ЯНӘ ХӘРӘМЛӘШҮЧЕ «ХӘЛӘЛЧЕЛӘР»…

ЯНӘ ХӘРӘМЛӘШҮЧЕ «ХӘЛӘЛЧЕЛӘР»…

Татарстанның бөтен сәясәте үзен республика буларак вә мәгърибкә, вә мәшрикъка танытуга юнәлтелгән. Моның өчен без Универсиадалар, футбол буенча дөнья чемпионатлары, Ислам банк системасы конференцияләре, «Мөселман киносы» фестивальләре һәм тагын йөзләгән-меңләгән башка чаралар уздырабыз. Бөтен дөньяга бездәй республиканың бүтән юклыгын исбатларга тырышабыз. Шуның аша күпмедер дәрәҗәдә дөнья алдында суверен, бәйсез бер мәмләкәт тә булып күренәбез кебек, тормыш-көнкүреш дәрәҗәбез дә күрше-колан өлкәләрнеке белән чагыштырганда җир һәм күкләр арасыдай…Кыскасы, кайбер «вак-төяккә» игътибар итмәсәк, шәп яшибез. Моңа үзебез дә «почти» ышанабыз, башкаларны да ышандырмакчы булабыз…

Ләкин татарга үз-үзенең дәрәҗәсен төшерү өчен күп кирәкми шул – һәрчак күп көч куеп тудырган йөзебезне ертучы табыла. Әйтик, бу көннәрдә (4-7 июнь) Санкт-Петербургта узган Беренче Халыкара «Хәләл» саммитында байтак кына чит илләрдән килгән кунаклар алдында матур күренмәгәнбез.

Эш шунда ки, бу «Хәләл» саммитын безнең күптәнге танышларыбыз оештырган. Казанлы Динар Садыйков җитәкләгән «Хәләл» сертификацияләү үзәге хакында без инде «ХӘРӘМЛӘШҮЧЕ «ХӘЛӘЛ»ЧЕ» (№18, 8 май, 2013 ел) һәм «КАЙСЫ «ХӘЛӘЛРӘК»?» (№19, 15 май, 2013 ел) мәкаләләрендә язган, шулай ук Абдуссаләм Рхаззаның да «батырлыкларын» искә алган, бу бәндәләр булган җирдә «Хәләл» тамгасының шиклелеген ассызыклап узган идек.

Изображение удалено.

Менә алар тагын үзләрен күрсәткәннәр, Санкт-Петербургның «Парк-Инн» кунакханәсендә узган саммиттан «Кол-Шәриф» татар милли һәм дини җәмгыяте әгъзасы Ибраһим Мансур улы Туктаровны кыйнап чыгарганнар. Югыйсә, 76 яшьлек аксакалга алар башта үзләре чакыру җибәргән булганнар.

– Мин саммитта хәләл ризык проблемаларын инглиз һәм гарәп телләрендә тыңларга мәҗбүр булдым, тәрҗемә юк иде. Тел белмәүчеләр нишләргә тиеш булгандыр, аңламадым. Тәнәфес вакытында Америкадан, Африкадан, гарәп илләреннән килгән кунаклар белән сөйләшеп киттек. Мин инглизчә беләм. Аларда хәләллекне кем билгеләвен сорадым. Баксаң, имамнар, дин әһеллләре билгели икән. «Ә бит безнең саммитны дин әһелләре уздырмый, алар гап-гади дөньяви ширкәт», – дим. Шунда Абдуссәлам Рхазза тора иде: «Бездә дә дин әһелләре билгели», – дип сүзне читкә борып алып китмәкче булды. Ләкин минем хакыйкатьне беләсем килә иде, бәхәсне дәвам иттем: «Алайса сез Татарстан Диния назәрәтенә карыйсызмы, Мәскәүгәме, Уфадагы Үзәк Диния Нәзарәтенәме?» – дим. «Без гарәп мөфтиятенә карыйбыз», – дип күз дә йоммый җавап бирә Рхазза әфәнде. «Ләкин Русиядә андый мөфтият юк», – дим. Инде чит ил кунаклары кызыксынып безнең бәхәсне күзәтә башладылар, мондагы алдауны чамаладылар булса кирәк. Шул чакта Динар Садыйков килеп чыкты, ни булганын сорады, Абдуссаләм аңлаткач, мине чыгарып атарга кушты. Тегеңә шул гына кирәк тә: кулларымны каерып тотып, этә-төртә, суккалый-бәргәли чит ил кунаклары алдыннан алып чыгып китте. Шул кадәр хурландым, гарьләндем! Табибка барып, кыйналуым хакында белешмә алдым да, Петербург полициясенең 51нче бүлегендә гариза язып чыктым. Кыйныйлар икән, җавабын да тота белсеннәр! Аннан соң полициягә чакырттылар, барган идем, бу саммитны алдан билгеләгәнчә 4 көнгә сузмаганнар, өч көннән таралышканнар икән, полициядә әйттеләр, – дип сөйләде Ленинград блокадасын башыннан азагынача кичергән Ибраһим Мансур улы.

Минем әйткәнем бар: «Безнең гәҗит»нең кыйбласы – татар халкының һәм татар иленең мәнфәгатьләрен яклау. Әгәр аны кемнәрдер боза, үзләренең яман гамәлләре белән Татарстанның йөзен ерта икән – алар безгә дошман. Узган мәкаләләрем дөнья күргәч, Динар Садыйковның бер хатын-кыз туганы мине сатлыклыкҗанлыкта гаепләп шалтыратты. Янәсе, бу заказлы язмалар, ә Динар исә дөньяның бер изге кешесе, имеш. Ул бик яхшы тәрбия алган, дөньяның иң күренекле кешеләре белән аралаша икән…

Мин бит каршы түгел – шәп кешедер, шәп тәрбия алгандыр. Ләкин әлегәчә аның кылган гамәлләрендә һәм аралашкан кешеләрендә изгелек чаткылары күренми. Ә инде ул һәм хезмәттәше Абдуссаләм Рхазза әфәнде акча үзләштерүдә гаепләнеп хокук сакчыларының кызыксынуын уятканнар икән, монысы үтә дә инсафлы булулары хакында сөйлидер. Гомумән, 76 яшьлек өлкән кешене куу, кыйнау зыялылык билгеседер дип уйламыйм.

Бу язмадан соң да шалтыратып сүгенүчеләр табылыр, әлбәттә. Мин исә бу хәләлчеләрнең эшчәнлеген Татарстан Диния назәрәте тикшерергә, бары тик бу эшчәнлек файдалы дип табылганда гына эшләргә рөхсәт итәргә тиеш дип саныйм. Әле анда да бары мөфтият күзәтчелегендә генә. Әгәр риза түгелләр икән, Татарстанның яманатын чыгарып йөрмәсеннәр – Диния назәрәтенең үз Хәләл комитеты бар.Гомумән, республикада дини өлкәдә эш алып баручы барча оешмалар да мөфтигә буйсынырга тиеш. Илдус Фәиз заманындагы таркаулык чоры узды, инде мөфти Камил хәзрәт тирәсенә туплану аша динебезне көчәйтү ләзем. Таркаулыка алып баручы оешмалар безгә кирәкми…

Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии