- 06.10.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №39 (4 октябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Дөреслек – пәйгамбәребез коралы,
Дөреслек – гади халыкның хыялы.
Дөреслекне яклау түгел җиңелдән.
Ләкин акларга кирәк бит аны.
2022нче елның 4нче августында Казанда «Милли эпосларны саклау һәм популярлаштыру проблемалары» дип аталган Халыкара конференция оештырылган иде. Татарстан активлык күрсәтә алмагач, Башкортстан күршеләребезнең уңышыннан гарьләнепме, зыялыларыбыз «Идегәй»не «уятып», берсе артыннан берсе «Мәдәни җомга» гәҗите битләрен «Идегәй» турындагы язмалары белән «бизәкләделәр». Дөрестән дә, Нәкый Исәнбәт 1924нче елда Башкортстанда «Идегәй» һәм «Морадым» дастанының өч төрен язып кайтып, 1940нчы елда шулар нигезендә «Идегәй» дастанының татарча һәм башкортча җыелма текстларын эшләп чыгара («МҖ» № 33, 2022 ел, «Татар чынбарлыкны танырмы?» М. Галиуллина).
Күренә ки, «Идегәй» дастаны Башкортстаннан күчереп язып алып кайтылган. Димәк, ул башкорт җирендә «үсеп» чыккан, иҗат ителгән әсәр. Аны Татарстанга алып кайтып, җыелма текст итеп эшләүне – «Идегәй» татар халкы дастаны дип атау дөреслеккә туры килми. Монда дастанны эшкәртү урыны мөһим роль уйнамый. Ә кайда һәм кем тарафыннан (Башкортстанда) иҗат ителүен исәпкә алмау дөреслектән тайпылуга, хәтта үзләштерүгә кайтып кала.
Шушы фикерне нигез итеп алып, М. Галиуллинаның язмасының исемен «Татар чынбарлыкны табармы?» дип дөресләп, дастан герое Идегәйнең явызлыкларына, тарихка кереп калган адәми зат булуына ышаныр өчен, «Джагфар тарихы»ның 201-226нчы битләрен уку да җитә.
«Мәдәни җомга» гәҗитендә (№ 29, 30, 31, 32, 2022 ел) С. Шәмсинең «Идегәй Мирзаның шанлы көннәре» дигән әсәре дөнья күрде. Ул әсәрне дә «Идегәй Мирзаның канлы көннәре» дип төзәтү кирәклеген Бахш Иманның «Джагфар тарихы» (редакция вестника «Булгария», Оренбург, 1993) җыентыгына кергән (201нче бит) «Казан тарихы» 1551. Мөхәммәдьяр Бу-Юрган» китабындагы язмаларга таянып әйтә алам. Шушы китапның 220-226нчы битләрендә Идегәй Мирзаның Болгар дәүләте җирләрендә һәм Болгар шәһәрендә кылган явызлыклары, вәхшилекләре турында язылган. Берничә өзекне кыскартып кына бирәм.
220нче бит: «В 1395 году после разгрома Тимур Шахом (дастаннан билгеле булганча, Тимур Шаһны Идегәй барып, Кыпчак иле байлыкларына кызыктырып, ялварып алып килә) Тахтамыша власть в Кипчаке перешла в руки Идегея, вероломно убившего бия Бармака и силой взявшего его жену».
221нче бит: «В 1396 году в Москву прибыли послы Идегея, передавшие приказ улубия (Идегея) вторгнуться в пределы державы (Болгарское государство) вместе с татарами для уничтожения родственников Тахтамыша, сокрушения столицы независимого Булгара (кая инде ул дәүләтне берләштерү?!)».
222-223нче битләр: «Идегей уже со своими татарами ворвался в Булгар со стороны Джанка. Он осадил старую столицу, но смог ее взять только через месяц при помощи русских пехотинцев, солчиев.
…Когда Идегей предложил захваченному хану Габдулле сохранить жизнь ценой признания его власти, хан гордо ответил: «По крови я – чингиз, а по службе – булгарский улугбек. Ни те, ни другие никогда не признавали над собой ничьей власти...
Идегей в бешенстве велел обложить раненых болгарских воинов с ханом Габдуллой вместе бревнами и сжечь. Место сожжения получило в народе название «Роща мусульманских мучеников». После этого улубий (Идегей) основательно разрушил Великий Болгар, где еще оставались Караван-Сарай, Мэн Буляр, мечеть «Исмаилдан» и тридцать пять других мечетей, Алтын-Мунчу, дворец эмиров, Казый йорты и десятки кабаков.
Поистине,
Всякому, кто приходит в Болгар,
Трудно удержать слез ручей...»
Идегәйнең бу явызлыклары (Явыз Иван кылган вәхшилекләргә тиңдәш. Вакыты белән генә аерыла) тарихта сакланса да, С. Шәмси Идегәйне татарның милли герое итеп күрсәтү өчен сугышчыларга: «Туган җирегезне күмергә әйләндергән Аксак Тимер явы сезгә җитмәдемени? Әллә туган-үскән, кендек каныбыз тамган изге җирдә дошман хуҗа булуын телибезме?!» – дигән сүзләр әйттерә («МҖ» № 30 2022 ел).
Язмамны тәмамлаганда «Без бергә» гәҗитен китерделәр (№ 2, 2023 ел). Гәҗитнең Дастаннар елы сәхифәсендә Э. Шакирова язмасында тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков сүзләрен китергән: «...Дастаннарда милли аң сакланган. «Идегәй»не укыган булсагыз, татарның нинди булганын күрә алырсыз». Бәрәкаллаһ! Сезгә, Дамир Мәүләви улы, хөрмәтем зур булган олпат тарихчыга тел күтәрергә кыенсынсам да, тарихи дөреслеккә күз йома алмыйм. Ул сүзләрегезне укыгач, сезнең дастан герое Идегәйне дастанда язылганча кабул итүегезне, мәктәпләрдә өйрәнүне тәкъдим итүегезне дә аңладым. Ләкин тарих битләрендә язылган һәм бу язмада югарыда китерелгән Идегәй явызлыкларын күрмәмешкә салышуыгыз гаҗәпләндерә.
Ә «Джагфар тарихы» урыс телендә язылган. Димәк, аны күп милләт кешеләре укыган, укый һәм укыячак. Идегәйне, сез әйткәнчә, танып беләләр һәм беләчәкләр. Идегәйне милли герой ясыйбыз икән (әйтерсең башка дастаннар юк!) безгә: «Татар үзенең кемлеген таныды», – дип әйтүчеләр, хәтта бармак белән төртеп күрсәтүчеләр табылмас дип кайсыгыз әйтә ала? «Татар игосы» дигән кара тапны әле дә юып бетерә алганыбыз юк ләбаса. Инде Идегәй явызлыкларын ябыштырабыз.
P.S. Мин дастаннарны мәктәпләргә кайтаруны дөрес һәм кирәк дип саныйм. Милли аң үстерүдә дастаннарны, ә телебезне саклауда Тукайның җырга, моңга салынган «Туган тел»ен җырларга өйрәтүне балаларыбызны милли рухта тәрбияләүнең иң йогынтылы чаралары дип саныйм һәм чыгарылыш сыйныф укучыларыннан ана теленең Бердәм дәүләт имтиханы буларак, «Туган тел» җырын башкаруны шарт итеп куюны тәкъдим итәм.
Язган фикерләремне йомгаклап:
Милләткүләм сорау күтәргәндә
Кирәк ачыкларга дөресен.
Өйрәнергә төпкеленә төшеп
Халкы язган тарих дәресен.
Тарихны бозып язган әсәрдән
Эзләмик без дан һәм шөһрәт.
Милләтемнең йөзен аклаганда
Тарихи дөреслек бик тә, бик кирәк.
Фазылҗан АЛИУЛЛОВ,
Буа районы Вольнистан авылы тарихын язучы һәм Ульяновск өлкәсе Үрән (Енганаево) авылы тарихын өйрәнүче
Комментарии