- 04.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №13 (2 апрель)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Ел башында, төрле матбугат чараларында Бөек шагыйребез Габдулла Тукай бүләгенә кандидатлар турында мәгълүмат бирелә башлый. Рәсми оешмалар һәм җәмәгатьчелек белән әңгәмәләр, очрашулар үткәрәләр, мәкаләләр бастыралар.
Безнең Чаллыбызда Дәүләт премиясенә лаек шәхесләр байтак. Ә иң лаеклысы, әлбәттә, безнең йөзек кашыбыз Фәүзия Әүхәди кызы Бәйрәмова! Ул татар телен, милләтен саклап калуда үз-үзен аямыйча көрәшүче батыр йөрәкле милләтпәрвәр хатын-кызыбыз.
2000нче еллар башында, шәһәрнең үзәк китапханәсендә «Исламия» клубы оештырылган иде. Һәр айның соңгы якшәмбесендә татар теленә битараф булмаган милләттәшләр җыелып, әдипләр, галимнәр, дин әһелләре белән очрашулар үткәрде. Фәүзия Бәйрәмова төрле төбәкләргә барып, татарлар тормышын, тарихын өйрәнеп, кичә-очрашуда бәйнә-бәйнә сөйли иде. Клуб дүрт ел гына эшли алды, ниндидер сәбәпләр аркасында ябылды. Кем әйтмешли, халык татар мохитыннан бихәбәр «күзсез-колаксыз» калды. Ни дисәк тә, дөреслекне һәрвакытта да матбугатта табып булмый бит.
Тукай премиясе шарты буенча, җиңүчегә бүләк барлык башкарган хезмәте өчен түгел, ә төгәл берәр эше өчен бирелә. Шушы шарт буенча карасак та, Фәүзия Бәйрәмованың милләтебезне саклауга керткән һәр эше өчен премия бирерлек. Заманында депутат, Бөтендөнья Татар Конгрессы һәм тагын дистәләгән оешма әгъзасы булган Фәүзия Әүхәди кызы, милләтебезне, милләттәшләребезне, телебезне, динебезне кайда кимсетәләр, мәсхәрә итәләр, шунда төрле ысуллар белән ярдәм итә. Ул бернинди кыерсыту-янаулардан да курыкмый. «Мин ничек язсам, шулай язачакмын. Бер кулымда Коръән булса, икенчесендә – татар халкы тарихы, кыйблам – азат татар милләте», – ди ул. Фәүзия Бәйрәмованың дүрт дистәгә якын басылган китапларының төп юнәлеше татар тарихындагы билгесез «ак» тапларны бетерү һәм үзгәртеп, бозып язылган «кара» тарихны дөресләү, хакыйкать табу. Ул 1957нче елда, Чиләбе өлкәсендәге «Маяк» атом берләшмәсе шартлаганнан соң, 50 ел үткәч шунда булган беренче журналист, беренче хатын-кыз. Аның «Кырык сырт», «Татар Караболагы – 50 ел үлем кочагында» китаплары бөтен дөньяга билгеле. Фәүзия Бәйрәмова төрле илләрдә, төрле төбәкләрдә таралып яшәгән татарлар янында булып, аларның элеккеге тарихын, хәзерге тормышын өйрәнеп, китап итеп бастыра. Ә үзе бик тыйнак, туган көн-юбилейларын да зурламыйча, белгертми генә үткәрә.
Тукай премиясенә дәгъва итәрлек әсәрләргә килгәндә, узган ел гына татар һәм урыс телләрендә басылып чыккан «Ачылмаган татар тарихы» һәм «Дала Атлантидасы, яки Эчен татарлары» китапларын атарга булыр иде.
Татар халкының Милли Мәҗлесе рәисе, тарих фәннәре кандидаты, милләтпәрвәр, язучы Фәүзия Әүхәди кызы Бәйрәмовага саулык-сәламәтлек, иҗатында уңышлар телибез! Тукай премиясе нәкъ аның кебекләргә бирелергә тиеш!
Наил ӘХМӘТҖАНОВ,
Яр Чаллы шәһәре.
Лаеклылар тиенсен шөһрәткә
Олы бүләккә моңарчы бик күп талантлы язучылар, артистлар, драматурглар лаеклы булып, Тукай премиясе лауреаты исемен алдылар.
Тик, минем уемча, безнең күренекле, татар халкының милли җитәкчесе, тарихчы–галим, утыздан артык китап бастырып чыгарган Фәүзия Бәйрәмова, бу бүләккә күптән лаеклы булуына карамастан, һаман читтә кала сыман. Ә бит аның һәрбер китабы тарихны ил йөреп: әрвахлардан, китапханәләрдән, музейлардан, шул төбәкнең олуг кешеләреннән, хәтта авыл, төбәк зиратларыннан, археологларыннан табылган, исбатланган фактларга нигезләп язылган хезмәтләр. Фәүзия ханымның «Алтын Урдам – алтын җирем», «Туран иле», «Баһадиршаһ», «Ядерный архипелаг» һәм «Ачылмаган татар тарихы» китаплары күп эзләнүләр, сәяхәтләр, юл газаплары аркасында дөнья күргәннәр бит.
Әле күптән түгел Курган өлкәсендәге Эчкен авылының тарихын барлап язган китабы дөнья күрде. Фәүзия ханым Бәйрәмова Русиядә генә түгел, дөньяның күп илләрендә татар авылларын эзләп табып, аларның да тарихларын үзенең китапларына кертә килә. Фәүзия ханымны быелгы Тукай премиясенә иң лаеклы шәхес дип тәкъдим итәм.
ЯҢА ГАСЫРГА ДА МАЯК УЛ
Клара Булатова – дистәдән артык шигырь китаплары авторы (аның сүзләренә күп кенә җырлар да язылган), СССР язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рафаэль Төхвәтуллин исемендәге әдәби премия лауреаты, озак еллар «Нур» телекомпаниясендә «Җомга» тапшыруын алып барган татар халкының яраткан шагыйрәсе хакында язарга булдым. Моңа «Безнең гәҗит»нең 2014нче елның 12нче февраль санындагы Әлмәттән Хәйдәр Сабитовның «Нигә Клара Булатовага премия бирмиләр?» дигән мәкаләсе этәрде. Мин үзем дә Клара Булатованың Тукай премиясен алмавына рәнҗегән идем. Чөнки ул аңа лаеклы шәхес бит.
Каләм ияләре – ил тоткасы,
Кадерлик без исән чагында.
Клара бит ул зирәк мөгаллимә дә,
Уяу булган белем сагында.
Аның өчен җирдә иң зур бәхет–
Туган халкы белән тынычлык,
Күкрәк көче белән иккән икмәк,
Каләм күзе тапкан дөреслек.
Горур атлап, гадел хезмәт белән,
Хакыйкатькә авыр юл ярды.
Ә иҗаты белән туган телгә
Тукаебыз кебек юл салды.
Нәкъ хөрмәтле Хәйдәр Сабитов әйткәнчә, бездә дөреслекнең булганы юк һәм булмады да. Сезгә зур рәхмәт Хәйдәр әфәнде. Сезнең кебек гадел, тугры, дөреслекне яклаучы чын ирләр булганда, иншАллаһ яшәрбез. Ә менә сезнең кебек тугры кешеләрнең мәкаләләрен түкми-чәчми халыкка җиткерүче «Безнең гәҗит»ебез булганда без горурланып яшәрбез.
Булат ӘЮПОВ.
Сарман районы, Җәлил бистәсе.
Йөзек кашыбыз,

Комментарии