Балаң белән татарча сөйләшүне кем тыя?

«Безнең гәҗит»тәге җан исәбен алуга кагылышлы язмаларны укыгач, «бу чираттагы күз буяу, сәяси кампания генә икән, язылсагыз-язылмасагыз да, барыбер үзебезгә ничек кирәк шулай саныйбыз» дигән фикер кала. Кампанияне оештыручыларның җавапсызлыгы, битарафлыгы, оешмаганлыгы күренә. Әнә бит шалтыратучыларга җавап бирү өчен генә дә күпме хезмәт куйгансыз!

Инде тагы бер нәрсәгә тукталасы килә: Думага сайлаулар узды. Күп вәгъдәләр бирелде. Портфельләр таратылды, кәнәфиләр билгеләнде. Дума Русия төбәкләрендәге хакимиятне оештыру турында яңа федераль канун тәкъдим итеп тавышка куйды. Бу тавыш бирүдә Татарстаннан сайланган депутатлар да үзләренең кем икәнлеген күрсәтте. 317 депутатның 12се тавыш бирүдән тыелып калды. Шулар арасында Татарстаннан сайланган Илдар Гыйльметдинов та бар. Сайлау алды кампаниясендә иң актив эшләгән, Татарстанда үткәрелгән бер генә чарадан да читтә калмыйча үзен бик эшлекле кыяфәттә тоткан, телевизор экраныннан төшмичә «телезвезда»га әйләнеп беткән бу депутатыбыз ни өчен дәшми калуны хәерле санады? Нинди җавапсызлык! Рәхәт бит! Сарык та исән, бүре дә тук. Мандат та кесәдә, кәнәфи дә шыгырдамый. Илдар әфәнде турында моннан элегрәк булып үткән сайлаулардан соң мәрхүм Рәшит Әхмәтов «Звезда Поволжья» газетасында (№27, 2014) болай дип язган иде (автор фикеренә хилафлык килмәсен өчен өзекне русча китерәм): «От татар в Совет при президенте по национальным отношениям входит Ильдар Гильмутдинов – представитель совета Федеральной национально-культурной автономии татар. ...Ильдар Гильмутдинов, впрочем, практически всегда глубокомысленно молчит на заседаниях. Ни одного острого «татарского вопроса» перед Путиным он не поставил за все время своего нахождения в Совете – например, о необходимости придания статуса государственного языка татарскому языку в Башкортстане или возможности сдавать ЕГЭ в Татарстане на татарском языке, или вопрос о массовом закрытии татарских школ в регионах России...» Менә шулай. Димәк, без бу соңгы сайлауда да Русия Дәүләт Думасына татарны яклардай депутат җибәрә алмаганбыз. Илдар әфәнденең сайлаучылары, үз хокукларыннан файдаланып, мондый җавапсызлыгы өчен аны депутатлыктан азат итә алалардыр бит?

«Туган телләр һәм бердәмлек елы» да үтте. Телне, милләтне саклау буенча ярыйсы гына гамәлләр башкарылды. Ләкин бу эшләр балыкчыга кармак һәм җим биреп, аны урманга илтеп кую шикелле генә, чөнки телне белүгә зарурлык тудыра алмадык. Тел, милләт турында сүз чыкканда, мәсьәлә һәрвакыт милли аңга, бердәм булуга килеп терәлә. Чыннан да, күп кенә хәл ителмәгән нәрсәләр татарның үзенә бәйле. «Телне кысалар» дип зарланабыз. Ә бит Русиянең бер генә законы да гаиләдә үз телеңдә сөйләшүне тыймый, әнигә «мама», әбигә «бабуля»дип дәшүне таләп итми. Русча гына сөйләшеп үзебез «культурный» булырга тырышабыз. Зыялылык, мәдәниятлелекнең беренче билгесе – үз ана телеңне камил белү икәнлеген аңлау өчен милли үзаң җитми шул. Шуның өчен дә, җанисәп алучыларга татар гаиләсендә туган Азат, Алсу исемле балаларын «урыс» дип яздыртмаслар иде.

Хезмәт ветераны, мәгариф отличнигы Флюра ХАННАНОВА

Комментарии