КИЛӘЧӘКТӘ БУЛАЧАК…

КИЛӘЧӘКТӘ БУЛАЧАК…

Таныш-белеш кенә түгел, беренче очрашкан кешеләр дә миңа гел бер сорауны бирә: Илдус Фәиз эшләячәкме, әллә китәчәкме? Белмим, мин бит күрәзәче түгел, дигән булам. Әмма шулай да, мөфтигә кагылышлы ике фаразым тормышка ашты.

Әле «Акчарлак» газетасында эшләгәндә үк, «Тәкъдир»гә «мәдхия»ләр» дигән мәкаләмдә мин аның эшчәнлегенә бәя биреп мондый сүзләр әйткәнмен:

«…бу юлы юк-бар белән борчылып азапланмасагыз да була, мөфтиятнең әле байтак эшләре бардыр. Мәсәлән, тыелмаган китапларны тыеп бетерәсе, пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с) сөннәтеннән ваһһабчылык вә хисбуттәхрирчелек чалымнары эзләп табасыгыз бар. Ә нәрсә, «Коръән» тәрҗемәсе дә Уставка каршы килгән мөфтият өчен бу бик күркәм гамәл булыр иде. Әле Мәскәү агай берәр да бирер һәм аны мөфти чапаны өстенә горурланып тагып, «верноподданнический экстаз»га бирелеп йөрер идең. Тик Мәскәүнең орденнары тәре формасында бугай шул… Хәер, син бит безнең «тәкъдиребез» – мөфти хәтле мөфти башың белән «тагарга ярый» дигәнрәк берәр фәтфә уйлап чыгарыр идең әле».

Бу мәкаләмне мин быелның 3нче маенда ук язган булганмын.

Күрәсез, артык ялгышмаганмын, орденның формасын гына бераз бутаганмын. Тәре сыман «Орден Мужества»ны Вәлиулла Якуповка үлгәне өчен бирделәр, ә мөфти Илдус Фәизгә күппочмаклы йолдыз формасындагы «Орден Дружбы» тәтеде. Мөфти кешегә тәре тагу килешмәс дигәннәрдер инде… Миңа калса, Илдус хәзрәткә килешер иде…

Ярар, икенче фаразымны искә алып үтим инде. Анысы теге 19 июль тамашасына ике көн кала «Безнең гәҗит»тә дөнья күрде: «…Моның өчен дә аны Кремльдә чалмасыннан сыйпамаслар, Аллаһы боерса. Кеше шулай итеп ныклы адымнар белән үзенең «сәяси үлеменә» таба бара. Тизрәк барып җитсен дә, безне тынычлыкта калдырсын иде инде, дигән теләктә торам», – дип язганмын «Тагын мөфти хакында» дигән мәкаләмдә. Ул чакта интернетта кайберәүләр бу мәкаләне вакытсызрак булды дип бәяләде, «каза күргән» мөфтине жәлләделәр. Ләкин күп тә үтмәде, халык булып узган вакыйгаларның «ниндидер аңлаешсыз тамаша» икәнен чамалап алды һәм мөфти үзенең болай да аз санлы тарафдарларының күпчелеген югалтты. Шулай итеп, мин әйткән «сәяси үлеменә» килеп җитте. Миндә булган кайбер мәгълүматларга караганда, мөфти хәзрәттән Казан Кремле дә бик канәгатьсез, имеш. Ләкин Мәскәү Кремле әлегә Илдус Фәизне яклый һәм моны раслап аңа орден да такты. Татарстан халкын ваһһабчы, хисбуттәхрирче, национал-сепаратист һәм тагын әллә кемнәргә бүлгәләгән мөфтигә «Орден Дружбы» тактылар. Хәтерем ялгышмаса, СССР заманында бу орден «Орден дружбы народов» дип атала һәм мәдәният-сәнгать өлкәсендә, иҗтимагый тормышта активлык күрсәтүчеләргә бирелә иде. Ул чакта да әллә ни зур дәрәҗәле бүләк саналмады ул, хәзер дә «күктәге йолдыз» түгел – «дежур бүләк» кенә дип аңлыйм.

Менә шушы бүләкнең дәрәҗәсеннән чыгып, мөфтинең Мәскәү алдындагы бәясен чамалап була кебек. Әгәр ул «бик кирәкле кадр» икән, аңа «За заслуги перед Отечеством» кебегрәк дәрәҗәле орден тагарлар иде. Ә болай шактый сораулар калды: Илдус Фәиз кәнәфиен саклап кала алдымы? Мәскәү аны якладымы, әллә бу орденны «хушлашу бүләге» буларак бирдеме?

Миңа калса, Мәскәү Фәизне бөтенләй үк бүләксез калдыра алмый иде. Чөнки сөекле мөфтиебез Татарстанның яманатын чыгаруда бик зур роль уйнады. Бу гауга исә Мәскәү Кремле өчен «сәяси инструмент» буларак кулай – киләчәктә республика җитәкчелегенә басым ясарга мөмкинлек бирә. Моның өчен бүләксез калдыру килешми, әлбәттә…

Рәсми Мәскәү Орден бирү аша Илдус Фәизне яклавын күрсәтте күрсәтүен, ләкин орденның «бәләкәй»леге аша «әллә ни якын итмәвен» дә ассызыклады кебек. Әгәр хәзрәтебезнең киләчәк эшчәнлеге Татарстан җитәкчелеге белән бәйле икәнен истә тотсак, мөфтилектә озак утырмас дип фаразлыйм. Мәскәү бит ерак, ә үзебезнекеләр янәшәдә генә «үз теләгең белән» гариза язуыңны «үтенүләре» дә бар һәм мондый «үтенеч» озак көттермәс дип өметләнәм…

Шулай ук бик еш кына «Вәлиулла урынына кем булыр икән?» дигән сорау да яңгырый. Миңа калса, бүгенге мөфтияттә «ваһһабчылык белән көрәшүче» урынын алырдай кеше юк. Кайсының белеме җитми, кайсының фикер сөреше сай дигәндәй… Ә менә Мәскәүдә андый кеше бар – Фәрит Салман. Ул инде «ваһһабчылыкка каршы көрәшче» папахасын Казанда вакытта ук бер киеп караган иде, Вәлиулла Якупов аны кысрыклап чыгарып бу миссияне үзенә алды. Миңа калса, мөфтият әле һаман да үзенең шикле сәясәтен дәвам итәргә теләсә, Фәрит хәзрәтне кире Татарстанга кайтарулары мөмкин. Ләкин болай да булмаган популярлыгы тагын да какшаган мөфти элекке сәясәтен алып барырга батырчылык итәрме? Гомумән, республиканы бөтен дөнья җәмәгатьчелеге алдында хурлыкка калдырганнан соң мондый рөхсәтне бирерләрме? Хәер, әлегә мөфтинең үз язмышы да караңгы – тагын күпме «эшләтәселәре» билгесез.

Тик менә мөфти кәнәфиенә кемне утыртасылары гына билгесез. Чөнки иң укымышлы имамнарны Илдус Фәиз «ваһһабчы» ярлыгы белән келәймәләп чыкты һәм аларның кандидатуралары карала алмас. Рамил хәзрәт Юнысны «ялган дипломлы» булуда гаепләделәр һәм репутациясен боздылар. Гәрчә ул ялган дипломны, ачылган җинаять эшен беребезнең дә күргәне булмаса да, аңа карата сораулар күбәйде. Әле Лондонга укырга китеп баруы да бераз вакытсызрак булды кебек – 19нчы июль тамашасыннан качкан кебек килеп чыкты. Югыйсә, бу хакта ул инде күптән әйткән, якын араларда укырга, инглиз телен чарларга китәчәген белдергән иде. Күпләр моны «качу» дип бәяләргә ашыкты. Миңа калса, качу түгел, чынлап та укырга китү иде. Ничек булса булсын, инде эш узган, Рамил хәзрәтнең репутациясе бераз «керләнгән», аны пакьләү өчен вакыт кирәк. Шуңа да мөфтилеккә кандидат буларак аны кабул итмәячәкләр.

Илдус Фәиз Татарстанның яманаты таралуга сәбәпче булып кына калмады, үзе артыннан мөфтилеккә килердәй имамнарны да юк итеп бетерде бугай. Гәрчә, белемле, акыллы динчеләр арасыннан лаеклы кандидат күрмим әлегә.

Хәер, икәү күренә икән, әмма алары хакында дәшми тору хәерлерәк булыр. Югыйсә, мөфти аларны да «ваһһабчы»лап бетерергә мөмкин. Болай да «күктән йолдыз чүпләмәүче» бу икене дә юк итсә, бер төркем бабайлар арасыннан бер матуррагын тотып алып утыртасы гына кала инде… Шуңа күрә алдан кычкырынмый гына Аллаһының тәкъдирен көтеп утыру хәерлерәк булыр. «Изге урын буш булмас», – ди бит урыс халкы, безнең дә мөфти кәнәфие буш калмас, Аллаһы боерса.

Барыгызга да иминлек теләп, Искәндәр СИРАҖИ.

КИЛӘЧӘКТӘ БУЛАЧАК... , 3.9 out of 5 based on 7 ratings

Комментарии