СССР Америка планы буенча таркатылды

СССР Америка планы буенча таркатылды

Һава суларга чыккач бер кеше сөйләгән иде. 1966нчы елны Мәскәүдә кунакханәдә отставкадагы полковник белән яшәгән булган ул. Ирләр үзләре генә калганда күбрәк сәясәт турында сөйләшәләр бит инде. Бу абзыйга теге полковник шул чакта: «СССР озак тормас, таралачак. Байлар бездән киткәндә балаларына, тырышып укыгыз, белемле булыгыз, властьны үз кулыгызга төшерегез, элеккеге тормышны кире кайтарыгыз, дип әйтеп киткәннәр. Аларның оныклары менде хәзер властька, Америкада зур институтлар эшли, СССРны тарату планнарын әзерли, анда читтән торып укучылар Кремльдә дә бар», – дигән. Мин моңа бер дә ышанмадым. Шундый куәтле зур ил ничек таралсын инде?! Ә СССР дигән ил юкка чыккач, теге хәрбинең сүзләре искә төште. Ул 25 ел алдан дөрес итеп чын хакыйкатьне күргән бит. Сугыш беткәч, Америка ул сугышта тоткан чыгымнарын бездән түләтеп, илебезне тагын да бөлдермәкче булган. Сталин, без кан белән түләдек инде, дигән. Ике ил арасындагы дуслык шулай беткән. Сталин үлгәч, 1953нче елның маенда Америка сугыш башламакчы булган. Җиңеп булмас, дип курыкканнар. Аннан коммунизмны сугышсыз гына җиңәчәкбез, дип карар кылганнар. Начарны яхшы итеп күрсәтербез, шул рәвешле эчтән җимерербез, дип хәйлә корганнар.

Әңгәмәдәшемнең сүзләре хакка чыкты. Үткәннәрне анализлап карасаң, чынлап та максатларына ирештеләр бит. Үзгәрешләр күп булды, тик берсе дә яхшы якка түгел. Бигрәк тә авыл хуҗалыгында. Колхозларны булдырганда кешеләр атын, бар эш коралларын, арбасын, чанасын, келәтен биреп кергән колхозның уставында да колхоз милке бөтен колхозчыларныкы дип язылган бит. Ә шул гомуми милек – колхозчылар байлыгы әллә кая китте...

Гади халыкка хәзер дә җиңел түгел. Хезмәт хаклары тартып-сузып кына җитәрлек. Яшьләрнең күбесе кредитта утыра. Киләчәктә югары уку йортларында да бай балалары гына укый алачак мөгаен. Ләкин, гади халыкка үзе теләгәнчә җитешле тормышта яшәргә мөмкинчелек бирмәсәләр, тагын коточкыч революция булмагае. Кемдер әйтер, янәсе армия көчле хәзер, бик тиз бастырырлар. Ләкин армиядә дә эшче-крестьян балалары гына, байларныкылар хезмәт итми бит. Әнә революция беренче Герман сугышы беткәч була. Безнең әткәй ул сугышта булган. Байларны талый башлагач, ул аларга: «Менә сез үзегез дә, балаларыгыз да сугышка барган булса, бу хәл килеп чыкмаган булыр иде, болай интекмәс идегез», – дигән. 

Илебездә иминлек, тынычлык булсын өчен хезмәт хакларын, пенсияләрне арттырып, теләүчеләргә бушлай белем алырга мөмкинлек бирергә кирәк. Гаделлек булдырырга, бар кеше дә тигез хокуклы булырга тиеш, минемчә.

 Әзһәр ЗӘЙНИ,

Казан шәһәре

Комментарии