Бәйрәм! Ләкин кәеф күтәрелми

Бәйрәм! Ләкин кәеф күтәрелми

КҮРДЕМ, СОРАУЛАР КҮП...
Татарстан Республикасының бәйсезлеге турында Декларация кабул ителүгә багышланган бәйрәмнең 34 еллыгы үтте. Көне дә бик матур, кояшлы булды. Бәйрәм чаралары үткәрелгән урыннарда мәйдан тулы халык җыелган иде. Безнең өчен бәйрәм чараларының иң якыны, Г.Камал театры бинасы янында «Уйнагыз гармуннар» белән башланып китте. Татарстаннан гына түгел, чит төбәкләрдән килгән гармунчылар белән сәхнә тулы, аның кырындагы урыннарны да тутырып гармунчылар басып тора. Бу үзе бер могҗиза, күңелләрне шатлык хисләре белән тутырмыймыни?!
Татарстан хөкүмәте вәкиле – Васил Шәйхразиев бәйрәмгә килгән халыкны котлап, бәйрәм чаралары үткәрелүгә багышланган сүзләрне татар телендә матур итеп әйтеп, бәйрәмне ачык, дип белдерде. Лаеклы булганнарга рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар. Шул исәптән, авыл районнары җирлекләреннән килгән үзешчәннәрнең күбесенә һәм кайбер чит төбәкләрдән килгәннәргә дә тальян гармуннары бүләк ителде.
Татарстанның атказанган артистлары Илназ Баһ белән Гүзәл Идрисова үзләренең талантлы өч уллары белән сәхнәгә чыгып ясаган чыгышларын сокланып, яратып караучылар күп булгандыр. Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның көчле тавыш белән бии-бии җырлаган җырлары арасында, безнең бәхетле халык булуыбыз турындагы җыры да яңгырады. Үзенең юбилей кичәсендә, бер олпат язучыбыз, безнең халкыбызның бәхетле була алмавы турында борчылып, тигез хокуклы булып яши алмавыбызны «аяныч хәл» дип әйткән иде. Мәктәпләрдә ана телендә укулар тыелып, телебезне югалту алдында торганда һәм башка төрле милли кыерсытулар белән килешеп яшәргә мәҗбүр ителүебезне аңламыйча, «без бәхетле халык» дип шапырынулар белән килешеп була микән? Шул җырлап юансак кына инде...
Республиканың бәйсезлеге турында Декларация кабул ителгән көнгә багышлап әйтелгән сүзләрдә, эшчәнлекләре белән шундый уңышларга ирешүгә китергән милли хәрәкәт җитәкчеләренең исемнәре искә алынмавын ничек аңларга? Туган, үлгән көннәре булуга карамастан, рәсми рәвештә аларның берсенең дә искә алынмавы гаҗәп түгелмени?
31нче август көнне ТНВ каналының «Адымнар» тапшыруында, «суверенитет», «декларация» сүзләре дә искә алынды. Бу сүзләрнең нәрсә белдергәнен дә аңламаучылар белән беррәттән, илдә барган сәясәтне аңлаучылары да горурланып мактану сүзләре генә ишеттерделәр. Хәзерге вакытта милли хәрәкәт бармы, «ул ниләр белән шөгыльләнә?» дигән кебегрәк сорау куелды. Көчле милли хәрәкәт йогынтысында, безнең депутатлар Республиканың бәйсезлеге турында декларация кабул итәргә мәҗбүр булды бит. Бу хакта оныттылармы икәнни? Бераз вакыт үткәннән соң, боларның кирәге калмады, дигән сыман, аның эшен туктату нияте белән, шул ук милли хәрәкәт үз эшчәнлеген алып барган бинасыннан куып чыгарылды, башка урын бирү түгел, аларга экстремистлыкта яла ягылып, Республика Югары Суды аның эшен туктатканда нишләп милли хәрәкәтне яклап бер сүз әйтүче булмады икән? Шушы гамәлләрнең нәтиҗәсе буларак, милләтебезгә каршы оештырылган явыз ниятле гамәлләрне күреп торабыз түгелме? Мәктәпләрдә балаларыбызга үз ана телендә укуларны тыюга кадәр барып җиттеләр бит.
Суверенитет турындагы әңгәмә барышында, милли хәрәкәтнең эше туктатылуы турында «кайгы ясарга сәбәп юк, башка органнар бар, алар эшләсен» дигән сүзләр белән Зилә Вәлиева үзен аклап калдырмакчы булды бугай. Шундыйрак тагын бер депутат бар бездә. «Читләр безне бетерү өчен төрле әшәкелекләр эшләп торалар» дигән кебек сүзне Илдар Гыйльметдинов әйтте. «Читләр» дигәндә ул кемне күз алдында тотып әйткәндер, читләргә караганда, андый сүзләрне аның үзеннән ешрак ишетеп торабыз түгелме? Акыллы фикерле, сүзен курыкмыйча әйтә торган күренекле шәхесләребезнең авызларыннан «федерализмны саклап калу өчен тырышырга кирәк» дигән сүз әйтүчеләре дә бар бит әле.
Камал театры янында үткәрелгән чараларны аяк өстендә басып торып караганнан соң, аяклар арып беткәч, Каюм Насыйри урамы һәм Кабан күле буйлап үткәрелгән чараларны карарга киттек. Каюм Насыйри урамы – безнең халкыбызның тарихи урыны, анда безнең Мәрҗани исемендәге мәчетебез урнашкан. Аның каршындагы мәйданда еш кына милли чаралар уздырыла, шулай булуга карамастан, «Музей чая» дигән язманы күргәч, аптырап калдык. «Чәй музее» дип язсалар ярамадымы икәнни? Бу урамда «Казан сөлгесе» дигән исемдә концерт буласы икән, утырырга урындыклар да куелган. Без монда килгәндә урысча җырлап маташалар иде. Аннары татарча бер җыр җырладылар да, тагын урысчага күчтеләр, китеп бардык.
Мәрҗани урамындагысы «Милли кием» дигән исем белән уздырылачак икән. Монда да, утырырга урындыклар куелган. Ике алып баручы русча-татарчалы итеп башлап җибәрделәр. Аннары тагын ике ханым чыгып утырып русчалап сөйли башладылар. Иван Грозный гаскәрләре Казанны яулап алгач, шәһәрдә исән калган халыкның Кабан артындагы сазлыклы урынга куылуы, начар исле вакытта Кабан күле чистартылуына багышланган китаплар язылуы турында сөйли башладылар. Алып барылган бу чараның ни өчен «Милли кием» дип аталганы аңлашылмады. Мин торып басып, гафу итегез, «без милли бәйрәмгә татар концертын тыңларга килгән идек» дип әйткәч, «извините, ваш упрек уместный, но мы по программе выступаем» диделәр. Без моннан да китеп бардык.
Тагын шунысы гаҗәп күренде, бәйрәм хөрмәтенә багышлап эленгән байраклар бер җирдә дә күренмәде. Гаилә йорты каршында Русия һәм Татарстан әламнәрен җилфердәтеп торучылар булды булуын. Татарстан флагын хәтерләтә торган сурәтле материяне Казан Кирмәне янындагы яшел чирәмле урынга җәеп салганнар. Казан телевизион манарасында Татарстан байрагын хәтерләткән төсләр белән ясалганы күрсәтелде.
Кичке якта Гаилә йорты һәм Игенчеләр сарае янында бәйрәм чаралары дәвам итте. Берсенең гитарада сызгыртып, үзе җырлаган сыман итеп торганын бик озак күрсәтеп тордылар. Бусы миллионнар алып китәр өчен югарыдан килгән зур кунактыр дип уйладым. Ничек булса да, 30нчы август безнең өчен иң якын бәйрәм, озын гомерле булсын иде.
ТЕЛЕБЕЗ – ҖАНЫБЫЗ КЕБЕК КАДЕРЛЕ БЕЗГӘ
2017нче елда Йошкар Ола шәһәрендә ил җитәкчесенең әйткән сүзләреннән соң, урыс булмаган халыкларның балаларын үз ана телендә укытудан мәхрүм итү нияте белән, кулланышта булмаган «милли компонент» дигән сүзләр уйлап чыгарып, мәктәпләрдә «милли компонент»ны (ана телендә уку) бетереп, БДИны урыс телендә генә тапшыру кертелгәннән соң, безнең республикада моннан да зуррак милли проблеманың булганы юк иде бугай. Бу хакта, төрледән-төрле матбугат битләрендәге иге-чиге булмаган меңәрләгән мәкаләләрнең бастырылуы да, Дәүләт Советы һәм Дәүләт Думасы депутатларына, дәүләт эшлеклеләренә, республика һәм ил җитәкчесенә ялварып мөрәҗәгать язуларның мәгънәсе булмады. Республикада зур абруй казанган бер төркем галимнәребезнең һәм дәүләт эшлеклеләренең җитәкчелеккә мөрәҗәгать итүләре дә санга сугылмады. Халык фикере һәм Конституцияләребездә язылган хокукларыбызның үтәлмәве күренеп тора.
Тел мәсьәләсе бик четерекле әйбер бит ул. Һәр халыкның үз теле, җаны кебек, үзенә якын икәнлеге аңлашылмаслык әйбер түгел. Украинада яшәүче урыс халкының теле кыерсытылуны сәбәп итеп, анда ниләр башкарылганын күреп торабыз бит, югыйсә.
