Уеннан – уймак...

 1971нче елның көз айлары. «Учебка»ны бетереп, «Запасной аэродром»да, телеграф ЗАС (засекречивающая аппаратура связи) группасында хезмәт итәм. Телефонистлар белән безне берләштереп, бер отделение ясаганнар. Җиде кеше урынына без өчәү генә. Аның икесе дембельгә китте, мин берүзем калдым. Шуның өчен, төрле төзәтү эшләре булса, миңа ярдәмгә «РАО»дан (рота аэродромного обслуживания) солдатлар килә иде. Безнең элемтәчеләр барысы да урта белемле һәм армиядә «учебка»ны узганнар. Ә аларның күбесе 8 класс белемле. Миңа еш кына зур, таза гәүдәле бер азербайҗан егетен җибәрәләр иде. Бокс белән шөгыльләнгән, борыннары сынып беткән. Бик үзсүзле, киребеткән иде.

Беркөнне авария булган җиргә чыгып киттек. Үзем белән «компактный» кыр телефоны, тестер алдым. Бу егетнең аларны беренче күрүе булган, ахрысы. «Болар нинди приборлар?» – дип аптырата гына бит. «Хәзер шушы ике клемманы (зажимнар) кулыңа тот, синең нинди авыруың барлыгын әйтеп бирәм», – дим. Кулларына алуга, телефон ручкасын борып җибәрдем. Башта бүре улаган тавышлар чыкты, аннан йөзе агарды, күзләре теннис шарлары кебек зурайдылар, сынган борыны тураеп басты моның. Безнең янда утыручы солдатлар тәгәрәп киттеләр көлүдән. Минем көләрлек хәлем калмаган иде шул. Бик курыккан идем шунда. Әгәр йөрәге сәламәт булмыйча, туктаса. «Уеннан-уймак» дип тикмәгә сөйләми инде халык. Шунысы яхшы булды, минем белән башка бервакытта да бәхәсләшмәде дә, сүзгә дә килмәде. «Син моңа яхшы сабак бирдең», – дип, егетләр көлә иделәр соңыннан.

 Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

 Казан шәһәре

Комментарии