Бүгенгедәй күз алдымда

Бүгенгедәй күз алдымда

Радиодан яки телевизордан күренекле композитор Сара Садыйкова көйләренә язылган җырлар яңгыраса, күз алдыма бөек шәхес белән очрашкан онытылмас мизгелләр килеп баса.

Заманында авылдашларның күбесе кебек, миңа да башкалабыз Казанның төрле базарларында бәрәңге, сөт, май, эремчек, каймак, тура кебек ризыклар белән сәүдә итәргә туры килде. Халык белән шыгрым булып, гөжләп торган бу базарларда кемнәр белән генә очрашырга, гәпләшергә, нинди генә «ЧП»ларның шаһите булырга туры килмәде. Шулардан иң онытылмаслыгы, күңел түрендә якты хатирә булып сакланганы – халкыбызның яраткан композиторы Сара Садыйкова белән очрашу булды.

Ул көнне мин, гадәттәгечә, үзәк колхоз базарында сөт ризыклары белән сәүдә иттем. Кечкенә генә буйлы, ябык кына гәүдәле, бигрәкләр дә гади итеп киенгән өлкән яшьтәге ханым миннән ике кадак май үлчәп бирүемне үтенде. «Нигә шуның кадәрле май аласыз?» дигәнгә: «Сыер маенда пешкән ризыкларны бик яратам мин. Аннан соң өемә кунакка шагыйрьләр, артистлар еш килә. Менә шуларны яңа пешкән кайнар коймаклар белән сыйлыйм. Миңа, композитор кешегә, алар белән еш аралашырга туры килә. Исем-фамилиям Сара Садыйкова минем, бәлкем, радиодан җырларымны ишеткәнегез бардыр?» – дип җавап бирде. Сара апаның минем кебек гади авыл хатыны белән, олы башын кече итеп, тәфсилләп сөйләшеп торуына исем-акылым китте.

– Шулаймыни, сез буласызмыни инде ул Сара Садыйкова дигән композитор? – дидем мин, дулкынлануымны җиңеп. – Берсеннән-берсе матур җырлар иҗат итәсез, шундый онытылмас көйләр язуыгыз өчен зур рәхмәт инде үзегезгә.

Аннары ул минем кайсы яктан булуымны, гаилә хәлемне, кайда эшләвемне сорашты.

– Бик тә яратам авыл җирен, аның табигатен, бигрәк тә эш сөючән кешеләрен, – диде.

– Авылыбыз табигатьнең иң матур җиренә урнашкан, әйләнә-тирәсе урман, кырыеннан Мишә елгасы ага, башкалабыз Казаннан кырык чакрым ераклыкта гына. Юллары яхшы, мәдәният йортына кадәр асфальт түшәлгән, безгә кунакка килегез! Шәлегә язучылар, артистлар еш килә, – дидем. – Килсәгез, безгә төшәрсез, үзегезне яраткан коймагыгыз белән сыйларбыз.

– Мин үзем дә авыл баласы. Апас якларыннан. Авыл кешеләре белән очрашып сөйләшергә бик яратам. Халык белән очрашып сөйләшү үзе бер бәхет, үзе бер гомер ул. Аллаһы Тәгалә кушса, бәлки, ул данлыклы авылыгызга да килеп китәрмен әле. Ә чын йөрәктән, үз итеп, чакыруыгыз, җылы сүзләрегез өчен бик рәхмәтлемен, балакай, – диде Сара апа.

Ни кызганыч, Сара апа белән тагын очрашу насыйп булмады. Әмма аның шул вакыттагы гадилеге, кече күңеллеге, ихласлыгы әле бүген дә якты бер матур хатирә булып йөрәк түремдә саклана. Милләтебезнең асыл заты, йөзек кашы булган, татар музыка сәнгатенә бәяләп бетерә алмаслык бай хәзинә калдырган бөек композиторыбызга 1нче ноябрьдә 110 ел тулды. Бу язмамны әнә шул уңайдан язам. Кулыма каләм алуның тагын бер сәбәбе бар – Татарстан Министрлар Кабинетының 1997нче елның 13нче мартында имзаланган карары нигезендә Юнысовлар мәйданында аңа һәйкәл куелырга тиеш булган. Әмма бик тә кирәкле бу изге эш 20 елга якын вакыт үтсә дә һаман эшләнмәгән. Мин бу күңелсез хәбәрне Хәния Миңнуллинаның «Һәйкәлне кайчан куярлар икән?» дигән язмасыннан укып белдем («Б.Г» №44, 2.11.16) һәм бик күңелсезләндем, әрнедем. Шаккатмалы, исең-акылың китмәле, башка сыймаслык хәл бу. Мәшһүр композиторга әлегә кадәр һәйкәл булмавын ничек аңларга? Мәдәният министрлыгында эшләүчеләргә, бу эшкә җаваплы сәнгать җитәкчеләренә җан авазы белән менә болай дип кычкырасы килә: «Әй ваемсыз, калын тиреле түрәләр! Җаныгызда аз булса да вөҗданыгыз бармы соң сезнең? Халык зурлаган, халык хөрмәтен казанган, һәр җыры тамашачы күңелендә гомерлеккә уелып калган Сара апа Садыйковага һәйкәл куюны тагын кайчанга кадәр сузарга уйлыйсыз? Үзегезнең гафу итмәслек, кичереп булмаслык хата ясаганыгызны, аны әллә кайчан төзәтергә кирәклеген аңлар дәрәҗәдә түгелмени сез?»

Әгәр дә ул кайсы булса да башка илдә яшәп, әнә шундый тыңлап туеп булмый торган җырлар тудырган булса, аңа үзе исән чагында ук халык күпләп йөри торган иң матур мәйданда ерактан ук үзенә чакырып тора торган зур, затлы, мәһабәт һәйкәл куйган булырлар иде.

– Туганнар, дуслар, минем җырларымны яратучылар! Миңа һәйкәл куярга булышу, ярдәм итү өчен сезнең финанс хәлегез начар, акчагыз юктыр инде. Ә менә Русиянең иң алдынгы төбәкләренең берсе булган Татарстаныбызның моның өчен мөмкинлекләре чиксез бит инде, – дип, мәңгелек йортында рәнҗеп, үпкәләп ятмый микән Сара апабыз?

Язилә ВӘЛИЕВА,

Питрәч районы, Шәле авылы

Комментарии