Үзеңдә юкны кешедән эзләмә

Яшьлегемне күрә алмадым,

Сине сагынып туя алмадым,

Әй гүзәл Ватан!

(Кырым-татар халык җыры)

Кырым ханлыгы – татар дәүләтләре, Касыйм, Казан, Әстерхан, Себер ханлыкларыннан соң, әле кимендә ике гасырдан артык яшәп, XVIII гасыр азагында гына баскынчы урыс дәүләте тарафыннан җимерелгән татар иле. Байтак вакыт ул Русия империясе составында иде, соңрак Украинага кертелде. Хәзерге вакытта Украинада барган чуалышлар нәтиҗәсендә ул Украинадан аерылды.

Кырым татарлары исә – фаҗигале язмышка дучар ителгән халык. Үткән гасырның 40нчы, сугыш елларында ул бөтенләй юк ителү дәрәҗәсенә җиткерелгән иде. 1 млн Кырым татарларын 1944нче елда туган илләреннән сөрделәр, аларның яртысы диярлек һәлак булды. Билгеле, буш урын баскынчы урыс, Украина халкы белән тулды.

СССР империясе җимерелгәч, Кырым татарларына туган илләренә кайтырга рөхсәт бирделәр, алар күпләп кайта башлады. Ләкин оккупант халыкның хакимияте аларга бернинди ярдәм күрсәтмәде. Кайткан татарларга һәр карыш җир өчен көрәшергә туры килде. Алар оккупант урыс, украинлылар тарафыннан җәберләнде. Элек торган, ата-бабаларыннан калган йортларына кертмәделәр. Мең бәла, авырлык белән төзегәннәрен иштеләр, җимерделәр, җирләрен тартып алдылар. Үз Ватанында үзен килмешәк, хокуксыз итеп калдырдылар.

Геноцид, дискриминациянең иге-чиге юк: татар теле кысрыкланды, мәктәпләр ачмадылар, мәгариф системасы булдырылмады, матбугатка бернинди ирек бирелмәде. Кырым татарлары милли азатлык көрәшен туган илләренә кайту белән үк башладылар. Үз хокукларын яклап, еллар буе актив көрәштеләр һәм көрәшәләр.

Хәзер исә Кырым татарлары ике арада, Русия һәм украинлыларның үзара тарткалашуының корбаннары булды. Бүре белән аю үзара сугышканда, ул алар астында калып, һәлак булуы бик мөмкин хәл.

Кем генә җиңсә дә, бу аларга бернинди дә файда китермәс, чөнки кем җиңсә дә, алар барыбер коллыкка калачаклар, аларның проблемаларын чишмәсләр – үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртырлар.

Шулай да, яңа автономия хакимияте Кырым татарларына бер-ике сөяк ташламакчы булды. Янәсе, яңа хөкүмәттә берәр министр урыны, бәлки, югары советта ике-өч депутат та булыр, дигән вәгъдәләр бирделәр. Ләкин әйткәнемчә, бу сөяк ыргытулар татарларның төп проблемаларын берничек тә чишми, аларга берничек тә ярдәм итми, бернәрсәне дә үзгәртми. Кыскасы, татар үз илендә ничек «килмешәк» булды, шулай булып калачак та. Ягъни алар үз Ватаннарында хуҗа булмаячаклар.

Русия 60 проценты урыстан торган Кырымга милләттәшләрне яклау сылтавы белән гаскәр кертәчәген, анда гадәттәгечә конституцион тәртип урнаштырачагын әллә ни яшереп тә тормады. Тулы ирек, мөстәкыйльлек вәгъдә ителсә дә, алар бер буш сүз, буш куык кына булып калачак. Беләбез бит ул суверенитетларның нәрсә икәнен – үз җилкәбездә татыдык ул «хөрмәтне». Русиягә Кырым стратегик, геосәяси утрау буларак кына кирәк, ул аның өчен һәрвакыт Төркия, Англия, башка илләр белән сугыш алып барды, хәзер дә форсаттан файдаланып, аны Украинадан тартып алырга тырышты.

Кырым татарлары – Кырымның төп хуҗасы, әмма титуллы милләтнең кайгы-хәсрәтләре, өметләре Русия өчен кырык беренче хәсрәт кенә. Русия татарга ялтыравыклы, купшы вәгъдәләр бирсә дә, ул аны үтәмәячәк. Монда «бүлгәлә һәм хакимлек ит» дигән империячел максат кына бар.

Тагын бер фактка тукталасы килгән иде. Ул да булса Татарстан Дәүләт Советы депутатларының Кырымга барып кайтулары. Аннан Кырым татарларына әллә ни файда булмастыр, чөнки яңа автономия хакимияте депутатларны Кырым Югары Советы бинасына да кертмәде. Димәк, «Йөрмәгез монда аяк астында буталып», – дигән кебек булды бу. Татарстан депутатларының бу гамәле теге мультфильмда ата мәче Леопольдның: «Егетләр, әйдәгез, дус, тату яшик!» – дигән бер үтенеч, үгет-нәсыйхәтенә охшап калды. Татарстан депутатлары аннан исән-сау кайтуларына бик сөенә торганнардыр инде. Монда урыс халкының «не лезь в чужой монастырь со своим уставом» дигән мәкале дә бик урынлы кебек. Шулай ук «Тихий Дон» киносындагы бер эпизодны хәтерләтте бу. Белгәнебезчә, аклар белән кызыллар сугыша анда. Ак казак офицеры Григорий Мелехов, акларга булышучы интервент, инглиз офицеры белән сөйләшкәндә: «Не лезь в наши дела. Убрался бы ты отсюда по здоровому, а то тебе тут так накостылят, родная мать не узнает», – дигән «киңәш» бирә. Күрәсең, Татарстан депутатларына андый киңәшне бирмәгәннәр.

Кырым татарларына яңадан урысның черек итеге астында калу Украина составында калуга караганда куркынычрак. Чөнки яулап, басып алган урыс аны нәкъ менә 230 елдан артык җәберләде, җир йөзеннән юк итү дәрәҗәсенә җиткерде. Формаль рәвештә, күпчелекне тәшкил иткән урысның мәнфәгатьләрен яклаган «референдум» кебек нәрсә үткәрделәр анысы. Кырым Русиянең бер өлеше булып калды. Кырым татарларының Ватаннарын кире кайтару, мөстәкыйль дәүләт төзү инде чыннан да, бер хыял гына, бер өмет кенә булып калды.

Рәис ЯКУПОВ.

Чаллы шәһәре.

Үзеңдә юкны кешедән эзләмә, 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии