Атым чапмый, атым туктады

Колхозлар гөрләп эшләгән вакытта гомуми халык санының 25 проценты авылда яшәде. Илдә эшсезлек юк, бәяләр тотрыклы. Бәяләрнең тотрыклылыгы Әфган сугышы барганда бозылды. Бу хәл вакытлыча гына, дигән булып, 2 сум 50 тиенлек ак майның бәясен 3 сум 50 тиенгә күтәреп куйдылар.

Мәскәү, СССР таркалганнан соң, колхозларны файдасыз, табышсыз тармак дип таратты. Янәсе чит илләрдән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу күпкә отышлы. Шулай итеп диверсиягә тиң эш башкарылды. Гаделсезлек, урлашу заманы башланды. Алдауга, формаль эшкә, «показуха»га корылган, үз ягын гына караучы, халыкка яхшы булсын дип эшләргә тырышмаучы бюрократик катлам барлыкка килде. Эшсезлек, бәяләрнең чиксез артуы халыкны ярлыландырды. Инфляция дигән корт та акчаның бәясен сизелерлек «ашый» башлады. Шәһәрләрдә азык-төлек продукциясенә талон системасы кертелде. Планлы эшләр туктатылды.

Мөмкинлеге булган авыл яшьләре укуны, эшне, карьераны сайлап, шәһәргә юнәлде. Олыгаеп калган авыл халкы үзенчә тырмашты, булдыра алганы мал асрарга тырышты, бакчасында казынды, бәрәңге үстерде. Ягулыкка, утка, газга һәм суга бәяләр җитди күтәрелә башлагач, бу эшләр сүлпәнләнде. «Авыл бетсә, кабер казырга да кеше калмас инде», – дип борчылып, үзенчә хәсрәтләнеп, төшенкелеккә бирелүчеләр дә булды.

Авылларны карап-төзекләндереп тору өчен «кыргый капитализм» вакытында үзара салым җыю шаукымын башлап җибәрделәр. Үзара җыелган салым акчасына авыл эчендәге юлларга вак таш түшәлде, урамнары яктыртылды һәм башка кирәк-ярак эшләр башкарылды. Президентыбыз әйтмешли, «комфортта яши башладык».

Авылларда халык саны елдан-ел азая бара, бигрәк тә бу хәл «тупик»та урнашкан авылларга кагыла. Авылларны югалту куркыныч хәл. Аны бюджетка «утыртып», төгәл эшләр алып барылса гына саклап калырга була. Авыл халкы шәһәрне ашата, көзге ярминкәләрдә сыйфатлы, чагыштырмача арзан азык-төлек белән шатландыра. Кунак ашы кара-каршы булса күңелле. Бәлки шәһәргә дә авылга җитди ярдәм күрсәтер вакыт җиткәндер?

Шәһәр һәм авыл арасындагы халык саны балансы бик бозылды. Күпмегә икәнен 2021нче елгы җанисәп нәтиҗәләре күрсәтер. Балансның бозылуы ашамлык продукциясенә бәяләрнең соңгы елларда кискен артуына китерде. Әлбәттә, аңа төрле факторлар йогынты ясый, ләкин иң зур йогынты ясаганы – кеше факторы.

Чыгышы белән авылдан булган, шәһәрдә яшәүче пенсия алды яшендәге кешеләрне авылга кайтару буенча программалар төзеп, эшләтеп җибәрергә иде. Авыл кешесен барыбер авыл тарта. Күңеле ятарлык, бәяләрен тартырлык йорты булса, кайта ул авылга. Ә бу яшьтәгеләрнең авылны яшәтеп, гөрләтеп җибәрерлек көче бар әле. Шәһәр дә бераз бушап калып, үз проблемаларын җиңелрәк чишәр иде.

Без алдынгы регион саналсак та, яшәү рәвешебез «мескен» регионнардагыларныкыннан әллә ни аерылып тормый. Итен, сөтен җитештерүче, яшелчә үстерүче шәхси хуҗалыкларга формально гына ярдәм күрсәтелә. Терлек азыгы кыйммәт һәм мал-туар асраучыларның өлкәнәя баруы сәбәпле, сыер асраучылар кими бара. Сыерга бары 2 мең 100 сум гына субсидия каралган. Бу суммага алынган азыкны сыер ничә көндә күшәп бетергәнен берәрсенең санаганы бармы икән? Менә бөртекле культуралар үстерүче инвесторларга субсидияне жәлләмиләр. Ә пайчыларга калада билгеләнгән «минималка»ны гына түлиләр. Җир салымын да пайчылар түли. Ярый, закон таләбе буенча җир салымын пайчылар түләсен дә ди. Ә бит шул салым күләмен «минималка»га өстәп җибәрергә беркем дә тыймый. «Минималка» бит ул шуннан да түбән түләнмәскә тиеш дигән сүз генә. Арендага бирүчене бутап, кул җылытырга маташалар, аңа шарт куялар. Ә ул киресенчә, арендага алучыга куелырга тиеш.

Урман кешесе кебек битараф, артык тыйнак булырга ярамый. Бераз актив булып, үзеңне үзең яклый белергә дә кирәк. Ә авыл халкы үзенә ут китерүче Прометейны көтеп ята. Бу заманда хәйләле яһүдләр кебек бердәм, чеченнар кебек кыю булсаң да чак кына булыр әле. Йомышчы булу, колга әйләнә бару үзеңне үзең кимсетүгә тиң. Ә ул күңелдә төер булып кала.

Авылны саклау эшенә үзебезгә җигелергә кирәк. Үзара салым авылны үстерә алмый, әмма ул салымнан оста файдаланып, каланың авылга игътибарын, карашын үзгәртергә тырышып карарга була. Шуңа күрә авыл халкына җитди тәкъдим белән чыгарга булдым. Әгәр дә 2022нче елга үзара салым акчасына планлаштырылган эшләрне кичектереп торып, шул суммадан мал асраучыларга матди ярдәм күрсәтеп һәм һәр гаиләгә матбугатка язылуга да өлеш чыгарсак, боз кузгалып китәр сыман. Шигем юк, журналистлар да бу тәкъдимне күтәреп чыгарлар. Әгәр дә эксперимент барып чыкмаса да үкенечле түгел, авыл халкы барыбер отышлы булачак. Беренчедән, сыерлар саны кимү бераз тоткарланыр, икенчедән икътисадның үсеше, сәясәт белән кызыксыну, ягъни дөнья хәлләрен матбугат битләреннән күзәтеп бару кешенең уйлау-фикерләү дәрәҗәсен тагын да камилләштерә, аңа йогынты ясый.

Самат РИЗВАНОВ,

Чирмешән районы, Утыз Имән авылы

Комментарии