Сосед – сасыган ит

Сосед – сасыган ит

Минем балачагым Актаныш районының Иске Солтангол авылында узды. Район тулысынча диярлек татарлардан торгач, бары Актаныш базарында гына урысларны очратып була иде. Көз җитсә, безнең авылдан ерак булмаган Афанасьевка авылыннан бер урыс агае ат арбасында суган сатып йөри торган булды. Үзе белән безнең яшьләрдәге малаен да ияртә. Шул малайны, әтисе белән урысча сөйләшә белә дип, гаҗәпләнеп тора идек. Бөтен баланың да туган теле татарча була дип уйлаганбыз инде.

Мәктәптә урысча дәресләр керә башлагач, балалар да урысча тизрәк өйрәнерләр дип, урыс телен укытырга сугыштан кайткан бер урыс хатынын куйдылар. Дәрестә тәмәке пыскытып утыруы белән безне шаккаттырды ул. Берәр балага ачуы килсә, кулына нәрсә эләгә, шуны тондыра иде. Нәтиҗәдә, ул – татарча, без урысча берни белмәдек.

Ул чорда, дошманыңның телен белергә кирәк дигән фикер белән, сугыштан кайткан, азрак педагогикага якын булган, аз-маз немецча сукалаган кешене чит тел яки немец телен укытырга куйдылар. Берничә ел эчендә немецча «хенде хох», «гутен таг» дигән сүздән башкасын өйрәнмәдек.

Без балачакта көтеп алган вакыйга – авылга атнага яки ун көнгә бер кино килү була иде. Ленин бабай да киноны сәнгатьнең иң югары төре дип атаган бит. Ул чорда күпчелек кинолар сугыш турында булып, кино геройлары арасыннан үзебезнең сугыштан кайтмаган әтиләребезне күрергә тырыштык. Киноны яратсак та, сүзләрен аңламыйбыз. Гариплеге аркасында сугышка алынмаган Кәшфи абзый чит җирдән аз-маз урысчага өйрәнеп кайтып, пожарныйда эшләде. Вазыйфасы буенча, кино булганда клубны ут-күздән саклар өчен кинога килә иде. Ул безгә анда ни турыда сөйләшкәннәрен татарча аңлатып бара торган иде. Ул килә алмаса, киноның эчтәлеген озак еллар киномеханик булып эшләгән Рамазан абый аңлата.

50нче еллар уртасында солдат хезмәтен тутырып, күршебез, безгә туган тиешле Заһит абый кайтты. Ул чорда солдат хезмәтен коры җир гаскәрләрендә 3 ел, ә диңгез флотында дүрт ел үтәләр иде. Авыл егетләре дә армиядән бераз урысча сөйләшергә өйрәнеп кайта, сөйләшкәндә шул сүзләрне кыстырып, бераз мактанышып та алалар. Заһит абый да күршеләр белән сөйләшкәндә «сосед» сүзен еш кабатлый. Без, күрше малайлары да, сөйләшкәндә шул сүзне кыстыра башладык.

Авыл гадәте буенча, туган да, күрше дә булгач, әти Заһит абыйны ашка чакырды. Кыш җиткән чор. Дәүләткә задание үтәр өчен суясы маллар суелган. Кунак табынына сарык итеннән пешкән токмачлы аш, тәлинкәгә ит турап куелган. Шул чак чаршау артыннан әнинең кәефсезләнеп чыгып баруын күрдем. Инде кунакны озаткач, әни әтигә: «Бу сарыкны әле берничә көн элек кенә суйган идек. Аның ите ничек сасыган булсын әле?» – дип, чыгып киткән кунакка үпкәсен белдерде. Баксаң, өстәл артында сөйләшкәндә Заһит абый берничә мәртәбә безгә мөрәҗәгать иткәндә «сосед» дигән икән. Әни шул сүзне «сасыган ит» дип аңлаган.

Альберт ИСЛАМОВ,

Азнакай шәһәре

Комментарии