Бүре баласы

Замананы никадәр генә битәрләсәк тә, соңгы елларда хөкүмәт пенсионерларны, яшь һәм күп балалы гаиләләрне социаль яктан тәэмин итү буенча шактый эш башкара. Дәүләтебез кешеләргә булдыра алган кадәр ярдәм итә. Картлар да пенсиясен ала, күп балалы гаиләләр файдасына да яңадан-яңа ташламалар, ярдәм күрсәтелә. Марина белән Сергейның да гаиләсе – күп балалы. Бүгенге көндә 5 бала тәрбияли алар. Бу гаилә тормышы белән танышкач, тәрбия турында сүз алып бару урынсыз булыр иде. Яшь ата-ана тормыш башлагач, авыр фаҗига кичерә. Өлкән уллары трактор көпчәге астына калып һәлак була. Бала хәсрәте Сергейны эчүчелек баткагына этәрсә, Марина бөтен нәрсәгә дә битараф булып кала. Бу гаиләдә бер-бер артлы туып торган балалар ата-ана назын тоймыйча, үз-үзләренә тапшырылган килеш үсәләр. Шуңа алар турында халыкны социаль яклау хезмәтендә дә, милиция дә яхшы беләләр. Ата-ананың тәртибен, балаларның яшәү шартларын өйләрендә дә, район хакимияте комиссиясендә дә тикшерәләр. Тик нәтиҗәсе генә булмый. Олы малайлары – Денисны бөтен авыл «бүре баласы» гына диеп йөртә. Денисның ата-ана йортында өйрәнгән һөнәрләре мәктәпкә барып керүгә үк ачыла башлый. Классташларының аяк киемнәре, сумкаларындагы вак-төяк акчаны гына түгел, укытучысының хезмәт хакын да урлый ул. Өлкәннәр аны бу яман гадәттән төрле ысуллар белән арындырырга тырыша, тик файдасы гына тими. Нәкъ халык әйткәнчә, «бүре баласын бүреккә салып» карыйлар. Гаиләгә Сергейның Ульяновск шәһәрендә яшәүче апасы яшүсмер улы Роман белән кайтып төпләнгәч, Денис соңгысының тискәре йогынтысына бирелә. Романда да яман гадәтләр муеннан ашкан. Өлкәннәр белән бергә спиртлы эчемлекләр эчәргә ул яшьтән өйрәнә, эшләмичә генә акча табарга да бик оста булып чыга.

2008 елда ук Роман туганы Денисны үз авылларында урнашкан крестьян хуҗалыклары фермасыннан электродвигательләр урлап чыгарга күндерә. Алар төн караңгылыгыннан файдаланып фермага үтеп кереп, электродвигательләрне урлап чыгалар. Аларны сатып акча эшләү була аларның ниятләре. Тик милиция угрыларның эзләренә тиз төшә. Роман суд эскәмиясенә утыра, ә Денисны яшь булуы сәбәпле, хөкем җаваплылыгыннан азат итәләр. Ул милициянең балигъ булмаганнар бүлеге тарафыннан исәпкә алына. Тик азгын малай үзенә тиешле нәтиҗәне ясарга ашыкмый. Мәктәптә дә үзенең кырын эшләрен дәвам итә. 2010 елның көзендә ул, тәнәфес вакытында классташының кәрәзле телефонын урлап, суд каршына баса. Үкенгән кыяфәт ясаган, үзен кызгандыра алган Денис, бу юлы суд карары нигезендә ирегеннән мәхрүм итми торган җәза алуга ирешә.

Кызганычка каршы, үзенә булган кешелекле, мәрхәмәтле карашны Денис санга сукмый. Милициядә исәптә тору, укытучылар тарафыннан булган көндәлек контроль дә аны җинаять юлыннан туктата алмый. Агымдагы елның апрелендә алар туганы Роман белән үз җирлекләрендәге авыл хуҗалыгы предприятиесеннән сөт бидоннары урлап чыгалар. Караклар әлеге бидоннарны туган тиешле апаларына илтеп,6 литркөмешкәгә алмаштыралар, шуннан соң әти-әниләре белән эчү мәҗлесе оештыралар. Өлкәннәрдән берсе дә яшьләрне җинаять юлыннан туктатырга уйлап та карамый. Ә берничә көннән ике туган күрше авылдагы буш йортка кереп, электр плитәсен урлап чыгалар. Әлеге җинаятьләр район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан ачыла. Роман белән Денис кабат суд каршына басалар. Бу юлы Денисның кызгандырырга тырышып елавы беркемгә дә тәэсир итми. Район суды карары нигезендә ул 2 ел ярымга балигъ булмаганнар өчен булган тәрбия-төзәтү колониясенә озатыла. Бу вакыт эчендә Денис тиешле тәрбия алып дөрес юлга басармы, әллә яңа җинаятьчел «һөнәрен»дәвам итәрме – анысын вакыт күрсәтер.

. .

 

Комментарии