Туе – ялгыш, уе – язмыш!

Туе – ялгыш, уе – язмыш!

10нчы сентябрь. 2020нче ел. Бу көнне Альберт Разин удмурт халкы тарихына утлы хәрефләр белән язып калдырды – ул Удмуртия парламенты бинасы алдындагы мәйданда үз-үзен тереләй яндырды. Ә гомере буе аңлатырга, ишеттерергә тырышкан сүзләрен зур кәгазьгә язып, күкрәгенә элгән иде ул: «Иртәгә минем туган телем булмый икән, мин бүген үк дөньядан китәргә әзер». Милләтенең рухи бөтенлектән – туган теленнән мәхрүм калуын туктату юлында академикның бу соңгы чарасы булган икән.

Туган теле, милләте өчен җан әрнүе тереләй утта янудан да көчлерәк булган, күрәсең. Ә башкача бу зыялы затның мондый гамәлен аңлап та, аңлатып та булмый ләбаса! Башкалар ничектер, минем үз халәтем дә галимнекенә бик тә якын тоелды миңа, һәм без фикердәшем, якташым шагыйрә Нәҗибә Сафина белән юлга чыктык. Удмурт халкы Альберт Разин дип аталган фидакарь затның гомере өзелүнең кырыгынчы көнен билгеләп үтү турында дөньяга хәбәр салган иде... Вокзалда безгә Татар иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре дә килеп кушылды.

Килеп җиттек... Мәйдан буп-буш... Нәкь Альберт Разин аягөсте янган урынга бер кәрҗин чәчәкләр куйдык. Чәчәк таҗлары өстенә тып-тып күз яшьләре тама һәм ул яшьләр Нәҗибә Сафинаныкы гына түгел... Ир-ат халкы, мизгеллек көчсезлегеннән оялып, йөзләрен читкә бора. Ә менә шагыйрь, шундый фаҗигагә дә битараф кала алган депутатлар бинасына йодрыкларын төйнәгән дә, үз сүзен әйтә: саны янса да, җаны исән аның! Удмурт милләте аны киләчәгенә алып барачак! Алып барачак!

Шагыйрь хаклы булып чыкты. Туган теле, милләте хакына үзен утка салган галимне туган авылы Күземдә искиткеч олы хөрмәт белән искә алалар. Милләт фаҗигасе алдында гасырларча яшәп килгән «Илдә солтан булмый» дигән мәкаль дә чигенә икән. Нәкь туган авылында галимне искә алу махсус төзелгән һәм төзекләндерелгән мәйданда төрле республика, өлкәләрдән фикердәшләрне чакырып үткәрелә.

Альберт Разин үлем алды васыятендә: «Көлемне туган авылым янындагы биеклеккә сибегез», – дигән булган. Узган ел бу биеклекнең түбәсенә галим истәлегенә япь-яшь имән үсентесе утыртылды. Бу биеклекне Нәҗибә Сафина Альберт Разин биеклеге дип атарга тәкьдим кертте. Тәкьдим барысына да ошады. Рәссамнар тау битенә ак ташлар белән «Альберт Разин» дип язып та куярга планлаштырган иделәр.

Быел инде Альберт Разинның үлеменә өч ел тулды. Ачык һавада корылган түбә астында олы табын. Анда Альберт Разин яраткан ризыклар һәм удмурт халкының гореф-гадәтләре буенча мондый табыннарга куела торган тәгамнәр. Шушы искә алу табынында гына да удмурт халкының үзенчәлекле матур гореф-гадәтләре, йолалары күзгә ташланып тора.

Шулай, милләт белән милләтне түгел, агач белән агач яфрагын да бутап булмый лабаса.

Агач дигәннән, Альберт Разинның туганнары нәсел агачын торгызганнар икән һәм анда да язмышларның фаҗигаи битләре... Альберт Разинның өч агае да удмурт халкының беренче съездында катнашканнар һәм... өчесе дә атып үтерелгәннәр. Тарихтан бу хәбәрне ишеткәч тә, кискен бер фәрманга буйсынгандай, мәйданда тынлык урнашты. Минутлык тынлык өчен фәрман кирәкми икән. Табын яны. Кемдер кулына аш чүмече, кемдер кайнар чәй белән тулы стаканнар куелган җилпуч тоткан килеш катып калган. Хәтта чуваш әләмен җил җилфердәтми (чуваш иҗтимагый хәрәкәт вәкиле бирегә һәр елны килә) шикелле.

Менә халык алдына шагыйрь чыга. Бу тынлыкны инде уйлы тынлык алыштыра. Шагыйрь бәхет хакында сөйли. Ә кемнең бәхетсез буласы килсен. Шагыйрьгә бәхетле булуның өч шартын әткәсе әйтеп калдырган икән. Шул сүзләрне ул бүген удмурт мәйданына җиткерә:

Табаннарың баскан аяк астыңа кара, басып торган җир үзеңнекеме?

