Алга барабызмы, әллә түбәнгә тәгәрибезме?

Алга барабызмы, әллә түбәнгә тәгәрибезме?

Соңгы вакытларда илдә икътисади үсешнең кимүе, бәлки, гомумән туктап калуы турындагы сүзләрне еш ишетергә туры килә. Илнең үсешен безгә Тулаем Эчке Продукт (ТЭП, русча – ВВП, валовой внутренний продукт, шуңа аналогик: РЭП – региональ эчке продукт, русча – РВП, региональный внутренний продукт) күрсәткечләре белән дәлиллиләр. Ә анысы исә 1990-1998нче елларда бездә төшеп барган, ә 1999нчы елда стабильләшкән һәм 2000нче елдан башлап үсә башлаган икән. Үсеш кайбер елларны 8%ка кадәр җиткән, 2014нче елны, безгә аңлатуларынча, халыкара финанс-икътисади торгынлык тәэсирендә, ул бездә дә кими икән, быел аның күрсәткечләре нибары 1,4% кына булачак дип көтелә.

БАШ-АЯГЫБЫЗ БЕЛӘН ДОЛЛАРГА БӘЙЛӘНГӘНБЕЗ

Макроэкономика дигән фәннең бар нечкәлекләренә кереп китмичә, гади сүзләр, гади мисаллар белән генә, бу «үсеш», күрсәткечләр артында чынбарлыкта ниләр торуын карыйк.

Хәзерге вакытта ТЭП дип илнең билгеле бер вакыт аралыгында җитештергән товар һәм хезмәт күрсәтүләрнең шул вакыттагы базар хаклары бәяләмәсенә әйтәләр һәм дә гомуми эквивалентларда – долларларда саныйлар.

Иң беренче шуны әйтик, халыкара рейтингларда ТВП долларларда бәяләнә, әгәр дә илнең валюта курсы чынбарлыктагыдан түбән бәяләнгән икән, бу илнең ТЭПы да чын күрсәткечтән түбән күрсәткечләрдә бәяләнгән була. Мәсәлән, бездә, 1998нче елга кадәр, инфляцияне авызлыклыйбыз дигән сылтау белән, доллар хакын билгеле бер кысаларда тоттылар, доллар ул вакытларда чын хакыннан дүрт-алты тапкыр кыйммәтрәк, ә сум 4-6 тапкыр очсызрак йөрде. Ул вакытлардагы илнең ТЭПы да шулай ук бәяләнгән була инде. Ә 1998нең ахырында илдә дефолт булды, сум кискен арзанайды һәм безнең финанчылар долларны иреккә җибәрергә мәҗбүр булдылар. Шуның нәтиҗәсендә, 1999нчы еллардан башлап, сум долларга карата ныгый, доллар сумга карата йомшара башлады (мисал өчен, илдә инфляция 50% булса, доллар хакы 25%ка гына артты). Доллар сумга карата йомшара башлау белән, Русиянең ТЭПы да кискен аска тәгәрәвеннән туктады, стабильләште һәм әкренләп үсә башлады. Бу товар җитештерү һәм хезмәт күрсәтүләрнең физик күрсәткечләренә бәйсез рәвештә бара.

ЯЛГАН ҮСЕШ

Икенче факт. Шул вакытта, базар хаклары, дигән сүзләргә игътибар итик. Әгәр дә валюта курсы дөрес урнаштырылган, хаклар стабиль икән, ТЭП дигән төшенчә белән эш итәргә дә була. Ә ил җитештергән товар һәм хезмәтләргә хаклар стабиль булмаса, алар уннарча тапкыр үзгәреп торса, ТЭП күрсәткече, гомумән, үзенең бар мәгънәсен югалта. Икътисад төшкән вакытта ул үсеш күрсәтергә, ә икътисад үскән вакытта түбәнгә тәгәрәргә мөмкин.

Мондый шартларда ТЭП күрсәткечләренең объективлыктан никадәр ерак булуын аңлату өчен шундый бер мисал карыйк. Мәсәлән, без нефть тармагындагы эчке продуктны билгелибез ди. Илдә нефть табу ике тапкыр кимегән, ә аның хакы долларларда ике тапкыр арткан икән, ил буенча ТЭПны исәпләгән вакытта, бу тармакта бернинди кимү дә, артка китү дә юк, тармакның торышы стабиль, тик үсеш юк булып кына күренә. Ә нефть табу ике тапкыр кимеп, аңа хаклар дүрт тапкыр арткан икән, бу очракта инде, продукция ике тапкыр кимүгә дә карамастан, безнең эчке продукт бу тармакта ике тапкыр арткан булып чыга.

