Авызга су капмыйк

Бер көнне редакциябезгә борчулы тавыш белән бер ханым шалтыратты. «Ирем, сезнең даими авторыгыз Хәйдәр Сабитов вафат, шуны хәбәр итмәкче идем», – ди. Андый тетрәндергеч хәбәрне ишетүгә, югалып калдым: мәрхүмнең тол калган хатынына ниндидер тынычландыра торган сүзләр әйтәсе кирәклеген беләм, әмма «кайгыгызны уртаклашабыз һәм зур югалтуны кичерергә сабырлык, түземлек телибез»дән башка телгә берни дә килми. Бераздан редакциянең авторлар исемлеге язылган кенәгәсеннән Хәйдәр абыйның номерын эзләп табып, туганнарыннан бу аяныч хәлнең ничек килеп чыкканын сорашырга көч таптым. Трубканы янә хатыны Сәвия Мөхәммәтҗанова алды. 2нче ноябрь көнне Хәйдәр абый операция ясатырга дип, больницада язылып кайткан иде. «Ул көнне йөрәк өянәге тотты да, 5 минуттан үлеп тә китте, – дип елый-елый сөйләде Сәвия апа. – «Ашыгыч ярдәм» бригадасы бик тиз килеп җитте үзе, ләкин йөрәге туктаган иде инде аның. Табиблар баш миенә су җыелган һәм атеросклероз булган, диделәр. Озак кына чирләп йөри иде шул».

Гыйнвар аенда Хәйдәр Сабитовның 75 яшьлек юбилеен уздырырга җыенган алар, ләкин насыйп булмады. Озак еллар Әлмәт шәһәрендә яшәп, соңыннан якындагы Түбән Мактама бистәсенә күченгәннәр. «Нәселләре озын гомерле аның, операциядән соң озак яшәрсең әле, дип тә әйткән идем – булмады», – ди Сәвия ханым. Хәйдәр абый ике бала үстергән, 4 оныгы калды.

«Һөнәре буенча иҗат эшеннән ерак торган кеше иде Хәйдәр – озын араларга йөрүче шофёр, урып җыю эшләрендә дә катнашты, Себергә китеп тә эшләде. Хаталар белән булса да, язуга үзенчәлекле таланты бар иде», – ди аның турында Сәвия Мөхәммәтҗанова.

Хәйдәр ага Сабитов безнең иң актив авторларыбызның берсе иде. Әлмәт районы Түбән Мактама авылы белән Казан арасында бер-бер артлы хатлар йөреп торды. Һәрберебезне борчый торган нәрсәләрне күреп, кызыклы мәкаләләр яза иде ул. Менә хәзер тәкъдим ителәсе язма – Хәйдәр абыйдан килгән соңгы хат. Һәр язмасын җаны сызланып яза иде Хәйдәр абый. Монысы да шундый һәм ул гади бер олуг шәхесебезнең васыяте булып яңгырый…

«Безнең гәҗит» редакциясе коллективы Хәйдәр абыйның якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Мансур ХАФИЗОВ

Авызга су капмыйк

Татар язмышы, аның киләчәге, бүгенгесе турында күп язабыз, телевизордан күп сөйләшәбез, аның үткән тарихын да азрак беләбез. Менә биш гасырга якын олылап, дус дип яшәүче халыклар изүе астында яшәүне дә, Явыз Иванның ничек Казанны алуын да, шәһәр халкын кылычтан үткәреп, Казан урамнарыннан ничә көн кан акканын да, чиркәүләр төзегәндә нигезенә кабер ташларын салуларын да, барысын да беләбез. Кешелекнең яшәү дәверендә мондый вәхшилек тагын кайда булды икән? Ә бит бүген дә Явыз Иванның дәвамчылары юк дип әйтеп булмый. Кемдер безне Монголиягә олактырмакчы, кемдер, үлгән татарлардан үч алып, йөзәрләгән каберташларын җимерә. Болар әле дә җәзасыз кала бирә. Эшләр болайга китсә, бульдозерлар белән дә тигезләп чыгарга мөмкиннәр. Ул эшне 1-2 кеше генә эшләмәгән, төркем белән эшләнгән ул. Ә үзебез милләтара дуслык өлгесе безнең Татарстанда гына дип мактанабыз. 7-8 татар янында 1 урыс кешесе булса, аның хөрмәтенә шул телдә сөйләшүгә күчәбез. Мондый дуслыкның – безнең халыкның түземлеге бәрабәренә генә бирелгәнен аңлыйсыздыр инде. Югарыдан шулай кушалар, күрәсең. Моннан 2-3 дистә ел элек хәтта башкорт туганнарга да сүз әйтүче булмады – алар миллионнан артык татарны башкорт дип яздырды. Башкортлаштыру әле дә бара, инде хәзер алар үзләрендәге татарларны гына түгел, чиктәш Актаныш, Минзәләләрне дә башкорт җире диләр. Ә безнең түрәләр дә, галимнәр дә авызларына су капкан, берни әйтмиләр. Хәер, элеккеге президентыбызга әйтүчеләр булды үзе. «Ни өчен Башкортстандагы татарлар якланмый?» – дигәч, Минтмер Шәрипович әйтте: имеш, аларда башкортлар аз, ә Башкортстанда татарлар икенче урында булырга тиеш. Бу чагыштыру бер дә татар файдасына түгел шул. СССР заманнарында керәшен туганнар да «татар» дип языла иде, хәзер Мәскәү татарны төрлечә бүлгәләгәч, инде алар да татардан йөз чөерәләр. Имеш, алар аерым милләт кешеләре. Бу юлларны язганда бер истәлек исемә төште. Владивостокта хезмәт итеп кайтышлый, Улан-Удэ шәһәренә тукталдым. Анда минем абыйны сугыштан соң сөргенгә җибәргәннәр һәм ул шундагы бер керәшен гаиләсе белән дуслашып, аларның чибәр кызларына өйләнгән. Аларны да гаиләләре белән, кулак дип, сөргән булганнар. Ул чакта яше 80ннән узган әниләре дә исән иде әле аларның. Димәк, 1975нче еллар булгандыр бу. Сөйләшеп утырганда шул әби әйтә: «Әй улым, Аллага мең рәхмәт, кызым Лидияне үзебезнең татар егете белән кавыштырды», – ди. Минем, сез бит керәшеннәр, дигәнемә: «Улым, безне көчләп чукындырганнар. Әни үлгәндә каберенә тәре куймаска дип, васыять әйтеп калдырды. Ата-баба рухын рәнҗетәсем килми, диде. Мин дә балаларга шуны васыять итәм», – диде. Кич белән гармун алып, керәшен җырларын җырладык, бик күңелле булган иде ул кич.

Әле уйлап утырам: үткән гасырларда берәрсенә мишәр диеп әйтсәң: «Мин мишәр тегел», – дип, елар хәлгә җитешәләр иде. Хәзер генә ул мишәр булу үзенә күрә бер горурлыкка әверелде. Киләчәктә әле үзләренең мишәр дәүләтен дә төзеп куюлары бар, бик үҗәт халык. Читкәрәк кереп киттем, сүзем олы туган белән татар турында иде бит. Инде Казан ханлыгын тар-мар иттеләр, ә татар яши. Көчләп чукындыралар – һаман яши. Инде урыс дәүләтендә бер тел, бер дин, бер милләт кенә яшәргә тиеш, дип, үзләренең мәкерле планнарын башкарып киләләр – барыбер татар яши. Чаллыдагы татар гимназиясенең стенасына чиркәү рәсеме ясап куйганнар, Болгардагы собор стенасыннан күренеп торган кабер ташын (татарныкын) цемент белән сылап яшергәннәр. Дөресен әйтергә курыккан ул нинди җитәкче икән – ЮНЕСКО карамагындагы һәйкәлгә башбаштакланып, үзгәреш кертә торган? Бу ялгышын төзәттереп, урыннан куарга кирәк аны! Ә Чаллыдагы гимназия директорын Мәскәүгә мәгариф системасына җибәрергә кирәк. Татар милләтен бетерергә тырышкан өчен берәр орден бирсеннәр!

Татар милләтен бетерү турында бер хәлиткеч мәсьәлә каралып ята: Татарстанның халык иң күп яши торган үзәгендә Атом электр станциясе төзү. Бу инде татарны Җир йөзеннән тәмам бетерүнең соңгы этабы булачак. Чөнки элек, бер төзеп бетерер алдыннан Алалһы Тәгалә бер кисәтеп, җирне селкетеп алган иде инде. Шуннан туктатып торганнар иде. Куркынычсыз, дисәләр дә, тик торган мылтык та ата. Нинди гарантия бар, хәтта үлгән татарлардан да үч алучылар булган илдә?! Татарстанда электр энергиясенә кытлык юк. Кайда энергия җитми – шунда төзесеннәр. Әзрәк үз сүзебезне дә әйтергә кирәктер безгә дә.

Хәйдәр САБИТОВ,

Әлмәт районы, Түбән Мактама авылы

Комментарии