Тирә-юнеңә колак сал – синең телеңдә сөйләшәләрме?

Күзләреңне күтәреп күккә кара, кояш сиңа нурларын башкалар белә тигез өләшәме? – Болар бәхетле булуның төп шартлары, дигән кызына әткәсе.

Шагыйрь сүзләре мине тагын да тирәнрәк уй чоңгылына ташлады: әгәр басып торган җир минеке икән, мин аның хуҗасы булырга, аның бар байлыкларына да ия булырга тиештер ич...

Тирә-юнемә колак салам, анда... бөтен Казанында, татар мәктәпләре дип исем өчен генә аталган татар мәктәпләрендә дә сирәк яңгырый минем телем.

Кояшкаем! Кояш, син безгә якты да, җылы да бирүче, тик адәми затка бәхетле булу өчен туган теле дә, бәйсез яшәеш тә кирәк.

Шагыйрь шигырь укый: «Богауларны, шул бауларны яндырып өз, кояш!» – ди.

Ай-һай, бигрәкләр күп бәйсезлекне бәйләп торучы бәйләр, кайсы богау дип, кайсы төрмә дип атала. Әле яңгыраган шигыре «Төрмәләр һәм парламентлар» дип атала һәм... боларның икесе дә халыкны бәйләрдә тота ала икән.

«Кеше булсагыз...» – бу шигырьнең исеме сәер тоелды, тик шигырь юллары минем шикләремне тиз юып төшерде. Әйе, кеше булган кешенең сүзе артында гамәле торырга тиеш бит. Кеше бәйсезлеккә ирешер өчен, һичшиксез, гамәлләр кылырга тиеш.

«Богау өзәм диеп,

Киерелгән сан...

Киерелгән җан,

Богау өзәм диеп!

Кеше булган кеше яши алмый

Гасырларча рухи богау киеп».

Шагыйрь бу шигырен куллары богаулы шагыйрь Муса Җәлил һәйкәле янында язган икән дә, һәйкәл янына җыелган гавам алдында укырга гына рөхсәт итмәгәннәр үзенә. Шигырь сүзләре белән шагыйрь минем уйларымны дәвам итә:

«Һәм яңадан,

Тагы иске юлдан,

Тәпи-тәпи түгел, автозакта

Барачаксың яңа гулагка син,

Шуңа күрә телләр гел йозакта». – ди шагыйрь.

Заман афәтен моннан да төгәлрәк сүзләр белән әйтеп булыр идеме икән! Хәер, мин Нәҗибә Сафинаны өченче ел инде Күзем авылында тыңлыйм. Ул һәр елны Альберт Разинга яңа шигырен багышлый. Күземдә ул инде үз кеше. Менә, ул шигырь укып торганда, болытлар артыннан ялт итеп кояш килеп чыкты. Шагыйрь кулларын күккә күтәрде. Аның карашына ияреп, башкалар да күккә бакты. Кемдер «Разинтауны балкытты!» – дип шатлыклы аваз салды.

Разинтау? Ә бит шагыйрь озын гына итеп «Высота Альберта Разина» – Альберт Разин биеклеге, дигән иде. Нишләп тау булмасын, ди, Күзем авылы өчен ул күптән Разинтау икән. Монда удмуртлар белән бергә татарлар да яши лә. Ни дисәң дә, халык сүзгә оста шул, кыскалыкта – осталык, димәсләр иде аны.

Гавам Разинтауга ургылды. Ә бу тауга күтәрелү бик үк җиңелдән түгел. Әмма бер генә кеше дә кире борылмады. Тау башындагы яшь имән төбенә мин Татарстаннан алып килгән бер уч туфракны салдым. Ул имәнне үстерүдә, Альберт Разин рухын саклауга Татарстанның да өлешен кертәсем килде минем. Туфракны салгач, имәнгә баш орып, дога кылдым. Башкалар да шулай итте. Үсәчәк ул имән! Ул бит Альберт Разинның рухи ныклыгы символы да.

Галимнең туган авылында музее дә ачылачак. Өч ел дәвамында бик күп экспонатлар да җыелган инде. Разинтауга күтәрелә торган юллар да салыныр, бу фидакарь җанлы галимне дөньяга биргән туфракны, халыкны күрү өчен бирегә туристлар агылачак дип уйлыйм мин. Әле шул кадәресен дә белдек, удмурт халкында кешенең вафатыннан соң корылган табын җыены өченче туй – ялгыш туй дип атала икән. Әйе, туе – ялгыш, ләкин уе – язмыш аның һәм аныкы гына түгел, удмурт халкыныкы да.

 Журналист Рамай ЗИНАН

Комментарии