Кырым Русиягә кушылды

Менә, ниһаять, Кырым референдумы да үтеп китте. Мин аны күпчелек Русия телерадиолары кебек сагынып алмадым. Дөресрәге, бер балык башын чәйнәүләре туйдырды инде. Кайсы каналны ачма, шул ук тема. Кайберләрендә диктор, вакыты белән, шатлыгыннан экраннан сикереп төшәр кебек тоелды. «Кырымны кире кайтарабыз», – дип кычкырды күпләр. Сәгать саен: «Мы один народ», «Мы братья», – дип әйтеп тордылар. Хәер, беренчеләрдән безнең Татарстан Республикасыннан «десант» барды бугай. Ил башы, депутатлар, артистлар, дин әһелләре дин кардәшләребезне күреп кайтты. Монда инде сер түгел: Мәскәү агайларының катнашы, һичшиксез, булгандыр. Ник дигәндә, Кырым татарлары 12%-14% булса да, аларның тарихи ватаннары бит. Мин шулай уйлыйм. Шул факторны искә алып, ахыр көннәрне Мәскәүнең зур-зур түрәләре Кырым татарлары турында җылы сүзләр әйттеләр. «Справедливая Россия» партиясе җитәкчесе Миронов өстәп: «Без шундый инициатива белән чыгабыз. Кырым Республикасы безгә кушылгач, Кырым татарларына өйләр төзергә, җирләр бирергә һәм барысына да документларны бушка эшләргә», – диде. Була күрсен, тик сүздә генә калмасын.

Мине тагын бер мәсьәлә борчый. Украина «кайный», шулай ук Кырым да. Без инде Кырымда дин кардәшләребез яши дибез. ТНВ каналыннан бик зур итеп аларны яклап тормышларын тасвирлап репортаж күрсәтүләрен көттем. Ник дигәндә, кайсы каналны ачма, эте дә, бете дә: «Крым – это русские земли, Крым – это исконно русские территории», – ди. Ә Татарстан делегациясе, имеш, барып зур өлеш керткән, Русия Федерациясенә кушарга дип Казан радиосы мактанды. Янәсе, безнең сүзне тыңлыйлар әле. Тик Кырым татарларына ул кирәк идеме соң? Заманында Мәскәүнең әчесен-төчесен татыган халык үзе генә беләдер.

Әллә инде ТНВ каналын күбрәк сүгеп ташладым. Беркөнне «Атналык күзәтү»не карап утырам. Хәбәрләр рус телендә барды. Алланың рәхмәте, рус милләтеннән булган журналист Кырым татарларының язмышын 5-7 минут сөйләде, күрсәтте. Рәхмәт аңа. Безнең татар журналистлары шуны да булдыра алмады. Күрәсең, һаман да курку көчле. Шул тапшыруда тарихчы Дамир Исхаков, бөтен Татарстанга ишетелерлек итеп: «Крымские татары – единственные коренные татары», – диде.

Русиягә, рус халкына һаман җирләр җитмәде. Вакыты белән Сөембикә манарасына менеп, бөтен дөнья ишетерлек итеп: «Халык, туктагыз, сугышмыйк, тыныч яшик. Булганына шөкер кылыйк!» – дип кычкырасы килә. Тик…

Шәүкәт ГАЙНАНОВ.

Әлмәт шәһәре.

Кырым Русиягә кушылды, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии