Чыбыркы да кирәк

Чыбыркы да кирәк

Каршы төшүчеләр буласын белеп торсам да, балалар үстергәндә ара-тирә чыбык та кулланырга кирәк дияргә җөрьәт итәм. Моны мин бала чагымда матчага кыстырып куелган шул «дәһшәтле коралның» үземә тигән шифасын исемә төшереп әйтәм. Хакимнәр тарафыннан халыклар белән идарә иткәндә дә файдаланыла, меңәрләгән еллар буена сыналып үзен аклаган «прәннек һәм чыбыркы» ысулы. Оҗмах белән тәмугны күздә тотып әйтсәк, димәк, ислам динебездә дә бар ул.

Әгәр яхшылыкка юнәлтелгән бу ике капма-каршы алым тиешле нисбәттә кулланылмаса, көтелгән уңай нәтиҗәгә ирешеп булмыйдыр, тарихи тәҗрибә шуны раслый. Аяк терәп бәхәскә кермичә, инде әйтергә теләгән фикерләремне укучыма җиткерим.

Соңгы елларда, татар милләтенең кызу темплар белән җуела баруын күреп һәм моннан йөз елдан артыграк элек Гаяз Исхакыйның инкыйраз белән кисәтүен дә искә төшерептер, халкыбызның гына түгел, шөкер, җитәкчеләребезнең дә үз-үзен саклау инстинкты уяна башлады. Нәтиҗәдә, ТНВ телеканалларында «Татарлар», «Халкым минем» кебек тапшырулар бик активлашты. Татар Конгрессы күмәк чаралар үткәрүдә, Сабантуйлар оештыруда моңарчы күрелмәгән биеклекләрне яулый. Гомумән, шуларны экраннар аша күреп, халкыбызның булганлыгына, зур уңышларга ирешүенә куанышып телевизор каршында ләззәтләнеп, әнә бит, бетмибез икән әле дип, горурланып утырабыз, үземнең, хәтта күз яшьләрем чыга. Кайберләребезне аз тиражлы ирекле гәҗитләрнең журналистлары ара-тирә кыюланып «җиргә төшерсә» дә, килешмибез, очраклы хәл бу дибез.

Әмма чынбарлыкка кайтып, тирәнгәрәк үтеп кереп уйлана калганда, әлеге без булдырабыз дип дәртләндерүләр болай да йокыга талган милләтебезне мәрткә үк җибәрү өчен эшләнмидер бит, дигән коточкыч көфер уйлар килә башка. Мактану белән үзара мактанышуның да чиге булырга тиеш кебек тоела башлый.

Бәлки, халкыбызны сискәндерә торган тапшырулар оештырырга вакыт инде күптән җиткәндер? Гел ашап торсаң прәннек тә туйдыра бит. Иркәләүдән сантыйга әйләнеп бара торган балага чыбык кирәк булган кебек, бәлки халкыбызны да чыбыркылап алырга вакыттыр, йокысыннан уятырга... Саныбыз кимеп, милли сыйфатыбыз җуелып, телебез югалып барган, катнаш никахлар тантана иткән заманда.

Мәсәлән, Татар конгрессында эшләүчеләргә кем комачаулый Столыпин реформалары вакытында, үз туган җирендә яшәү авырлашкач, бәхет эзләп Себергә киткән татарларыбызның хәлләрен белеп кайтырга? Шуны безгә күрсәтергә? Мисалга, безнең Саба районыннан китүчеләр төзегән Красноярск краеның Пировский районындагы Тимершык, Сатыш, Икшермә авыллары бүген ни хәлдә? Тора-бара кимеп, алты шәхси хуҗалыкка калган Шаһрисламда ниләр бар? Мин боларны тиккә генә язмыйм, чөнки анда туганнарым яши. Чиләбе өлкәсендәге Маяк шартлавы нәтиҗәсендә атом нурланышы алган Караболак, Мөслим авылы татарлары әле исәнме? Татар чынбарлыгын яктыртуны бер Фәүзия ханым Бәйрәмовага гына ташлау (шуңа карамастан инде дистә мәртәбә Тукай премиясенә лаек булып та, аны аңа бирмәү) гаделме? Кызганычка каршы, аның китапларын һәр татар да укымый бит, бәлки аларны рекламалау тиештер? Кайбер өзекләре ТНВдан яки радиодан укылса да әйбәт булыр иде.