Тагын бер мисал. Дәүләт карамагындагы ниндидер бер хезмәт күрсәтү остаханәсе дәүләт хаклары – 100әр сум белән 2000 кешегә хезмәт күрсәткән ди. Аннан соң, реформа игълан ителеп, ул ябылган да, икенче бер хосусый остаханә ачылган ди. Ә ул исә 500әр сумнан 1000 кешегә шундый ук сыйфат белән шундый ук хезмәт күрсәткән булсын. Мондый очракта, хезмәт күрсәтү физик күрсәткечләрдә ике тапкыр кимүгә дә карамастан, бу остаханәнең эчке продукты ике ярым тапкыр арткан булып күренә.

АСКА ТӘГӘРӘҮНЕ ЯШЕРҮЧЕ ҮСЕШ

Илдә берни дә җитештермичә, булган байлыгыңны сатып (яки аның табигый байлыкларын сатып), шул акчаны ашап-эчеп, исраф итеп бетерсәң дә ул бездә ниндидер эчке продукт булуын күрсәтә. Никадәр күбрәк исраф итәсең – ТЭП та шулкадәр үк күбрәк. Булган нефтьне сатып, безнең рестораннарда типтерүләребез дә, төнге клубларда күңел ачуларыбыз да, кул-аяк тырнакларыбызны матур-матур буяулар белән буяуларыбыз да, гүзәл затларыбызның чәчләренә чүмәлә кебек прическалар өеп куюларыбыз да безнең ТЭПны арттыра, һәм никадәр күбрәк исраф итәбез, ТЭПыбыз да шулкадәр үк күбрәк арта. Ә чынлыкта исә рестораннарда, төнге клубларда типтерүләребездән безнең байлык бер генә тиенгә дә артмый, ә кими генә.

НЕФТЬ ХИСАБЫНА КОРЫЛГАН ТОРМЫШ

Бүгенге көндә безнең икътисадның төп өлеше, безнең ТЭПны билгеләүче төп тармак – нефть һәм газ табу, аларны эшкәртү тармагы. Безнең ТЭПны билгеләгән шул төп факторны, углеводород чималына (нефть белән табигый газга) дөнья базарында хаклар динамикасын карап китик. Нефтькә хаклар төрле вакытларда төрлечә, бик нык арткан вакытлары да, кисәк кенә төшеп киткән чаклары да булды. Кисәк кенә арзанаеп киткән вакытларында алар бездә төрле катаклизмнар да китереп чыгарды. Дөнья базарында нефтькә хак иң соңгы тапкыр 1998нче елда төште, ул вакытта (1998нче ел ахырына) бу чималның бер барреле дөнья базарында 8 доллар йөрде. Һәм бу арзанлык бездә тирән кризис, бюджет дефициты, дефолт китереп чыгарды. Тик безнең бәхеттән, 1999нчы елдан башлап нефтькә хаклар стабильләште һәм яңадан арта башлады, һәм кайбер тирбәнешләр белән бүгенге көнгә кадәр берөзлексез арта гына барды. Хәзерге вакытта ул барреленә 110 доллар тәшкил итә. Димәк, соңгы 15 елда нефтькә хаклар уртача 14 тапкыр арткан (110:8). Ә бу исә шуны аңлата: ТЭПны исәпләгән вакытта безнең бер үк күләмдә табылган нефтебез, аның шул вакыттагы базар хаклары белән бәяләнүе нәтиҗәсендә, 14 тапкыр зуррак булып күренә. Әлбәттә, нефть табу (шул исәптән газ табу да) физик күрсәткечләрдә дә арткан, тик ул чагыштырмача аз процент тәшкил итә. Табигый газга хак та, соңгы елларда аның хакын нефть бәясенә бәйләү аркасында, кискен арткан, анысының артуы 6,1 (380:62,1 доллар мең кубка) тапкыр тәшкил итә.

