Афкулада болгарлар яшәгән

15нче июль көнне Пермь краеның Карагай районында истәлекле вакыйга булды. Биредә Афкула дип аталган бик борынгы тарихи урын бар, анда безнең болгар әби-бабаларыбыз яшәгән. Фәндә ул урын Рождественское городище, дип атала, чөнки янәшәдә генә шундый авыл бар. Менә шул Афкулада, инде егерме еллап, җәйнең ямьле бер көнендә татарлар җыелып, борынгы әби-бабаларыбызны искә алалар. Шундый истәлекле вакыйга быел да булды, анда, тарихчы буларак, мин дә катнаштым.
Афкула Пермьнән 150 чакрымнар ераклыкта, Обва дип аталган зур елга буенда, тау башындарак урнашкан булып чыкты. Кичтән яңгыр явып торса да, бу сәфәргә Пермьнең үзеннән һәм тирә-як татар авылларыннан биш кечкенә автобуста йөз кеше юлга кузгалдык. Сәфәрне Русия мөселманнарының Үзәк дини идарәсенә караган Пермь крае төбәк дини идарәсе оештырды. Пермь крае мөфтие Әнвәр Аблаевның урынбасары, Березники шәһәренең имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәхмәтуллин көне буе безнең белән булды, бу дини-тарихи сәфәрне ул оештырды, ул башкарып чыкты, аңа Аллаһның рәхмәтләре булсын!
Афкула – биек валлар, урлар белән чорнап алынган буш кыр, хәзер анда археологлар эшли. Хәер, бу тарихи урыннар белән рус галимнәре инде узган гасырларда ук кызыксына башлаганнар, бу хакта язып та калдырганнар. Афкулада совет заманында да казу эшләре алып барылган, хәзер дә дәвам итә. Без килгәндә дә биредә тарихчы-галимнәр җитәкчелегендә Пермь дәүләт университеты студентлары археологик казу эшләре алып баралар иде. Галимнәр безгә Афкуланың борынгы тарихын сөйләделәр, бу урын буйлап экскурсия оештырдылар, тапкан табылдыкларын күрсәттеләр. Тарих фәннәре докторы Наталья Борисовна Крыласова сөйләвенчә, Афкула шәһәрлеге чама белән 9нчы гасырдан 15нче гасырларга кадәр яшәгән, биредән табылган мөселман зираты 11нче гасырга карый. Җир астыннан чыккан табылдыклар барысы да диярлек борынгы болгар чорыныкы, төрки болгарларныкы, шул ук вакытта фин-угыр кабиләләренеке дә бар. Мөселман зиратыннан ерак түгел мәҗүсиләр зираты да табылган.
Алга таба тарих буенча чыгышларны мин дәвам иттем, Уралда ислам диненең таралу тарихын сөйләдем. Хәзерге Пермь төбәгенең борынгы заманнарда Идел Болгарстанының төньяк биләмәләре булуын, ислам диненең дә бирегә болгарлар белән бергә шул заманнарда ук үтеп керүен әйттем. Моны төбәкнең төньягына урнашкан Чәрдән-Чердын тарихы белән дә бәйләп аңлаттым, чөнки анда болгар-татарларның дини һәм сәяси мәркәзләре булган. Пермь төбәгендә күп тапкырлар булган, Чердын-Орда-Барда тарихларын урыннарга барып өйрәнгән кеше буларак, чыгышымны тарихи дәлилләр белән ныгыттым.
Алга таба мәдәни программа башланды, Октябрьский районыннан махсус килгән татар апалары бик матур итеп мөнәҗәтләр әйттеләр, мин мең еллык татар әдәбияты турында сөйләдем, шигырьләремне укыдым, китапларымны бүләк иттем. Аннан киң яланнарны яңгыратып азан әйттеләр, моннан мең ел элек борынгы әби-бабаларыбыз намаз укыган җирдә без дә тезләнеп намаз укыдык, янәшәдәге зиратта яткан мөселман әрвахлары рухына дога кылдык. Рухлары шат, җаннары тыныч булсын, Урал тауларына алар алып килгән ислам дине монда бүген дә яши, варислары алар өчен дога кыла...
Аннан саф һавада бергәләп бик тәмле пылау ашадык, татарчалап, мәтрүшкәле чәйләр эчтек, үзебез дә мәтрүшкәләр җыйдык, алар монда бик күп, табигать искиткеч матур!
Галимнәрнең әйтүенчә, Уралда ислам дине нәкъ менә Афкуладан башланган. Ә Афкула атамасы гарәп чыганакларында теркәлеп калган, аның башкача исемнәре дә булырга тиеш. Әле күп кеше Афкуланың кайдалыгын да, нәрсә икәнен дә белми, халыкка боларны аңлатырга кирәк. Чөнки бу бит безнең тарих, Котыпларга кадәр таралган болгар-татар тарихы, ислам тарихы!
 

Язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия БӘЙРӘМОВА,
Пермь-Афкула

Комментарии