Бурыч колларыннан армия

Бурыч колларыннан армия

АКШ үзен дөньяның кендеге дип уйлый. Имеш, аның гамәлләренә беркем дә җәза бирә алмый. Өстәвенә, анда социаль шизофрения билгеләре дә күренә: икеләнү, ике стандарт сәясәте, оятсызлык, законнарга буйсынмау, хулиганлык, провокация, ялган мәгълүмат тарату, саташу һ.б. Кыскасы, АКШ дөньякүләм шизофрения ролен үтә дә оста итеп башкара.

Болардан кала АКШ долларомания, кредитомания, уен маниясе кебек «авырулар» тарата. Хроник бурыч коллыгы дигән исем астында яхшы таныш булган «чир» дә башлангычны нәкъ менә Кушма Штатлардан ала. Әйтик, бурыч коллыгы технологиясе – шәхси армия булдыруның нигезе (Коломойский армиясен генә алыйк). Банкларга зур күләмдә бурычы булган аталарга хәрбиләр рәтендә хезмәт итү тәкъдим ителә, шул рәвешле эшләгәндә, әҗәтләре кичерелә. Хәзерге заман сугышлары шул бурыч колларына аркалана да инде. Бүген Русиядә әҗәткә баткан кешеләрне исәпләп чыгарсаң, АКШ механизмының безнең илгә дә үтеп керү ихтималлыгы булуын фаразларга мөмкин. Ипотека һәм шуның ише башка кредитлар белән «күмелгән» ир-егетләрдән төзелгән гигант армиябез барлыкка килмәгәе.

Доцент, психология фәннәре кандидаты, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил ГАРИФУЛЛИН.

Комментарии