Кеше кайда бәхетле?

Кеше кайда бәхетле?

Яз. Аллага шөкер, тагын бер кышны исән-сау уздырдым, дип куанып йөргән көннәрем. Кышын йортта зурдан кубып эшләрдәй эш тә юк. Яшем дә зур, мал тотарлык түгел. Беркөн сеңелгә баргач, укырга дип бер кочак гәҗит алып кайттым. «Серемне сиңа чишәм», «Язмыш кочагы» иде алар. 2016нчы елның декабрь аенда Илһам Миндубаевның «Париж мәчетендә очрашу» дигән язмасы мине бик нык тетрәндерде. Май аенда Парижга барып чыга ул, һәм өч татар кешесе Латин кварталындагы зур, матур мәчеттә булалар. Шунда аның янына бер карт килә, саф татар телендә исәнләшеп, үзенең Мөслим ягыннан икәнен әйтә. Сугыш вакытында пленга төшеп, аннан кача, француз партизаннарына кушыла һәм шунда яшәргә кала. Ул инде французлашкан, шулай булса да, сугыш беткәнгә 70 ел булуга карамастан, туган җирен онытмый. Хушлашканда: «Илгә кайткач, Мөслим якларына барып чыксаң, минем исемнән аның туфрагын коч», – ди. Күз яшьләрен коеп, истәлеккә Илһам калдырган кәләпүшнең бизәкләрен сыйпап, озатып кала.

Бу язманы укыгач, күңелемдә бер фикер туды. Мин ТНВ телеканалында Ләйсәнә Садретдинова алып бара торган «Халкым минем» тапшыруын бик яратып карыйм. Дөньяның ул булмаган һәм безгә күрсәтмәгән почмагы калды микән әле? Кая гына барса да, анда татар бар. Алар берләшкәннәр, телебезне, йолаларыбызны беләләр, тормышлары-көнкүрешләре яхшы, бер-берсен табышып, клублар, татар мәктәпләре оештырып, мәчетләр салып, җырларыбызны өйрәнеп, Сабан туйлары уздырып, башка милләт халкын кызыктырып яшиләр. Кемне генә сөйләтсә дә, барысы да: «Татар милләте дус, тату, эшчән, бердәм халык», – дип сөйли. Бу татарлар – кулакларны, муллаларны илдән сөргән вакытта китеп урнашканнарның балаларының балалары. Инде бер гасыр гомер илдән читтә яшәсәләр дә, телебезне, илебезне, Идел Йортыбызны онытмыйлар, буыннан-буынга өйрәтеп калдыралар. Тапшыру беткәндә милли киемнәребезне киеп: «Татарларга сәлам! Илебезгә сәлам! Казанга сәлам» – дип, кул изәгәндә, мин еламыйча калмыйм. Бик кызганам. Алар Татарстаныбызны күрергә тилмереп торалар.

Минем апам әйтә иде: «Кыз вакытта теләк теләгез, чиста кыз баланың теләге кабул була». Минем бөтен теләгәнем: «Аллам, илемнән, туган җиремнән аерма, мин бер көн дә яши алмам», – дигән теләк булды. Башыма башка төрле теләк килмәде дә. Чыннан да, теләгәнем кабул булды. Мин кунакта да бер генә көн түзеп торам, икенче көнне кайтып китәм. Туган авылымда укыдым, кияүгә чыктым, балалар үстердем, эшләдем, хәзер лаеклы ялда. Туган җиремдә яшәвемә Аллага рәхмәтлемен. Үз туган илеңдә, кендек каның тамган җиргә басып йөрү, һавасын сулауга ни җитә!

Ә үз илебездә, республикабызда телебез бетә баруы кызганыч.

Мин 1959нчы елда укырга кердем. Бездә 8 еллык татар мәктәбе бар иде. 9-10нчы классларны – Иж-Бубый мәктәбендә, теләгән бала күрше авылдагы рус мәктәбендә укуын дәвам итте. 1970нче елда туган балам татар бакчасына йөрде. Балаларым русча укысалар да, татарча чиста сөйләшәләр. Бездә удмурт, мари, рус балалары да, әти-әниләре дә татарча сөйләшә. Хәзер бала бер сүзне – татарча, бер сүзне русча әйтә, ничек сөйләшергә дә белми. Чөнки өйдә – татарча, бакчада русча сөйләшәләр. Татарча укысак та, татардан нинди генә галимнәр чыкмаган. Мәктәпләрдә татарча укытып, Казанда татарча белем бирә торган югары уку йортлары ачып булмый микәнни? Хәзер инде рус теле дә бетмәс дип әйтеп булмый, чөнки балаларны инглиз телендә укытучы мәктәпләргә бирәләр. Җырларыбыз, моңнарыбызны бетерәләр. Хәленнән килсә, ата-ана балаларын чит илдә укытып, шунда гына яшәтер иде, анда тормыш бай, янәсе.

Бәхет ул күпме акчаң булуда түгел, ә туган илеңдә, туган җиреңдә, туганнарың, дусларың, милләттәшләрең янында, татар җырлары, шигырьләре белән яшәү ул.

Үз илемдә матур миңа

Бәрәңге бакчасы да…

З. ХАТБУЛЛИНА,

Әгерҗе районы, Тирсә авылы

Комментарии