бүлеп бирелде. Әлеге эшләр төгәлләнгәч, Илһам Шакиров иҗат йорты (?) янәдән эшли башлаячак». Инде 2025нче елның көзе үтеп бара, ә кайбер зарури эшләр әле һаман төгәлләнмәгән. Нишләптер музей «иҗат йорты» дип аталган!
Бөек җырчы, педагог, мәгърифәтче Илһам Шакировның сәнгатебез үсешенә керткән титаник хезмәте, татарларны берләштереп милләтне саклау һәм үстерү юнәлешендә башкарган изге гамәлләре, илебез казнасына китергән миллионнары (бәлки миллиардлары) аның туган авылындагы музеен нормаль эшләтү өчен саллы нигез, лабаса! Башкалабыз Казанда да Илһам Шакировның музее булырга тиеш!
Музей Алабуга тарих-архитектура һәм сәнгать музее филиалы санала (директоры үз татарыбыз Гөлзадә Рәкыйп кызы Руденко). Алабуга шәһәрендә 16 музей-күргәзмә объектларын берләштергән шул зур оешма (комплекс) Илһам Шакиров музее экспонатларын нишләп 4 ел дәвамында яңартып, үз урынына китереп куя алмый икән? Бу хурлыклы вәзгыятьне ничек аңларга? Җитмәсә, Яңа Бүләктәге музейның мөдире штаты юк икән. Җитәкчесез ул эшли алмас ләбаса. Бу мәсьәләләрне уңай хәл итүгә Тукай районы хакимияте башлыгы Камил әфәнде Нәҗмиев тә булышыр дигән өмет бар.
Язмама йомгаклау сүзем һәм теләгем шул: милләтебезнең бөек шәхесләре – сәнгатькәрләр Салих Сәйдәшев һәм Илһам Шакиров музейлары нормаль хәлдә, даими эшләсеннәр иде!
Марс ГАИТОВ,
Икътисад фәннәре кандидаты, доцент,
Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан
Дәүләт премиясе лауреаты,
Татарстанның атказанган икътисадчысы

Комментарии