- 07.10.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №09 (сентябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Татарларның милли Сабан туе
Бөтен дөнья буйлап урасын,
Аның матурлыгы, мәгънәләре
Барлык кыйтгаларга таралсын.
Татарлар яшәгән һәрбер илдә
Сабан туйлары үткәрелсен,
Еллар буе изелгән татарның
Күңелкәйләре күтәрелсен.
Сабан туеның асыл мәгънәсе
Бервакытта да үзгәрмәсен,
Татарның үткән данлы тормышын,
Гореф-гадәтләрен күрсәтсен.
Сабан туен, урысчалаштырып,
«Праздник плуга» дип атадылар,
Матбугат чараларында русча
Шулай дип яза башладылар.
Чит ил язуларының берсен дә
Исемен бозып язып куймыйлар,
Татар атамасы гел хаталы,
Мыскыл итеп бер дә туймыйлар.
«Сабан туе»н «Сабантуй» дип әйтеп
Чын тарихи исемен бозалар,
Гәҗит-журналларда, китапларда
Шулай итеп һаман язалар.
Татарда аумакайлык җитәрлек,
Өлкән агай гына хупласын,
«Сабан туе» дип әйткән вакытта
Ул үзенең телен ватмасын.
Татар түрәләре әйтә алмый
Өздереп үзенең сүзләрен,
Өлкән агай янында югала,
Тигез тота алмый үзләрен!
Күпме шигырь, китаплар бозылган
«Сабантуй» сүзе аркасында.
Ул басмаларны яңадан кабат
Төзәтеп булмый бит барысын да.
«Сабан туе» дип дөрес язарга
Көче җитәр микән татарның?
Гасырларда дәвам итәрме соң
Шушы ялгышлары аларның.
Гореф-гадәтне саклау турында
Татар түрәләре сөйлиләр,
Сүзләре кәгазьдә генә кала,
Чынлыкта, киресен эшлиләр...
Нияз БИШБАЛТА,
Казан шәһәре
Комментарии
Минемчә Сабан туен, Сабантуй дип атау, аны русча Праздник плуга , дип тәрҗемә итүләренә китерде дип әйтергә бер сәбәп тә юк. Ныклабрак уйласаң, киресенчә. !
Сабан туе, дигән ике сүз, аны шулай тәрҗемә итәргә чакырып тора. Ә Сабантуй сүзен генә куллану отышлырак. Бер яктан кыскарак, икенчедән тәрҗемәсез дә аңлашыла. Безгә үзебезгә русча да, татарча да текстларда һәм сөйләмдә тәрҗемәсез-нисез бары Сабантуй вариантын гына кулланырга кирәк! Ә Сабан дигән сүзнең " плуг"тан башка. язгы чәчү эшләре вакыты икәнен күбебез белми инде...