Суд карарында закон сакланганмы?

Суд карарында закон сакланганмы?

Татарстан Югары суды 10нчы июнь көнне Бөтентатар иҗтимагый үзәген (БТИҮ)* экстремистлыкта гаепләп, аның эшчәнлеген туктату турында карар чыгарды. Карар чыгарылды чыгарылуын, тик ул карар дигәннәре Төп Законны санга сукмыйча, Конституциядә бирелгән миллилек хокукларына каршылык күрсәтеп кабул ителгән булу сәбәпле, дөрес, гадел булып чыгамы? Бу мәкаләне язганчы тагын бер кат Русия Конституциясен карап чыктым. Анда язылган законнар үтәлсә, бу дөньяда Русия халкыннан да бәхетлерәк кеше булмас иде кебек тоелды. Конституциядә язылганча, анда барлык милләтләрнең тигез хокуклылыгы һәм кабул ителгән карарлар Конституция кысаларыннан чыкмыйча кабул ителгәндә генә үз көчендә була алуы турында язылган сүзләр бар. Суд карарын чыгаручылар бу турыда белмәгән дип әйтмәс идем. Шулай да Конституциядә бирелгән хокукларның үтәлмәве күренеп тора.

Иҗтимагый үзәк* Конституциядә бирелгән миллилек хокукларыбызның үтәлешен таләп итеп, ана телендә укуларның тыелуы белән килешә алмыйча, үзенең эшчәнлеген алып барды. Мәктәпләрдә милли мәгариф системасы юкка чыгарылып, БДИны рус телендә генә тапшыру таләбе куелгач, балалар үз ана телләрендә укудан баш тартырга мәҗбүр ителделәр. Иҗтимагый үзәк исеменнән милли мәгариф системасын кайтаруны таләп итеп, депутатларга, төрле югарылыктагы хөкүмәт җитәкчеләренә, Президентка мөрәҗәгать итеп язылган күп санлы хатларга каршы уңай җаваплар алынмады. Бу турыда митингларда чыгыш ясаучы 80-86 яшьлек бабайлар суд юлларында йөреп, зур штрафлар түләргә мәҗбүр ителделәр. Конституциядә язылган законнар үтәлсә, Татар иҗтимагый үзәгенең* кирәге калмыйча, ул үз-үзен таркатып, юкка чыгарган булыр иде.

Митингта ясалган бер чыгышны Татарстан югары суды экспертизага җибәргән. 43 битлек экспертиза өчен Иҗтимагый үзәккә 858000 сум түләргә дип суд карары чыгарылган. Судка кирәк булган экспертиза өчен нигә Иҗтимагый үзәк* түләргә тиешлеге аңлашылмый. Элегрәк 250 мең сум штраф салынган иде. Иҗтимагый үзәк* акча эшли торган оешма түгел, аның банкта счеты да юк. Ничек түләсен ул аны?

Конституциядә бирелгән миллилек хокукларына каршылык күрсәтеп, илдә бер генә милләт калдыру нияте белән башкарылган мәкерле сәясәт милләтләр арасында зур ризасызлык китереп чыгарды. Элеккеге союздаш республикаларда рус теленең кыерсытылуы сәбәп ителеп, Русиядә ризасызлык туды, моның нәрсәгә китергәнен күреп торабыз. Кемгәдер үз теле якын булган кебек, башка милләтләргә дә үз ана теле якын булуы аңлашылмаслык әйбер түгел ләбаса. Үз илендә яшәүче милләтләргә хөрмәт белән карау булмыйча, аларның телләрен юк итү нияте белән чыгарылган мәрхәмәтсезлекләр милләтләр арасындагы дуслыкны бетерү өчен башкарыла микән әллә дигән фикергә киләсең.

Бөтентатар иҗтимагый үзәгенә* карата чыгарылган карар ул – татар халкына карата булган мәрхәмәтсезлек гамәле кебек күренде. Үз илендә яшәүче халыкларны кыерсытып, явыз ниятле карарлар кабул итүләр беркемне дә бизәми, әлбәттә.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

* – Татарстан Югары суды карары нигезендә, экстремистик эшчәнлек алып бара дип табылды һәм эшчәнлеге туктатылды.

Комментарии