Хөрмәтле татар зыялыларыбызга ачык хат!

Хөрмәтле татар зыялыларыбызга ачык хат!

Уян татарым! Вакыт җитте.

Үлемең карый тәрәздән.

Йоклап ятсаң, ишек келәсен

Күтәрерләр бик тиздән.

Борчылып йөрдек-йөрдек тә, Сезгә Байлар Сабасыннан хат юлларга уйладык. Без бит өлкән буын гражданнар, тормыш тәҗрибәбез дә, вәзгыяткә тәнкыйтьчел карашыбыз да җитәрлек. Шуңа күрә бу адымга хокукыбыз бардыр, мөгаен. Катырак әйтелсә, үпкәләмәссез!

Образлы уйласак, татар халкы Русиянең эшкә уңган, үрчергә сәләтен җуя башлаган күндәм атына әверелеп барган кебек тоела башлады. «Без булдырабыз!» дия-дия, гомеренең азагына якынлашамы әллә дип тә шикләнәбез. Бәлки, урынсызга тәшвишләнәбездер? Их, шулай булса иде канә!

Бәлки, югарыдагылар бу хәлебез белән килешкәннәрдер, Сабантуйлар, конгресслар, төрле җыен-җыелышлар тирәнгә яшерелгән «уен» гынадыр дигән көфер уйлар да килә. Бу дөньяга нинди генә халыклар килеп китмәгән, хафаланмыйк, дип яшәүчеләр хәттин ашкан бит. Соңгы вакытта «ТНВ», «ТНВ ПЛАНЕТА» каналларындагы яңа тапшырулар беркадәр өмет уятсалар да, татар мохитенең көннән-көн кысрыклана, газиз телебезнең кирәкмәскә әверелә баруы тынычланырга ирек бирми. Татарлыкның җуела баруы фонында икътисади күрсәткечләр дә, спорттагы казанышлар да тоныклана. Эшләр болай барса, киләчәктә Болгар һәм Зөя корылмалары да, халкыбызга тарихи һәйкәл булып, туристларны гына куандырыр.

Чыннан да хәлебез яман бит. Урамнарда яшьләрнең русча гына аралашуларын, мәктәпкәчә балаларның да хәтта авылларда да ярым татарча, ярым русча сөйләшүләрен күреп торабыз.

Хөкүмәт тарафыннан күрелгән чаралар, төрле оешмаларга түгелгән акчалар нәтиҗәсен бирсен иде дә, татар яшәешен көчәйтсен иде югыйсә. Тик юк шул, милләтебезнең тарих аренасыннан чүплек тарафына барышы тизләнә генә.

Патша Русиясе чорыннан ук коточкыч ассимиляциягә дучар булуыбыз тарихтан азмы-күпме мәгълүматлы кешегә билгеле. Кызыксынган кешегә Мәскәүдәге элекке вәкилебез Назиф Мирихановның чыгышы белән дә танышырга була. Бетеп баруыбызга көчле дәлил – соңгы халык санын алу буенча (2002 – 2010) татарның 240 меңгә кимеп 5.3 миллионга калуы. Ә 1989 елда, СССР чорында, без 6.6 млн. булганбыз… Киләсе сан алу нәтиҗәләре тагын да хәвефлерәк буласын фаразлау кыен түгел.

Татар мәктәпләренең бетерелүе, ЕГЭ кертелү, татар факультетларының юкка чыгарылуы, Милли Университет ачылмау, милләтпәрвәрләребезнең кыерсытылуы һәм милләткә каршы башка эшләр турында үзегез дә яхшы беләсез. Сезне алыштырырдай татар яшьләребез дә бармак белән санарлыкка калып бара. Читтән килүчеләре юк дәрәҗәсендә. Көндәшлек булмау сәбәпле, алары да чын иҗатчылар, милли каһарманнар була алмаслар.

Дөнья тарихында дәүләт тоткан зур милләтнең яулап алган халыкларны үзенә йотуы гадәти күренеш. Шуңа күрә рус дәүләтенә үпкә белдерүдән мәгънә дә, файда да юк. Дөресе, шушы ук шартларда яһүдләрнең һәм кавказлыларның ишәя баруын исәпкә алып, үзебезгә төптәнрәк уйланасы бар. Иң яхшысы: 2000 елдан соң дәүләтен дә, телен дә торгыза алган яһүдләрдән үрнәк аласы.

Хөрмәтле аксакалыбыз Индус ага Таһиров «Ком сәгате» тапшыруында: «Дәүләтебез булачагына шигем юк, әмма халкыбызны саклап кала алырбызмы?» – дип сорау куйды. Бу сорауга җавап бирүче табылыр, әмма шул максатка берләшүчеләр табылырмы меңәрләгән зыялылар арасында? Әллә һаман да, Татар иҗтимагый үзәгендәге милли фидакарьләребезнең тырышлыкларын күрмәмешкә салышып, үз даирәләрендә генә кайнашуларын дәвам итәрләрме?

Ә бит Татарстаныбыз икътисады буенча дәүләте булган күп халыклардан өстен тора. Балтыйк буеның өч дәүләтенә тәңгәл куәте булган Республиканың төп халкы – татарларның, теле, югары мәдәнияте, шанлы тарихы була торып, юкка чыгуы фаҗига гына түгел, Аллаһ каршында җинаять ул. Ә моның өчен иң беренче чиратта дәүләт эшлеклеләре белән зыялылар җавап тотар.

Милли республиканың яшәеше ике таяну ноктасында тора. Аның берсе икътисад булса, икенчесе – милләт. Әгәр дә шушы нокталар арасында дөрес баланс сакланмаса, ул юкка чыга. Аңа инде милли зыялы да, милли буржуа да, депутат та, Президент та кирәк булмас. Нәкь Жириновский кебекләр теләгәнчә.

Күп кенә түрәләр белән мәдәният әһелләре, үз өсләреннән җаваплылыкны төшерергә теләптер, милләт проблемасын гаилә җилкәсенә атландыралар. Әле җае чыккач мактаныйм диптер, үз гаиләләрен үрнәк итеп куялар. Күпчелек гади халыкның яшәү өчен тырмашуын, тәрбия өчен белеме дә, вакыты да җитмәвен аңламыйлар, ахрысы.

Кызганычка каршы, шундыйларның «тырышлыгы» белән пассив халык булып тәрбияләндек. Милли интеллигенция үзе дә, пассионарлык сыйфатларын җуеп, көнлекчегә әверелде. (Хәтта милләт өчен күп көч куйган Рафаэль Хәкимовның, төшенкелеккә бирелептер, татарлыкны үзара сөйләшүгә һәм телевизордан яңалыклар карауга гына кайтарып калдыруы гаҗәп («Ирек Мәйданы» №1)). Әгәр татар табыныннан ашап иҗат итүче меңәрләгән әфәнделәребездән мең генә кеше булса да «Хәтер көнендә» татар проблемасын күтәрсәләр, бәлки, Мәскәү дә хәлебезгә керер иде. Әмма буыннары сыек, шәхси иминлекләре кадерлерәк шул аларга. Югыйсә, Республика җитәкчелегенә дә, 90нчы еллардагы кебек, бу мәсьәләләрдә «арка терәге» булырлар иде. Аларга да кискен сәяси хәлләрдә таянырдай, яклый алырдай үз халкы кирәк була бит.

Хәтерегезгә төшерәбез: В.В.Путин, Татар конгрессы делегатлары алдында: «Если в многонациональном государстве кто-то, где-то запрещает изучение родного языка или препятствует этому, то это большая глупость. Это опасно для страны и не приемлемо для нас», – диде. Инде моннан да артык әйтеп буламы? Бу сүзләрне эштә кулланма итеп, һәр чатка язып эләргә кирәк, югыйсә. Димәк, бар да үзебездән тора, акланырлык сәбәп юк.

Бүгенге егәрсезлегебез, 90нчы елларда кулдан ычкындырылган мөмкинлекләрне дә күздә тотып әйтсәк – милли мескенлегебез таркаулыктан, ә таркаулыгыбыз милли куркаклыктан килә, ахрысы.

Хөрмәтле зыялыларыбыз!

Милләтне саклау дәүләт бурычы булу белән беррәттән, җәмәгатьчелекнең һәм аның зыялыларының да бурычы. Халыкның үзенә таянырга вакыт күптән җитте. Төрле чараларда хакимият әһелләренең һәм депутатларның, «халыкның салпы ягына салам кыстырып», татарча җөмләләр әйтеп куюлары ачуны гына китерә. Бу юнәлештә даими эшләү өчен төптән уйланылган, халык өчен аңлаешлы система булдырылсын иде. Моны хакимияткә Сез тәкъдим итәргә тиеш.

Районнарда, авылларда, гаиләләрдә, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, югары уку йортларында, хезмәт коллективларында, мәчетләрдә һ. б. урыннарда татар мохите булдырып, телебезгә, гореф-гадәтләребезгә ихтыяҗ тудырсак, татарның дәрәҗәсен күтәрү буенча көндәлек эш башкарсак, милли мәгарифне торгызсак, һичшиксез уңышка ирешербез. Халкыбызны 450 ел дәвам иткән «комплекс неполноценности» чиреннән дә дәваларга кирәк. «Татар-монгол игосы» булмаганлыгын тарихи ачышлар раслады бит. Татарга карата кылынган гаделсезлеккә каршы катгый отпор бирелергә тиеш. Бу сыйфатка Рамзан Кадыйровтан өйрәнсәк һич оттырмабыз. Әнә Мордовия татарларын яулык мәсьәләсендә яклап чыгарга курыкмады бит.

Хөрмәтле зыялыларыбыз!

Милләтне саклау буенча татар тарихында үзегездән якты эз калдырырсыз дигән өметтә калабыз. Кешене дә, халыкларны да өмет яшәтә һәм иҗатка рухландыра. Аннан башка алгарыш та, тотрыклылык та юк. Бөек Соломон патша «все суета и томление духа» дигән төшенкелек, шәт, һәрберебезне читләтеп үтәр. Ул да, Израиль дәүләтен икътисадый яктан ныгыткан, ә рухи ягын кулдан ычкындырган. Нәтиҗәдә, халкы күп еллар дәвамында куылып һәм җәберләнеп яшәүгә дучар ителгән.

Мөрәҗәгатебездән һәркем үзенә тиешен алса иде дигән теләктә калабыз. Ә милләтебезгә фидакарьләрчә хезмәт итүчеләргә баш иеп, олы рәхмәтебезне белдерәбез. Сезне халкыбыз онытмас, иншалла.

«Өлкәннәр клубы» әгьзалары исеменнән (егерме кеше)

Габит ФӘРХЕТДИНОВ,

Саба районы, Байлар Сабасы бистәсе

Комментарии