Ташка – аш

Ташка – аш

Борынгы рун әлифбасы белән уңлы-суллы язып, укып булган. Ул баш миенең хис-акылга бүленгән ике ярымшарын бербөтен итеп эшләвен көйләгән, үлчәү тәлинкәсен тигез тотарга, чама хисен сакларга ярдәм иткән.

Гарәпчә уңнан сулга, кириллча сулдан уңга таба ике төрле язу куллану – чама хисен «көйле» тотарга ярдәм итә. Тик без хәзер гамәлдә соңгысын гына кулланабыз. Кем әйтмешли, чама хисе халыктан әллә шул сәбәпле бизеп, ераклашып бара микән? Моны, пүчтәк сүзгә санап, ике дә уйлап тормастан, кырыйга этеп куярга да була, билгеле. Шул уңайдан халык телендәге, таш белән атканга аш белән ат, дигән бер бик тирән мәгънәле, хикмәтле әйтемне искә төшерү урынлы булыр. Күптән түгел узган бер вакыйгада без аның гамәлгә ашуын үз күзләребез белән күрдек.

Ничек итеп, ни рәвешле дигән сорауларга җавапны ахырга калдырып торып, шул вакыйганы бәян итүне ерак тарихны искә төшерүдән башлау аңлаешлырак булыр кебек тоела.

Сүз соңгы сайлау турында. Президент сайлаулары француз халкының азатлык көрәше белән бөтен дөньяга мәгълүм булган атаклы Париж коммунасы көненә туры килде. Газета укучыларының: «Аның безгә ни кагылышы бар соң әле?» – дигән соравына: әлеге ике вакыйганы янәшә куеп, чагыштырып, нәтиҗә ясау өчен дияргә була.

1871нче елның 18нче мартында дөньяда пролетариатның беренче инкыйлабы җиңүгә ирешә һәм Франциянең башкаласы Парижда Париж коммунасы дип аталган революцион хөкүмәт төзелә.

Бу галәм күләмендәге әһәмиятле вакыйгага кадәр, 1848нче елның февралендә, эшчеләр буржуаз монархияне хакимияттән бәреп төшерә һәм июнь аенда «капитал республикасы»н бетереп, аңа алмашка яңа – «социаль республика» төзү өчен кулына корал алып көрәшкә күтәрелә. Бу – эшчеләрнең буржуаз тәртипләргә, зур акчалы байларга – буржуазиягә каршы көрәшкән зур гражданнар сугышы була. Ләкин әле ул вакытта эшчеләр сыйныфы сәяси җәһәттән җитәрлек дәрәҗәдә оешмаган, көчсез була һәм ул авыр җиңелүгә дучар ителә.

23 елдан соң эшчеләр яңадан көрәшкә күтәрелә. Ул вакытта моны илдәге алшартлар да хәрәкәткә китерә: Франция Пруссия белән хурлыклы тыныч килешүгә кул куя. Моңа җавап итеп, Парижда эшчеләр баш күтәрә, 1871нче елның 18нче мартыннан 28нче майга кадәр хакимлек белән анархистлар һәм социалистлар партияләре вәкилләреннән торган үзидарә оешмасы җитәкчелек итә.

Февраль аенда эре буржуазия мәнфәгатьләрен яклаган Тьер хөкүмәтенең хурлыклы килешүенә җавап итеп, инкыйлаби көчләр Республика федерациясенең үзәк комитеты җитәкчелек иткән милли гвардиясен төзү белән җавап бирә.

18нче мартка каршы төндә Тьер хөкүмәте Парижда коралланган эшчеләрнең, милли гвардиянең үзәк комитетын кулга алырга омтылыш ясый, ләкин эре буржуазиянең мәкерле нияте барып чыкмый, һәм ул Париждан Версаль шәһәренә кача. Милли гвардия үзидарә оешмасы урнашкан бинага – ратуша түбәсенә кызыл әләм элеп куя. Нәтиҗәдә буржуазия хакимияте бәреп төшерелә һәм тарихка мәгълүм Париж коммунасы төзелә. Коммуна шурасына сайлаулар 26нчы мартта була һәм 29нчы мартта Париж коммунасы дигән яңа җирле идарә оешмасы барлыкка килә.

1871нче елның 18нче марты тарихта француз халкының горурлыгы, милли бәйрәме буларак мәгълүм! Шул көнне эшчеләр җиңеп чыга! Беренче Интернациональ карары белән ул бәйрәм көне дип кабул ителә. Нибарысы 72 көн генә яшәсә дә, Париж коммунасы көне – француз халкының горурлыгы буларак мәңгелек тарихка кереп калды. 1917нче елга кадәр ул Русиядә яшерен рәвештә, ә 1923нче елдан рәсми рәвештә Париж коммунасы көне буларак билгеләп үтелә башлый.

2018нче елның 18нче мартындагы сайлау Русия һәм татар халкының тарихына нинди вакыйга буларак кереп калыр икән?

Әлеге көн Русия тарихына Владимир Путинның триумфаль җиңү көне буларак кереп калыр. Ул сайлаучыларның 76,68 процент тавышына ия булды. Калган җиде кандидат барысы бергә ул ирешкәннең чиреге кадәр генә тавыш җыя алды. Мондый җиңү һәм җиңелүнең сәбәпләре нәрсәдә икән соң?

