- 03.06.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №22 (31 май)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Чынлыкта ул кризис бармы соң? Никтер, шикләндерә. Имеш, дөнья базарында нефтьнең бәясе төшкән дә, нефть сатудан безгә акча әз керә. Ә нефть сатмаучы илләрдә, киресенчә үзе сатып ала торган илләрдә, өстәвенә, газны да бездән сатып алучы илләрдә ни өчен кризис юк? Димәк, кризисның төп сәбәбе нефть арзанаюда түгел. Ул турыда югары җитәкчеләр яхшы беләләрдер. Ә менә гади халык күзлегеннән караганда, кризисның өч төп сәбәбе бар.
Беренчесе – илдә җитештерү юк. Балалар уенчыгы һәм дарулардан башлап, барысын да диярлек чит илләрдән сатып алабыз. Ә чимал сатып кына баеп булмый.
Безнең авылда Садрый исемле бик укымышлы мулла булган. Аның ашлыгын сукканда бер авылдашыбыз: «Мулла абзый, сиңа иген чәчеп мәшәкатьләнәсе дә түгел, керемең болай да күп бит», – дигән. Ә мулла: «Сәдака акчасы ул көнлек ашауга да бетә. Әле бит тормышны да алып барырга кирәк», – дип җавап кайтарган. Бу безнең илгә әйтелгән кебек: нефть, газ һәм урман саткан акча көнлек чыгымнарга да бетә.
Әле кайчан гына барлык кирәкне үзебез җитештергән ил халкы кинәт кенә булдыксызга әйләндемени? Юк! Әнә, хәрби коралларның иң көчлеләре безнең илдә җитештерелә бит. Моңа югары җитәкчеләр җиңел карый. Чөнки хөкүмәтнең булган кадәр акчасы аларга җитә, ә халыкның ярлылануында аларның бер эше дә юк.
Менә 1963нче елда алган «Иж – Юк – 2» мотоциклы белән бер ремонтсыз 33 ел йөрдем.
Әле нинди юллардан! 4-5 центнер яшел печән төяп, сикәлтәле урман һәм басу юлларыннан. Әгәр шул завод базасында квадроцикллар чыгарсалар, аның, мөгаен, дөньяда тиңе булмас иде.
Икенчесе – зур сумма акча түкмичә генә үткәрердәй чараларга миллионнарча сум акча тотабыз. Ул төрле ярышларга, конкурсларга 50, 100 мең сум акча, хәтта машина бирелә. СССР бай булса да, 29 тиенлек мактау кәгазе белән генә бүләкләде һәм без шуңа да канәгать була торган идек. Без, өлкән буын кешеләре, хәзер дә төрле конкурсларда катнашабыз, җиңгән өчен бирелгән диплом, грамоталарга канәгать булабыз.
Аннан, спортка артык күп акча тотыла, бигрәк тә чит ил спортчыларын яллауга. Быел Армия көне уңаеннан тулы бер ил халкы диярлек чаңгыга басты. Менә бу – спорт! Яки Метшин җитәкчелегендә ярты Казан йөгерешкә чыкты. Ә инде кирәксезгә үткәрелгән реформалар миллиардларча сумга төшә. Мәсәлән, «милиция» сүзен «полиция» дип алыштыру нәрсә бирде? Бирмәде, әмма никадәр акчаны суырды. Авыл советларын «җирле үзидарә» дип үзгәртү нигә кирәк булды? Халык бит аны барыбер авыл советы дип йөртә.
Өченче сәбәп – коррупциянең елдан-ел көчәя баруы. Моны бетереп буламы соң? Җитәкчеләр теләсә – була, теләмәсә – юк. Барлык җитәкчеләр дә коррупция белән шөгыльләнә димим, ләкин шөгыльләнү мөмкинлеге алар кулында гына, чөнки властька да, хөкүмәтнең акчасына да алар хуҗа. Мәсәлән, трамвай кондукторына, билетсыз гына бару өчен, беркем дә 1000 сум ришвәт бирми, 25 сумга билетын ала да, тынычлап бара. Трамвай кондукторы билет саткан акчасын үзләштерә дә алмый. Ә менә шәһәр һәм район башлыклары арасында да, губернаторлар арасында да андый хәлләр булып тора. Бүгенге көндә бай булмаган бер генә җитәкче дә юк. Ә менә миллионерлар һәм миллиардерлар арасында язучылар, шагыйрьләр, композиторлар, журналистлар, укытучылар барын белмим. Байлар барысы да җитәкче яки аларның якыннары.
Мин бер нәрсәгә гаҗәпләнәм: ул миллиард сум акча нигә кирәк? Ул аны кая тота? Берничә дистә миллион сумы да аның бөтен нәселенә бай яшәү өчен җитә. Өстәвенә, алар бит әле эшләп тә торалар. Ул миллиардлар аларга кирәк түгел, ул акчалар хөкүмәткә кирәк. Чөнки ярлы хөкүмәт үз гражданнарын социаль яктан яклый алмый. Шуңа күрә, минем бер нәрсәне искәртәсем килә: миллиардерга да, югары җитәкчегә дә, 30-40 мең гектар җире булган инвесторга да, 5 гектар пай җире булган авыл агаена да, бакчасы булган һәм булмаган шәһәр кешесенә дә мәңгелек йортка киткәндә нибары ике квадрат метр җир бирелә һәм шул җитә дә! Беркем дә мәңгегә килмәгән.
Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН,
Тукай районы, Иске Абдул авылы

Комментарии