КЕМГӘ – БӘЙРӘМ, КЕМГӘ – ХӘЕР!

КЕМГӘ – БӘЙРӘМ, КЕМГӘ – ХӘЕР!

Гадәттә, без бу бәйрәм алдыннан, кайсы да булса картлар йортына барып, андагы тормыш-көнкүреш турында мәкалә әзерли идек. Быел да шулайрак буласы иде.

…1 октябрь көнне, яңгырлы иртәгә «куанып», картлар йортына барырга чыктым. Шимбә булуга карамастан, ишекләре бикле түгелдер, мине генә кертерләр, дип уйлыйм үзем. Бераз күчтәнәч тә аласы булыр… Аз-маз тәм-томга да баладай куана, аз гына игътибарны да зур итеп кабул итә бит алар. Үз көемне генә көйләп, җәмәгать транспортында йөреп кайтырмын, имеш. Менә шундый изге ният белән юлга чыктым. Тик сәфәрем башланмас борын тәмамланды да. тукталышында хәер сорашучы әбине күргәч, йөрәгем «жу» итеп китте. Озын зәңгәр курткадан булуына карамастан, яңгырга чыланып туңган, күзләрендә әллә яшь, әллә яңгыр тамчылары… Башындагы ак шәльяулыгына карагач, татар әбисе түгел микән, дигән уй да миемне яндырып үтте. Булмас!!!

– Кызым, бер ипигә генә акча бирмәссеңме? Бер ипигә генә…

Аның саф татар телендә илереп ялваруын ишеткәч, ниләр кичерүемне аңлатып бирә алмыйм, әмма күңелем тулып ташыды. Ул әбине көне белән котлап, күчтәнәчемне тапшырдым да кире борылдым. Ничек бу көнгә төшүен дә сорамадым, күңелен айкап-чайкап, балалары турында да кызыксынмадым. Төзәлмәс яраларын тагын да ныграк җәрәхәтлисем килмәде. Картлар йортындагы әби-бабайларга караганда бәхетсезрәк булып тоелды ул. Шунда гына, өлкәннәргә хөрмәт һәм игътибар күрсәтү өчен әллә кая барып йөрергә кирәкми, тирә-ягыбызда да андыйлар җитәрлек дигән фикергә килдем. Эшемә күрә очрашкан, танышкан кешеләргә шалтыратып, бәйрәм белән котлармын, бәйрәмне ничек уздыруларын сорармын дип уйладым мин.

Сез бәйрәмне ничек уздырдыгыз?

Ришат Низамов, Казан.

«Таттелеком» Ачык акционерлык җәмгыяте элек үзендә эшләп пенсиягә чыккан өлкәннәргә Камал театрында чара оештырды. «Бабайлар чуагы» дигән спектакль карадык. «Таттелеком»ның генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин, Камал театры директоры Шамил Закиров бәйрәм белән котладылар. Бик күңелебез булды.

Зинаида Егорова, Чувашстан, Чабаксар.

Казанга кызларым янына кунакка килдем. Шунда берничә тапкыр җәмәгать транспортына утырырга туры килде. Биредәге яшьләр шулкадәр тәрбиясез икән, дип исем китеп карап тордым. Өлкәннәргә урын бирү турында башларына да килми. Ике кызның үз-үзен тотышын мәңге онытасым юк. Яннарында медальләр таккан бер сугыш ветераны басып барды, боларның берсе дә урыныннан кузгалмады. Өлкәннәр көненнән менә шундый тәэсирләр миндә.

Фәзиянур Мәрданова, Киров өлкәсе, Түбән Өше авылы.

Шимбә-якшәмбедә балаларыма кунакка бардым. Киявемнең туган көне иде, аңа 47 яшь тулды. Оныклар, балалар арасында ял итү һәрчак бәйрәм инде ул безнең өчен. Дүшәмбегә, Өлкәннәр көнен билгеләп үтү өчен, элекке эшләгән җиремә ресторанга чакырдылар. Шунда нинди күчтәнәч алып барыйм микән, дип баш катырып утырган мәлем.

Рәисә Даутова, Казан шәһәре, Проезжая урамы.

Котлавыңа рәхмәт, кызым, тик ул хакта уйлаган юк әле. Быел җәй дәвамында гына да йортымны 3-4 мәртәбә су басты, идәнемдә гөмбәләр барлыкка килде. Киров-Мәскәү районы хакимияте гел вәгъдәләр биреп, булышырга ышандырып торса да, берни эшләнми. 19 июньдә Д.Медведевның ярдәмчесе килгәч уздырылган матбугат конференциясендә кызым да катнашкан иде, шунда минем йортны су басу проблемасын сентябрь аенда ук хәл итәргә сүз бирделәр. Инде сентябрь дә үтеп китте менә. Ә июньдә, үзең беләсең, бөтен кеше берни эшләмичә Д.Медведевның Сабантуйга килгәнен көтте. Кая карама, шул бәйрәмгә әзерләнделәр. 22 июньдә йортымны су баскач, берәү дә ярдәм итәргә килмәде. Хәзер ноябрьдә яңгыр суларын агызу системасын рәтлибез, диләр, аннары кар явачак инде, тәки киләсе язга да су астында каласы көннәрем бар икән?!

Күршемдә генә сугыш ветераны Фарыйх Камалов яши. Аны кызы гына карап тора. Бу өлкәннәр көнендә аны да искә алучы булмады. Кемгә кирәк инде без, кызым?!

Мөслимә Хәмдиева, Казан шәһәре, Воровский урамы.

Мин ул бәйрәм хакында бөтенләй онытканмын. Үзеңне өлкән итеп хис итәсе килми бит әле ул, күңел гел яшь. Әлмәт районы Габдрахман авылыннан дус кызым Эльвира Асылгәрәева шалтыратып котлагач кына, нинди көн икәне исемә төште. Бу көнне бик якын туганнарым кунакка килде. Гап-гади шимбәгә менә шулай итеп кенә бәйрәм рухы керде. Гомер көзенә кергәч башкалага күченеп килеп, монда яңа фатир алдык. Инде урнашып беттек, җаныбыз тыныч.

Екатерина Никитина, Кукмара районы, Ядегәр авылы.

Җомга көнне үк бәйрәм рухын тойдым – мәктәпкә Өлкәннәр көненә чакырдылар. Бик мулдан өстәл әзерләгәннәр. Балалар бик матур концерт куйды. Чәчәкләр бирделәр. Машина белән өйгә кадәр алып кайтып та куйдылар әле. Мәктәп бер бәйрәмнән дә калдырмый, аларга бик зур рәхмәт инде. Шимбә исә, иң беренче чиратта, иртәдән үк балаларым, оныкларым шалтыратып котлады. Аннары янә бәйрәмгә дәштеләр. Бу юлы авыл җирлеге чакырды. Иртәдән башлап яңгыр яугач, барып йөрмәскә булдым. 90 яшьтә өйдән чыгып бәйрәмгә йөрүләре ансат эш түгел, ни дисәң дә. Үзем бармасам да, күчтәнәчен өйгә керттеләр. Шушы чакырулардан да күңел булды. Бу бәйрәмнәрне оештырып, безне хөрмәтләгән һәркемгә тыныч картлык, саулык-сәламәтлек телим.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

  КЕМГӘ – БӘЙРӘМ, КЕМГӘ – ХӘЕР! , 4.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии