Яшәп кара шуннан соң?!

Әйтер сүзләрем бик тә күп. Кешенең уртача гомере 78 яшь дип укыдым. Бер дә ышанасы килми моңа. Аңа кадәр барып җитә ала микән күпләр? Сугышка кадәр яки сугыштан соң туганнар алай да озаграк яши, ә менә 1950-1955нче елларда туганнар арасында ул яшькә җитүчеләр сирәк.

Без, сугыш чоры балалары, бик иртә эшли башладык. Ашаганыбыз да күбрәк шул чиста үлән иде бит, бернинди агу юк иде. Ипекәй ашый башлагач та, анысы да чиста иде әле. Эшләдек, уйнадык, көлдек, күңел төшенкелеге дигәнне белмәдек. Шуңа да безнең буынның гомере озынрак булды. Без акча артыннан, байлык артыннан кумадык. Аллага шөкер әйтеп яшәдек. Ә хәзер? Нинди бай, көчле Германияне җиңеп чыккан Советлар Союзын таркатып, төзелгән колхоз-совхозларны җимереп, авылларда 30-35 яшьлекләр әти-әниләренең пенсияләренә карап яшәп ята. Ашаган ризыкларыбыз агу, бәрәңге бакчаларына ничә тапкыр агу сибәбез, иген кырларына өстән – самолетлар, астан тракторлар агу сибә. Өлкәннәргә, ягъни пенсионерларга яшәү шулкадәр рәхәт, ләкин тынычлык юк. Ни өчен? Чөнки балалары эшсез, күбесе эшкә керә алмый, яшәр урыннары юк. Кайлардан килеп чыкты ул ипотека дигән нәрсәсе тагын? Без үскәндә ул сүз юк иде. Һәр эшләгән кеше бушлай ала иде фатирны. Торыр урыны, эшләр эше булмагач, гаиләләр дә аерыла. Йә булмаса 25-30 ел буе ипотека түләп, суган суы суырып яшиләр. Элек халык бар да бер төсле иде. Хәзер байлар, хәерчеләр. Ул сабыйларның да ачулары килә бит. Бай балаларына яхшы фатир да, машина да, укуы да бушка, яхшы эше дә… Бюджетка укучылар бик сирәк хәзер. Менә үземнең ике оныгым да 60-70 мең түләп укыды. Бернинди тигезлек юк. Укучы балаларны телевизордан күрсәтеп торалар, тәртипсезләр, атышалар, сугышалар. Бөгелмә шәһәрендәге бер мәктәптә укучы белән укытучы арасында талаш бөтен дөньяга таралды. Аның әти-әнисе әллә борчылмадымы? Элек без укыганда урамга чыгарга да курка идек. Балаларны хәзер телефон, интернет, телевизор өйрәтә. Без аларны артыгын иркәлибез. Авыру балалар күп туа, көн саен әйбер бәясе, бензин хакы артып тора, үлемтеккә дип җыйган акчалар банк белән яна, әллә болар борчымыймы халыкны?

Әле газетадан укып белдем, Зәй, Нурлат районнарында газ кермәгән авыллар да бар икән. Татарстан газ өстендә утырып, чит илләргә бушка газ бирә, ә үзебездә газга тилмерүчеләр яши. Менә сиңа булдырабыз! Телевизорда татарча каналлар күп, ләкин барысында да бер төрле тапшыру: «Туган җир», «Адәм белән Һава», «Кәмит-Җәвит»… Инде берсен дә карыйсы килми. Борынгырак җырларны нигә җырлатмыйлардыр, бераз булса да күңелгә ятышлы әйбер булыр иде. Яңалыклар тапшыра башласалар, дикторлары автомат урынына ата, нәрсә сөйләгәнен дә аңлап калып булмый. Инде менә пенсиягә чыгу яшен озынайтып, күпме кешене хәсрәткә салдылар. Түрәләр эшләр анысы, иртәнге 4тән кичке 7гә кадәр эшләүче авыл халкы нишләр? Менә балаларга бик авыр бит. Сайлау алдыннан Путин: «Үзем эшләгәндә пенсиягә чыгу яшен арттырмам», – дигән иде дә, сүзендә тормады. Шушыларны уйлап, 78 яшенә кадәр җитеп кара!

Ветераннар советы рәисе Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

Комментарии