Шул ук вакытта, Русия үзе үрнәк күрсәтәсе урында, Русиянең үзендә яшәүче урыс булмаган милләтләрнең телен бетерү нияте белән, аларның балаларын үз ана телендә укулардан мәхрүм иттереп башкарылган гамәлләрне аек акыл белән башкарылган дип әйтеп буламыни? Шулай булуга карамастан, «бездә дуслык», «милләтара татулык» дигән сүзләр кулланып, кемгәдер, бертуктаусыз рәхмәтләр әйтеп торуны ничек кабул итәргә? Бездә кешегә үз фикерен әйтү, үзебез дигәнчә яшәү тыелган һәм Конституциядә бирелгән хокукларыбызны үтәргә ирек бирелмәгәндә, дуслык, татулык дип сөйләнү кешене ышандыра алыр микән?
Халыкның милли кыерсытуларга түзеп яшәргә мәҗбүр ителүен үзенә күрә зур җиңүгә санап, «бездә милләтләр арасында дуслык, татулык» дип шапырынуларның вакытлыча гына булуы бар. Һәр нәрсәнең ахыры булмыйча калмый бит.
Халыкның үзе һәм аның җитәкчеләре белән сөйләшеп тә тормыйча гына, үзләре Конституция сагында торырга тиеш булган прокурорларга бирелгән указ буенча уку сезоны уртасында татар телендә укытучы мәктәпләргә килгән прокурорлар татар телендә укуларны тыеп, татар теле укытучыларын куркытып, аларны эшсез калдыруларны «дуслык булсын өчен башкарылган гамәлләр» дип әйтеп була микәнни?
Татарстанда татар теле республикада яшәүче башка милләтләрнең теле белән бер тигез дәрәҗәдә сакланырга тиешлеге турында үзебездә чыгарылган карарны аек акыл белән кабул ителгән дип әйтеп буламыни? Ул милләтләрнең телләре үз илләрендә саклана, ә үзебезнекен кайда һәм кем саклар икән?
Телне саклау буенча эшкә ашмастай стратегия, комиссияләр төзеп, башка төрле вак-төяк чаралар үткәрүләрнең уңай нәтиҗәләре булмаганын күреп торабыз. 
Мәктәпләрдә балаларга ана телендә белем бирү системасын кире кайтара алырдай вәкаләте булмаган комиссия ничек инде телне саклап кала алсын, ди? Комиссия – мәктәп түгел бит ул.
2021нче елда татар телен саклау буенча республикада тугыз меңгә якын чара үткәрелүе турында язылган иде. Уйлап карагыз әле, шул кадәр күп чаралар үткәрелүгә карамастан, файдасы булмаган. Тел саклансын өчен меңәрләгән чара кирәкми, аның чарасы бер генә – мәктәпләрдә балаларны ана телендә укыту. Бу афәттән котылу өчен, бу бәлане китереп чыгаручының үзенә ешрак мөрәҗәгать итсәләр, нәтиҗәсе дә булыр иде, бәлки. 
2021нче елда бугай, Татарстанда рус телен саклау, аны үстерү буенча Татарстан Президенты каршында, премьер министр Песошин җитәкчелегендә 36 кешедән төзелгән комиссия барлыкка килүе турында язылган иде. Иң алдынгы телләр рәтендә тора, үскән тел, дип бертуктаусыз макталган телне безнең республиканың 36 кешедән торган комиссиясе тагын да ничек итеп үстерә алачагы турында уйлап карасаң, үзе үк гаҗәп күренеш була түгелме? Бу комиссиянең әлеге эштә ирешелгән уңышлары бар микән?
Татар теленең ничек саклануы турында кызыксынып, үзебезнең йортта урнашкан азык-төлек һәм хуҗалык әйберләре сатыла торган кибеткә махсус кереп карасам, татарча язылган бер сүз дә булмавы ачыкланды. Үзебездә җитештерелгән сөтнең пакетына гына булса да «сөт» дип язып куюны кирәк дип санамаганнар. 
Безнең дә үз телебез үзебез өчен җаныбыз кебек кадерле булуга карамастан, аның кадерсез хәлдә калдырылуын күреп торабыз. Мондый мәкерлекләр белән башкарылган гаделсезлек һәм мәрхәмәтсезлекләр белән без килешә алмыйбыз. Без коллар түгел, коллар заманы артта калган. Триллион сумга якын салым түләп, ярты Русияне ашатып торган халык коллык хәлендә яшәргә тиеш микәнни?
Рәфкать ИБРАҺИМ,
Казан шәһәре

Комментарии