Минемчә, фән әһелләребезгә, татар халкының бүгенге менталитетын тирәнтен өйрәнеп, анкета сораштырулары үткәреп, нәтиҗәсен бәян итәргә кирәк. Чирен яшергән үлгән ди халык. Чыннан да, биш йөз елга якын элек сугышта җиңелеп, үз дәүләтен югалту нәтиҗәсендә кырылу, кимсетелү, куылу, чукындырылу, мөлкәтен югалту шартларында егермеләп буыны алышынып та исән кала алган милләтебезнең аң төпкелендә ниләр ята икән бүген? Генетик яктан кире сайланыш (отрицательный отбор) барлыкка килеп, тискәре сыйфатлар артмадымы икән кавемебездә? Чөнки талантлы, рухы дәртле шәхесләребезнең берничә гасыр дәвамында юк ителгәне һәркемгә мәгълүм. Зур милләт куенына сеңеп исән калганнары татарлыгын җуя бара. Шул сәбәпләр аркасында һәм гигант төзелешләрдә, эре шәһәрләрдә сыекландырылганнан соң безнең рухыбызны кимлек касәфәте (комплекс неполноценности) богауламадымы? Бәлки таркаулыгыбыз, битарафлыгыбыз, куркаклыгыбыз белән куштанлыгыбыз шуннан киләдер? Ярты миллионнан артык татар, шуның эченнән меңәрләгән татар зыялылары яшәгән шәһәребез Казанда, Мәскәү генә түгел, Русия халкы хөрмәт итәрлек итеп Хәтер көнен үткәрә алмавыбыз моңа дәлил. Дәлил генә түгел, бу милли яктан гариплеккә «диагноз».

Республикалы итеп милләтебезнең гомерен озайткан, үсеп китеп күкрәк киереп яшәү шансы биргән өчен большевиклар партиясенә рәхмәт әйтергә тиештер без. СССР таркалудан тиешенчә файдалана алмыйча, чираттагы җиңелү өчен иң беренче чиратта үзебезне гаепләргә кирәктер. Икътисади яктан Русиянең йөзек кашына әверелгән Татарстанның төп халкы, Русия буенча сибелгән татарның хәле мөшкелләнә бара. Элеккеге сан алуда ике йөз меңгә кимегән идек, монысында ничек булыр? Аңлатып булмый торган хәл – парадокс бит бу.

Туксанынчы елларда Русиянең федераль демократик дәүләт буласына ышанып та, ул өметнең юкка чыга баруы шартларында бүген безгә нишләргә? Төрле киртәләр куеп, җир милекчесе ясамыйча, җил искән уңайга тәгәри торган дүңгәләккә әверелдердек бит татарны. Башта ваучер, аннары пай кәгазьләре өләшеп алдадылар. Шулай итеп туган җир абстракт, шигырьләрдә генә кулланыла торган төшенчәгә әйләнеп калды. Күпчелек халкыбызны республикага беректереп, үз җире булган хуҗа итү мөмкинлеге кулдан ычкындырылды, эре җир-биләүчеләр мәнфәгатьләренә өстенлек бирелде. Имеш, вак фермер хуҗалыкларында хезмәт җитештерүчәнлеге түбән. Гаять зур проблема булганлыктан, бу теманы дәвам итмим. Бу хакта язуны киләчәккә калдырып торам.

Кыскасы, уйлы, маңкортлашмаган татар өчен сораулар биниһая. Ә алга бару өчен җавапны эзләргә кирәк. Бигрәк тә милли аңын җуярга теләмәгән зыялыларыбызга. Кем нәрсә булдырганын бик яхшы аңлаган, «Без булдырабыз» шигаре йогынтысында оеп утырмаучыларга. Бүгенге шартларда милләтебезнең рухын, милли аңын бөек тарихыбызга, динебезгә таянып үстерергә тиешле кешеләргә. Әлбәттә, ТНВ каналы белән беррәттән, милләтнең шәһәрләрдә генә түгел, авылларда яшәүче актив шәхесләрен дә җәлеп итеп. Сүз гражданлык җәмгыятьләрен тәртә арасына кертеп, чын эшкә җигү кирәклеге турында бара. Шунысы да мәгълүм булсын – «Аһ туган каумем газиз» конкурсында кызыксындыру премиясенә лаек булган «Җәмнихан балкышы» дип аталган повестемда шул теманы яктыртырга тырыштым. Бу минем әлеге зур эшкә үземнән керткән нәни генә өлешем. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә ныклы җәмәгатьчелек күзәтчелеге кирәк дип саныйм. Балаларыбызны, оныкларыбызны милли аңы булмаган укытучы-тәрбиячеләрдән күз карасыдай сакларга кирәк безгә. Әлбәттә, аларга җитәкчелек итүче чиновникларга карата милли юнәлешне күздә тоткан таләпчәнлекне арттырганда гына моңа ирешеп булачак.

Габит ФӘРХЕТДИНОВ,

Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии