Сорау тел турында кирәк иде

Русия Президенты В.Путинның быелгы турыдан туры элемтәсе 19нчы декабрьдә үтте. 3 миллионнан артыграк сорау килгәнлеге турында әйтелде. Аларның күбесе һәр ел саен кабатлана торган сораулар кебек күренде. Телестудиягә җибәрелмичә калдырылган сорауларның, җибәрелгәннәренә караганда да күбрәк булуы да мөмкин бит әле. Ничек булса да, горурлык белән мактанып бирелгән сораулар түгел, киресенчә, хөкүмәт органнарында эшләүче җитәкчеләрнең, үз вазыйфаларын җиренә җиткереп башкармаган очракларның күп булуы күренеп тора монда. Яшерен-батырын түгел, сорауларның фильтр аша үткәрелеп бирелүе дә сизелеп тора. Шулай булгач, сораулар булса да, кайбер темаларга багышланган сорауларның биреп булмаганнары да бар бит әле. Шулай да, һәр елны үткәрелгән очрашу вакытында үз җирле органнарында чишелеш таба алмаган сорауның шушындый тапшыруга килеп җитүе белән, берничә сәгать үтүгә, җирле органнарда уңай чишелеш табылуы турындагы очраклар да булып тора. Бу соңгы тапшыруда бирелгән шундый сорауларның берсе, Новосибирскийдан булды. Украинада барган махсус операциядә һәлак булган ире өчен тиешле пособие ала алмыйча мөрәҗәгать иткән ханымның соравына дүрт сәгать өчендә уңай чишелеш табылды бит. Кызык та, кызганыч та бугай инде бу. Шулай да, 3 миллион сорауның берсенә генә булса да, уңай чишелеш табу мөмкинчелеге булдырылды.

Татарстан журналистының соравы дингә багышланган иде. Безнең мәчет-мәдрәсәләребез эшләп тора, дини институтыбыз һәм Академиябез бар. Аллаһка шөкер, зарланырлыгыбыз юк дип беләм. Шулай да, Казаныбызда җәмигъ мәчетен төзергә урын бирелмәүне һәм Русиянең башка төбәкләрендә мәчетләр төзелүгә карата зур каршылыклар күрсәтелүне ничек аңларга? Ә менә тел мәсьәләсе, иң авырткан җиребез. Сорау бирү мөмкинчелеге булгач, мәктәпләрдә ана телендә укулар тыелу сәбәпле, телсез милләт булып калуыбыз турында әйтергә ярамады микән? Татарстанны үрнәк итеп күрсәткән булып, милләтара һәм дини татулык дигән сүзләргә ышанучы булыр микән? Илдә яшәүче халыкның берсе генә тулы хокуклы булып, калганнары кыерсытылып, хокуклары чикләнгән бәндәләр булып, төрле мәсхәрәләүләргә түзеп торырга мәҗбүр ителеп яшәүне, татулык дип әйтеп була микәнни?

Бу очрашу вакытында, махсус хәрби операция барышындагы хәлләр һәм илдә халык саны кимүгә багышланган сүзләр күп булды. Бу ике бәла үзара бәйләнештә бит. Илдә тынычлык белән яшәү рәвеше булдырылмаган вакытта, халык саны арта алмаслыгы күренеп тора, югыйсә. Үз тормышларын корырга да өлгермәгән егетләрнең һәм хәрби операциядә катнашкан башка ир-атларның үле гәүдәләре кайтып торганда, аларның тумый калган балалары, илдәге кеше санын арттыра алмас бит инде?

Тагын шунысы да бар, картайган көнендә үземә терәк булыр дип үстергән балаңны, хәрби бәрелешләргә алып китеп һәлак булыр өчен, бала табарга ашкынып торучылар булырмы икән?

Илдә, Төп Законда бирелгән хокукларыбызның үтәлеше, тынычлык белән яшәү рәвеше барлыкка китерелсә, барысы да әйбәт булыр кебек күренә түгелме?

Рәфкать ИБРАҺИМ

Казан шәһәре

Комментарии