30НЧЫ ЕЛЛАР ДӘРӘҖӘСЕНӘ МӘТӘЛҮ

Русия икътисадына бәя бирү, аның ТЭПының арту күрсәткечләре артында ниләр ятуын ачыклау өчен, икътисадның бар тармакларының да физик күрсәткечләре һәм алардагы хаклар динамикасына анализ ясарга кирәк. Кыска гына мәкаләдә моны эшләп бетерү мөмкин түгел, тик безнең ТЭПның артуы 100% өлештә нефть һәм табигый газга хак арту нәтиҗәсе булуы – күзе булган теләсә нинди кешегә көн кебек ачык. Чөнки илнең ТЭПын билгеләүче төп тармак – нефть табу һәм аны эшкәртү тармагында хаклар соңгы 15 ел эчендә генә дә 1400%ка арткан икән, безнең ТЭП арту ел саен ким дигәндә 10% тәшкил итәргә тиеш, ә бездә андый күренеш күзәтелми, без 3-4 % үсеш белән генә канәгатьләнәбез. Совет предприятиеләренең, тармакларының, регионнарының икътисадын бәяләгән вакытта икътисадның физик күрсәткечләре тиңләштерелгән хаклар (сопоставимые цены) аша күрсәтү бар иде һәм бу күрсәткеч шактый объектив бәяләмәгә китерә иде. Әгәр дә без ил экономикасын шул методика буенча, ягъни физик берәмлекләрдә (конкрет ничә трактор, автомашина, станок, комбайн, центнер иген, ит, сөт, шартлы хезмәт күрсәтү берәмлеге һ.б.) һәм тиңдәштерелгән (сопоставимые) хакларда исәпләсәк, шактый күңелсез саннарга шаһит була алыр идек. Соңгы еллар вакыйгаларын аеруча нык тәнкыйть итүчеләрнең кайберләре, икътисадның тәгаен физик берәмлекләрен китереп, безнең икътисадый хәлебез соңгы 24 елда үткән гасырның 30нчы еллар дәрәҗәсенә кадәр төште, хәтта без сәнәгатьне гомумән юкка чыгардык дип тә язалар (мәсәлән, С. Кара-Мурза. «Советская цивилизация», Ж. Алфёров. «Власть без мозгов»). Сәнәгать тармагын бездә 100% юкка чыкты дип әйтү бик үк дөрес сүз түгел, чимал эшкәртү, нефтхимия, капитал төзелеш, төзелеш материаллары җитештерү кебек тармакларда үсеш бар, сумнар белән бәяләгән вакытта да, валюта бәяләмәсендә дә, физик исәпләнештә дә; хезмәт күрсәтүләр, сәүдә әйләнешендә дә үсеш шактый. Тик капитал төзелеш тармагын бездә, нигездә, сәнәгать куәтләре түгел, ә спорт, торак фонды, юллар кебек объектлар тәшкил итә, әмма, анысында да тискәре баланс. Ташландык, юкка чыгарылган сәнәгать җитештерү объектларын әйтеп тә торасы юк. Ә җиңел сәнәгать, машиналар төзү, электроника кебек тармакларда, чынлап та, бернинди үсеш тә юк, бик күп, чамасыз күп артка китеш кенә бар. Машиналар төзү тармагындагы күп предприятиеләр дәүләт субсидияләре, дәүләт заказлары, аеруча хәрби заказлар аркасында гына үз эшчәнлекләрен алып бара. Әгәр дә яңгыр булып яуган нефтегаз долларлары ташкыны саекса, аларга ул субсидияләр дә, дәүләт заказлары да булмаячак, ул предприятиеләр эшли алмаячак, төзелеш тармагы да булмаячак, ил ТЭПының яртысын тәшкил иткән төрле хезмәт күрсәтүләрнең күбесе дә үләчәк. Чөнки аларның күп өлеше – төнге күңел ачу клублары кебек, илгә аккан чамасыз валюта ташкынын җилгә очыру бизнеслары һәм башка илләрдә җитештерелгән товарларны халыкка сату челтәрләре генә.

ЮККА МАКТАНАБЫЗ

Димәк, безнең ТЭП үсте дип мактануыбыз – үз-үзебезне алдау гына, безнең ТЭПның үсеше артында углеводород чималларга хакларның фантастик дәрәҗәдәге артуы, күп тармакларның, күп предприятиеләрнең дәүләт субсидияләре һәм заказлары аркасында гына үз эшчәнлекләрен алып барулары һәм ул нефтегаз акчаларын безнең ашап-эчеп, исраф итеп ятуыбыз гына ята. Чынлыкта безнең икътисадта бернинди алга китеш тә юк, ә бары тик түбәнгә таба тәгәрәү генә бар. Инде 90нчы еллардан башлап шулай мәтәләбез. Һәм ул түбән тәгәрәү, йомшак итеп әйткән вакытта да, елына 6-8 %тан бер дә ким түгел. Ил икътисадына азмы-күпме объектив бәя бирүче белгечләр, безнең бүгенге икътисад 90нчы ел дәрәҗәсенең биштән бере кадәр дә, 2000нче ел икътисадының яртысы кадәр дә юк, дип әйтәләр.

Азат НУГАЕВ.

Алга барабызмы, әллә түбәнгә тәгәрибезме?, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии