Мин дә почтальон булдым

Мин дә почтальон булдым

«Безнең гәҗит»тә почтадан зарлану еш күренә. Шуңа мин дә язарга булдым әле. 1959нчы елның октябрь аенда безнең Калинин районын бетереп куйдылар. Без Мөслим районына калдык. Почта бүлеге Исәнсефтә иде. Шушы Исәнсеф авылына Иске Сәет, Тат. Бүләр, Яңа Исәнсеф, Колын һәм Чиялек авылларыннан килеп алалар иде почтаны. Һәр көнне – кар яуса да, яңгыр яуса да почтаны таратмый калдырмадылар. 1959нчы елдан мин үзем Симәктән алып кайта башладым. Симәккә Мөслимнән пар ат белән, кыңгыраулар тагып алып кайттылар. Көн саен чиратлап Елга Баштан, Яңа Сәеттән, Мари Бүләр авылыннан ташыйлар иде Симәктән. Почта начальнигы Миндәева Наилә апа иде. Бик коры, вакытында барып җитү мәҗбүри иде. Аның ярдәмчесе Халидә иде. Алар икесе дә мәрхүм инде. Симәктән ташучы почтальоннар җидәү иде. Шушы җиде кеше почтаның йортын чиратлап карап, ягып, җыештырып, төнгелеккә шунда дежурга калалар иде. Ә мин көн саен ат белән барып почтаны алып кайта идем. Кайткач, өләшәм. Ул вакытта партиянең съезды бара иде. Партком секретаре Наил абый Хәбибуллин сигез төрле газета алдыра. Һәр көнне яңалыкны карап барам, материалларны вакытында алып кайт, дип, гел кабатлап тора иде. Почта соңга калса, төнгә дә кала торган идек. Ул вакытта газеталарга язылу мәҗбүри. Акча өләшкәндә үзебез яздыра идек, өй саен газета-журналлар алдыралар. Посылкалар бик күп килә. Дөрес, ул вакытта өй саен акча җыясы юк иде. Барыбер авыр эш иде инде. Заказ белән тегү машинкалары бик күп кайта. Атнага бер көн генә ялы бар. Ул көнне дә уборка вакытларында өмәгә чакыралар иде. Бару мәҗбүри. Без эшләгәндә дә хезмәт хаклары шулай ук аз булды. Минем үземә алып кайтып өләшкән өчен 15 сум түлиләр иде.

Ветераннар советы рәисе

Мөҗәһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

Комментарии