Тагын нәрсә?

Без үзебезнең хайван абзарыбыз белән кетәклектә дөнья көтеп йөргәндә Чаллы шәһәрендә татар милләтенең милли җанлы апасына суд ясап, 80 мең штраф сугып яталар икән әле. Янәсе, милләтара ызгыш тудырып, аерым дәүләтчелек булдыруны тели икән. Судта кемнәрнең гаебен тикшерергә кирәктер бит әле! Русия һәм Татарстан Конституцияләрендә милләтләрнең мәнфәгатьләрен якларга һәм үстерергә диюгә карамастан, халыкларны ике төркемгә бүлеп, урыс теллеләргә, ягъни урысларга бөтен өстенлекләрне калдырып, милли телле халыкларның үзләренчә яшәү мөмкинчелекләрен чикләп һәм үстермичә, яшь буынны үз ана телләрендә белем алудан мәхрүм калдыруга юнәлтелгән сәясәт алып баручыларныкынмы?

Фәүзия ханым дөрес әйткән түгелме соң? Үз ана теленнән мәхрүм булгач, ул халыклар әлегә чукрак түгел, аралашу чарасын сайлап, урыс теленә күчә ала. Бу бит инде шул урыслашу була. Үз ата-бабасының тарихын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен оныту. Әлегә «шайтан тартмасы»нда ал да гөл, җыр да бию. Киләчәктә кемнәр җырлар? Аны язучысы, укучысы да булмаганда? Киләчәк бары тик милли мәгариф системасында белем алган яшь буыннан торачак.

Ни кылана бу даирәләр? Халык депутатлары нәрсә уйлый икән алдындагы өстәлгә карап утырганда? Киләчәктә утыра торган урындыкларында ничек утырырлар никадәр милли җанлы кешеләрне рәнҗетеп?

Беребез дә мәңгелеккә килмәгән. Конституция нигезендә кешечә яшәп каласы иде һәрберебезгә дә.

Илгизәр АКЪЕГЕТ,

Яшел Үзән районы, Усаклык бистәсе

Комментарии