Беренчесе һәм иң җитдие, ихтимал, җиде кандидатның дебатларда бер-берсен уздырышып, берсен-берсе тәнкыйтьләве, хурлавы, хәтта мыскыл итүе Русия халыклары, сайлаучылар алдында үз-үзләренең абруйларын төшерүе, ышанычны югалтуы булгандыр. Барысы да бик акыллы булсалар да, нәтиҗәдә алар, үзләре дә аңламастан, тавышларын, үз сайлаучыларын дебатларда, бәхәсләрдә катнашмыйча, кырыйда – читтә, «чиста» килеш калган Владимир Путинга бирделәр. Әгәр дә алар дебатларда катнашмаган булсалар, ихтимал, сайлаучыларның үз файдаларына күпкә артыграк тавыш бирүләренә ирешә алган булырлар иде.

Икенчедән, телевизор экраннарында гамәлдәге ил башлыгына җиде кандидатның барысына бергә биргәнгә караганда да күбрәк вакыт бирелде.

Өченчедән, сүз нигездә ил башлыгының уңышлары, ә башкаларның кимчелекләре турында барды. Шул нигездә дөньяда барган вакыйгалар да В.Путин файдасына булды.

Бу сайлау нәтиҗәсендә татар халкы, татар милләте француз халкының горурлыгы булган Париж коммунасы көне белән чагыштырганда тарихка нинди сыйфатта кереп калыр икән соң?

Татар халкы хакимияттәге Президентны яклап, үз ихтыяры белән үзенең 80-90 проценттан артык тавышын бирде. Бу – илдә, төбәкләр арасында иң югары күрсәткеч булды. Безнең үз җөмһүриятебезнең һәм ил кануннарын тупас рәвештә бозып, үз балаларын, оныкларын туган – Ана телендә тиешле белем алудан, тәрбияләүдән, татар теле һәм әдәбияты укытучыларын ел уртасында эшләреннән мәхрүм иткән кешегә тулаем дип әйтерлек тавыш биреп, ул үз-үзенә, әби-бабасына, милләтенә, тарихына, диненә, дененә, гореф-гадәтләренә кимчелек китермәде микән? Югыйсә, аны моңа беркем дә көчләмәде ләбаса!

Шуның белән 1552нче елдан бирле коллыктан, рус империясе баскыннарыннан котылырга омтылган озын-озак көрәш тарихына нокта куелмадымы, ошбу сәхифә ябылмадымы, татар милләт буларак яшәүдән упкын кырыена килеп терәлмәдеме? Бу – аның яшәешендәге үз-үзен кимсеткән, инкыйразга якынайган көне буларак тарихка кереп калмасмы? Моннан соң рухи таянычы булган Кол Гали, Тукай, Җәлил, Сәйдәш иҗаты, гомумән, әдәбияты, сәнгате, мәдәнияте, Сабан туйлары, гомер-гомердән килгән милли бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре кадерен, кыйммәтен җуймасмы?

Күпчелек өлешенең шул рәвешчә тавыш бирүе нәтиҗәсендә 15-20 миллион халыклы татарның мәгърур, мәңгелек атамасына кимчелек килмәсме?

Шуңа нигезләнеп, Татарстан республика буларак, үз Президенты җитәкчелегендә яшәүгә өметен, мөмкинлеген югалтмадымы икән? Ошбу сайлауны референдумга тиңләп, әллә ниткән бер губернага әйләндереп калдырмаслармы? Туган теле, милли мәктәбе язмышы тагын да аянычрак хәлгә төшмәсме? Шул губернада телсез, милләтсез, мәктәпсез, динсез, русияле дигән бер манкорт булып көн күрүгә калмасмы? Мондый вәзгыятьтә аңа үзе теләгән референдум үткәрүгә мөмкинлек бирерләрме?

Бу сайлау күңелдә табигый рәвештә әнә шундый һәм башка бик күп төрле сораулар кузгата.

Әгәр дә 1871нче елның 18нче марты бөек француз халкының Париж коммунасын төзегән горур, тиңдәшсез көне булса, 2018дәге мартның унсигезе татар халкының үз-үзенә, тарихына, милләтенә кимчелек китергән көне буларак тарихка кереп калмасмы? 1552нче елдан башлап 456 ел буена хаксыз-хокуксызлыктан котылу хакына бертуктаусыз алып барган, Сталин террорына, Гитлер фашизмына каршы көрәше әһәмиятен җуймасмы?

Һичкем көчләмәстән, үз ирке белән шул рәвешчә сайлавы киләчәген инкыйраз – юкка чыгу куркынычына, афәтенә юллау аянычына әйләнмәсме?

Нәтиҗә рәвешендә әйткәндә, моннан 147 ел элек, ягъни 1871нче елның 18нче марты тарихта французларның бөтен бер халыкны буйсындырып тоту мәгънәсе булган Бастилияне тар-мар итеп, үзен изеп яшәүче акчалы байларга – эре буржуазиягә каршы каһарманнарча көрәшкә күтәрелгән данлы көне буларак мәгълүм булса, татар халкының исә, Гаяз Исхакый алдан кисәтеп куйган инкыйраз куркынычына, афәтенә юлларга теләүчеләр белән килешү көне булмадымы икән ул? Ә, бәлки, ул халкыбызның тапкырлык, зирәклек күрсәтеп, хәдистә әйтелгәнчә: «Таш белән атканга аш белән ат!» – дип җавап бирүе булгандыр.

Ул чагында, иншАллаһ, Хак Тәгалә халкыбызны үзе ярлыкар, таш белән атучыны да үзе турылар, дигән нәтиҗәгә дә килә алабыз.

Хәнәфи БӘДИГЫЙ

Комментарии