Авылым халкы үлемгә дучар!

Утыз Имәндә хәлләр шәптән түгел. Авылыбызда яшәүче 350гә якын кешенең 17се яман шеш белән авырый. Бу зур сан бит. Минемчә, мондый авыруның шулай күпләп калкып чыгуына сәбәпләр байтак.

Беренчесе, эчә торган суларыбыз бик начарланды. Катылыгы нормадан артык, бик юшкынлы, өстендә шикләндерә торган элпәләр йөзә. Элек суларыбыз саф, чиста иде. Аларны кырларыбызда күптәннән зур күләмдә эшләп утыручы вышкалар, нефтьчеләр бозып бетерде. Авыл халкы суларыбызның начарлыгыннан зарлана. Бердәнбер чишмәбез күзе дә буа суы астында калды.

Икенчедән, үз ягын гына кайгыртучы шома инвестор район җитәкчелегенә ышыкланып, һәр елны торак йортларга терәп зур мәйданда көнбагыш чәчә. Ул тизрәк өлгерсен өчен басу өстенә очкычлар белән химикатлар сибелә, шулай итеп авыл халкы да агулана. Бу эшкәртүдән соң, ямь-яшел булып үсеп утырган көнбагышның яфраклары, сабаклары корый, карала. Моны күргәч, кеше исәнлегенә дә нинди зыян салынуын исбатлап торасы юктыр. Пайчылар алдында еллык хисап бирү җыеннарын да үткәрмичә, халыктан качып йөрүче, халык исәнлеген уйламый байлык туплаучы бу арендатордан күптән котылырга вакыт. Шул агуланган көнбагыш төшеннән химикатлы май да ясыйлар бит инде. 

Әйе, хәзер кайбер эшмәкәрләр ГОСТ таләпләре гамәлдән чыгарылганнан соң, тиешле тикшерү эшләре үтәлмәвеннән файдаланып, сыйфатсыз товар, продукция җитештерә.

Тагын бер сәбәп: элемтә компаниясе электр челтәрен тиешле арага тартып чыгымланып тормыйча, су башнясы янына, торак йортларга якын арага, Роскомнадзор, Роспотребнадзор һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне тупас бозып, базалы элемтә антеннасын бастырып куйды. Базалы антеннадан чыккан электромагнит нурланыш радиациягә тиң дип тә әйтәләр. Аның йогынтысы янәшәдәге су башнясындагы суга да бардыр. Ә авыл халкы, болай да катылыгы белән зыянлы, инде радиацияләнгән дә су эчә. Мондый базалы антенна башка авылларга да куелган «Теле–2» антенналарына караганда күпкә көчлерәк. Димәк аның зыяны кеше сәламәтлегенә дә күбрәк. Әйтик, «Теле-2» антеннасы 220 вольт белән генә эшләсә, базалысында бу көчәнеш 1000 вольтка кадәр җитәргә мөмкин. Әлбәттә урынлы сорау туа: нигә безгә шул «теле-2» антеннасы урынына базалысын урнаштырдылар икән?! Моны, минемчә, нефтьчеләр заказы белән бәйләргә була. Чөнки аларга төрле климат шартларына карамастан, тотрыклы һәм өзлексез элемтә кирәк. 

Бу антеннага якынрак яшәүчеләр арасында авыручылар саны да күбрәк. Әлеге җитди проблемага вакытында җитди игътибар бирелмәсә, авыручыларның тагын да артуына шик юк. Кичекмәстән, бу куркыныч чыганакны, паспорты таләпләренә туры китереп, тиешле урынга күчереп кую сорала. 

Суларыбызның сыйфаты турында район хакимияте башлыгына мөрәҗәгать иткән идем, ул миңа: «Бөтен җирдә дә сулар начар инде», – дип кенә җавап бирде. Ә районыбызның башкарма комитеты җитәкчесе авыл халкына суны йомшарту өчен индивидуаль фильтрлар урнаштырырга киңәш итте. Кыскасы, район җитәкчелеге суларыбыз өчен җаваплы булса да, аларның сыйфатын яхшырту өчен берни дә эшләргә теләми. Төрле уйдырма сәбәпләр табып эшне киләчәккә калдыра. 

Самат РИЗВАНОВ,

хәрби пенсионер,

Татарстан, Чирмешән районы, Утыз Имән авылы 

Комментарии