Татарның алыштыргысыз Нуриханы бар

Татарның алыштыргысыз Нуриханы бар

«Татар халкының тарихы бай. Диңгездән бер тамчы алган кебек, менә шул бай тарихтан мин дүрт-биш елны аерып алдым. Дүрт-биш ел тарих өчен генә түгел, аерым кеше гомере өчен дә бик аз вакыт. Ләкин мин алган дүрт-биш елның әһәмияте татар тарихы өчен чиксез зур». 
Үзенең «Итил суы ака торур» тарихи романы турында әнә шулай ди күренекле халык язучысы – Нурихан Фәттах. Тарихын белми торып, үз милләтеңне ярату мөмкин түгел, дигән шигарьгә гомере буе таянып яши ул. Бүген дә шул сүзләренә тугры кала... Үзе инде яныбызда булмаса да. 
ЯЛАГАЙЛАНУНЫ БЕЛМӘС КЕШЕ
Нурихан Фәттах турында сүз кузгатуыбыз очраклы түгел. Исән булса, 25нче октябрь көнне ул үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтәр иде. Тик аның турында хәтер һаман яши. Шул уңайдан Габдулла Тукай музеенда Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Нурихан Фәттахны искә алу чарасы узды. Ни кызганыч, олпат язучының иҗатына мөкиббән булган халыкка кысан музей залында урын гына җитмәде...
Бәйрәмнең ахырында Нурихан Фәттахның якташы, шагыйрә Нәҗибә Сафина: «Нишләп Нурихан Фәттах булган шәхескә зуррак зал бирмәскә иде? Нигә ярты халык басып тора?» – дигән сүзләре һәркемнең күңелендәгесен ачып салгандыр. Татар тарихының мөһим вакыйгаларын томлыкларга җөпләп тезгән мәшһүр Нуриханның иҗаты бер милли җанлы татарны да битараф калдыра алмый шул. Ләкин бу моңсу вакыйга ике сәгатьлек искә алу кичәсенең эчтәлегенә тап төшерә алмады.
Нурихан Фәттах һәркемгә яхшы таныш. Яшьләр аны мәктәп программасыннан белсә, өлкәнрәк буынга аның үзен күрү, хәтта аның белән сөйләшү бәхете дә елмайган. Тик андый «бәхетлеләр» күп түгел. 
«Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире, язучы Вахит ИМАМОВ:
– Без Нурихан аганы еш күрү бәхетенә ирешмәдек. Характерны үзгәртеп булмый: Язучылар союзына җыелышларга килгәндә, Нурихан абый ничек тә юлын табып, мөнбәргә чыгып, хөкүмәткә бер төрттереп төшми калмый иде. Безгә, яшьләргә, шул җитә– съездны ташлап чыгып, тагын 1-2 җөмлә ишетү өчен артыннан ияреп йөрдек. Аның белән әңгәмә кору рәхәт иде. Сезнең арадан мин сирәк бәхеткә ия булган кешеләрнең берседер – Нурихан аганың туган авылында да, ул үз куллары белән төзегән йортта да булдым. «Мөдир Саҗидә» китабына гонорар алганнан соң, Нурихан ага кайтып китеп, әнисенә йорт салган. 
Бездә тарихи романнарга нигез салучы кеше – чыннан да Нурихан абый. Аңа кадәр тарихи әсәрләрне Афзал Таһиров белән Газиз Гобәйдуллин язып караган. Нурихан абый – 2000 ел элек Азия җирендә яшәгән татарлар тарихын күтәреп чыккан беренче кеше. Нурихан ага күтәргән темаларны тарихка кайтару өчен, белмим, безгә ничә йөз еллар кирәк булыр?
Йөрәгемне авырттырган әйбер – Нурихан Фәттах укыган Уртавыл мәктәбенә Гайнан Әмири дигән язучы исеме бирелде. Нурихан Фәттахның музее да юк. Яңа гына Яңавыл урамнарына Нурихан Фәттах, Саҗидә Сөләйманова исеме бирелде. Нурихан аганың үзәгенә үткән тагын бер әйбер – милләтне башкорт дип язулар. Нурихан аганы ни өчен анда бик яратып бетермиләр – ул шушы әйбергә каршы мәкалә язган кеше. 
Кайсыдыр даһиның: «Адәм баласының уңышы яулаган үрләре белән генә түгел, ә ул кичәргә мәҗбүр киртә-каршылыклар белән дә үлчәнә», – дигән гыйбрәтле сүзләре бар. Туры сүзлелеге, бернинди дә чигенү-ялагайлыкларны белмәве өчен язмыш Нурихан агага да шактый тал чыбыгы ашатты. Гәрчә тәүге тарихи романы «Итил суы...» Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булса да, партия карарларын колагына да элми торган Нурихан аганы коммунист түрәләр күз чалымына да китерми тилмерттеләр. Инде ике романнан хасил «Сызгыра торган уклар» да бер дистә ел буе бәяләнми ятты. Тукай бүләгенә дә Нурихан ага хаким фирка юкка чыкканнан соң, 1994нче елда гына лаек булды. 
Татарстанның халык шагыйре Газинур МОРАТ:
– Бөек әдибебез Нурихан Фәттахның тууына 95 ел тулган көн. Нурихан ага – бик яшьли үз туксанын туксан дип яши башлаган каләм әһеле. Аның әдәбиятка килүе үзе бер могҗиза шикелле. Бу мәсьәләдә ул – Гиннесс рекордлар китабына керә алырдай язучы. Мәктәпне тәмамлагач, туп-туры Казанга юл тота һәм Казан дәүләт университетының Татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Бүлекнең ачылганына ике генә ел була. Ни кызганыч, бүлек бүген юк. Ул озак еллар халкыбызның Әдәбият институты вазифасын да башкарып килде, аннан бик күп зур әдипләр үсеп чыкты. Татарча укыта торган уку йортлары әле бетеп җитмәгән, алардан да зур язучылар чыксын иде, дип теләп торабыз.
Нурихан Фәттах үз-үзенә шулкадәр ышанган булган – әдәби иҗатка бик яшьли иман китергән. Ул, бик күп каләм әһелләре кебек, шигырьдән башлаган. Әмма шигырь белән генә әллә ни ерак китә алмас дип уйладымы икән, үзенең чын мәгънәсендә прозаик икәнен аңлаган. Укуын тәмамлагач, берничә ел эшләп ала да, 25 яшеннән һөнәри язучылык юлын сайлый. Ул 1953нче елдан башлап бер көн дә казна эшендә эшләгән, казна кәнәфиенә утырып ыштан шомарткан кеше түгел. Аның 50 еллап гомере фәкать иҗат эшенә багышланган. Әдәби иҗат эше белән генә тамак туйдырып яшәү –бик катлаулы, бүген ул мөмкин хәл түгел. Үз гомерендә дәүләттән бернәрсә сорамаган: ул хәтта фатир да сораган кеше түгел, каләм тотып язасы кулы белән өй салып, гомере буе шунда иҗат иткән.
Минем Нурихан Фәттах белән якыннан аралашканым булмады, бу мөмкин дә түгел иде, чөнки ул «тусовкаларда» йөри торган язучы булмады. Язучылар берлеге җыелышларына сирәк килде, партия җыелышларына йөрмәде, чөнки партиядә түгел иде. Нурихан аганы нигездә язганнары буенча беләм. Әмма 1989нчы елда аннан интервью алу бәхетенә ирештем, «Идел» журналында басылып та чыкты ул. Мин аннан әсәрләренең язмышы турында сораштым. Ул – бу җәһәттән иң күп кыен ашаган язучыларның берсе. Аның бер генә әсәре дә җиңел генә басылмаган. «Бунтарьлык күренеп тормаган «Мөдир Саҗидә» әсәренә нигә бәйләнделәр соң?» – дип сорадым. «Мин анда парторг образын кертергә онытканмын», – диде. Аны шуның өчен дә «тукмаганнар». Аның шәхесе белән һәрвакыт обком үзе шөгыльләнгән. Бервакыт обкомга чакырганнар. Нурихан ага килеп көтеп утырган-утырган да, озак чакырмагач, кайткан да киткән. Яңадан алырга килгәч: «Кирәк булсам, үзе килсен», – дигән. Шундый башбирмәс кеше булган ул Нурихан агабыз! Ул хәзер дә хәтер сагында.
ҮЗ ФИЛЬМЫ БАР
Быел Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» повесте буенча тулы метражлы фильм төшерелде. Белгәнебезчә, фильм Бөек Ватан сугышы вакытында тыл хезмәтчәннәренең авыр һәм катлаулы язмышына багышлана. Фильмда Татарстанның танылган актерлары катнаша. Режиссеры – Александр Далматов. Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Равил Шәрәфиевкә бу фильмда уйнау бәхете елмайган әнә: «Бүгенге кичәдә «шәхес» дигән сүз еш кулланылды. Мин ул сүзне еш куллануга каршы. Бернәрсә эшләмәгән кеше сәхнәгә чыкса да: «Шәхес чыкты», – диләр, җырлый белмәгән җырчыга да «шәхес» диләр. Нурихан Фәттах менә – шәхес дисәң дә, шәхес! Беркемгә буйсынмады. Үз юлы белән барды ул.
Миңа Нурихан Фәттахның «Кол Гали»ендә уйнарга туры килде. Аның персонажлары шәп, материал бар – анда уйнаган кеше рәхәтләнеп уйнады.
Нурихан аганың күзләре турында әйтәсем килә: андый күзләрне мин 1-2 кешедә генә беләм. Күк йөзендә балкып янган бөтен йолдызлар аның күзендә җыелган иде. Ул үтәли карый иде. Тарихка да шулай караган. Күңел күзләре аркасында шундый зур шәхес булган.
Нурихан аганың тарихи романнары буенча Голливуд фильмнары төшереп булыр иде. Ярый, Александр Далматов, егетлек күрсәтеп, аның бер әсәре буенча фильм эшләде. Киләчәктә аның тарихи әсәрләре бөтен дөньяга чыга торган кино булырга тиеш», – диде ул.
Сүз уңаеннан, 2024нче елда фильм халык хозурына тәкъдим ителәчәк тә инде.
МАКТАНЫРЛЫК НӘСЕЛЕ БАР
Нурихан ага бүген дә яши. Ул үзенең тарихи романнары аша гына түгел, нәсел-нәсәбе аркылы да татар милләтенә тугры хезмәттә. Шулай булмаса, аның оныгы Зөләйханың ире – рәссам Руслан Ибраһимов язучының «Сызгыра торган уклар» романына багышланган күргәзмәсен тәкъдим итәр идеме икән? Ә Нурихан Фәттахның мирасын саклап яшәүче хатыны Руфинә ханым Фәттахованың хезмәте бөтенләй билгеләп бетергесез. Бүген ул барлык җыелган халыкка, Язучылар берлегенә, мәдәният министрлыгына, кинода төшкән барлык артистларга зур рәхмәтен җиткерде.
– Нурихан белән танышканда аның беренче хатыныннан аерылган икәнен белә идем. Икебез дә Яңавылдан булып, бер мәктәптә укысак та, бер-беребезне күргән булмаган. Яшь аермасы шактый бит – 9 ел. Уфа медицина институтының беренче курсында укып йөргән чагым. Кышкы каникулга кайткач, китапханәгә бардым. Анда классташым Әлфия мөдир булып эшли иде. Яшь язучы буларак, Нуриханны очрашуга чакырганнар. Нишләптер, ул чара да, Нурихан үзе дә әллә ни тәэсир итмәде миңа. Икенче көнне миңа Уфага китәргә кирәк иде. Без Нурихан белән Уфага бер үк рейста очтык. Утыргычлар да янәшә туры килде кебек. Ни генә булмасын, сәгать буе диярлек без аның белән сөйләшеп бардык. Аның кулында кечкенә чемодан бар иде. «Уфа буйлап күтәреп йөреп булмас, сезнең бүлмәгә куеп торырга ярыймы?» – диде ул. Каршы килмәдем. Иптәш кызым белән без аны озатып та калдык әле. Ул Казанга китте. Аннан хатлар языша башладык. Ул минем хатларның берсен дә ташламаган, саклаган...
Өченче курсны тәмамлагач, Нуриханга кияүгә чыктым. Һич көтмәгәндә тәкъдим ясады ул. Өченче курсны тәмамлагач, җәйге каникул вакытында Яңавылда берничә мәртәбә очраштык без, бер мәртәбә Ямады авылына Илдар Юзеевларга да барып кайттык. Алар Казаннан әтиләренә кайткан булганнар. Җәй азагында, укулар башланганчы дип, Нурихан мине Казанга кунакка чакырды. Дусларча гына инде. Ул миңа Казанның матур урыннарын күрсәтеп йөрде, Казан дәүләт медицина институтына алып барды. Әлбәттә, Уфа медицина институты белән чагыштырганда, КДМИ җиһазлар ягыннан күпкә алга киткән иде. Алай гына да түгел, Нурихан мине бирегә дүртенче курска ничек күчереп булу турында да кызыксынды. Менә шулай, бер уйламаган җирдән, берәүгә дә әйтмичә, без өйләнешеп куйдык һәм мин укуны Казанда дәвам иттем, – дип искә алды Руфинә ханым.
Халык язучысы Рабит Батулла Нурихан Фәттах турында истәлекләрен аерым бер китап итеп бастырган. Шуларның берсендә ул болай ди: «Солтан Шәмси белән Марсель Гали янына Нурихан Фәттах килгән дә: «И-и-и, шулай булсачы, һай, шулай булсачы», – дигән. «Нигә алай дисең, Нурихан абый?» – дип сорый егетләр. «Сезнең икегезне бергә кушсаң, Солтангалиев килеп чыга икән. Ә ниләр генә кылансаң да, татарда бүтән Солтангалиев булмаячак. Кызганыч, Солтаннар бар, Галиләр бар... Солтангалиевләр күренми». Бүген дә Нуриханнар бар. Фәттахлар да шактый. Әмма Нурихан Фәттах була алырдай берәү дә юк. Һәм булмас та.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии