Ир какканны мир кага

“Безнең гәҗит”тә Рафис Дефисовның “Илсур Метшин – казанча Лужков” (2 февраль, 2011) дигән мәкаләсен укып, гаҗәпкә калдым. Сай фикерле, яла ягулы дәлилләрсез мәкаләне сәяси агентлыклар хәбәрчесе язуына ышанасы да килми.

Дефисов әфәнде! Сез кем соң? Ә!! Казанны кар күмгән икән. Башка шәһәрләрдә юкмыни ул кар?! Авыллар карга күмелеп утырмыймы?

вакытында кар күммәгән, юллар ябылмаган икән бит, әй! Соң, туган, быелгы кебек кар үткән гасырда да булмаган бит. Моңа Метшин гаеплеме? 2010 елның җәе кебек эссе, коры җәй тагын кайчан булды? Моңа да Метшин гаеплеме? мондый җәйне булдырмаган икән бит. Нигә соң К.Исхаковны коррупциянең чәчәк аткан урынына, бандитлар арасына җибәрдегез? җибәргән, имеш. Бу бит сылтау гына. К.Исхаковны Президент итеп сайларга була иде, әлбәттә. Ул бик лаек иде. Ләкин андый кешеләрне озак эшләтмиләр шул. Русиядә Ельцин кебекләр данлыклы һәм мактаулы. Метшиннар кирәкми түрәләргә. Андыйларга эшләргә ирек бирмиләр, аларны пычраталар, яла ягалар.

вакытында Түбән Кама шәһәре кешеләре оҗмахта яшәде. Уч тутырып алдылар.

Лужков та Мәскәү халкын оҗмахта яшәтте. Иң зур хезмәт хакы аларда, иң күп аларның пенсионерларында булды. Лужковны халык түгел, түрәләр куды.

Имеш, И.Метшин Президент Рөстәм Миңнехановның абруен төшерә, М.Шәймиевнең исемен күләгәли. Нәрсә дигән сүз бу? “Кеше ышанмаслык хәлне, хак булса да сөйләмә”, – ди халык. Президентларның исемен, бигрәк тә М.Шәймиевнекен, Метшин гына күләгәли алмый. Бөтен Европа белә Шәймиевне.

Бу мәкалә “Безнең гәҗит”нең дәрәҗәсен төшерә. Без әле сезнең газетаны иң дөрес язучы дип саный идек.

Илфат Фәйзрахмановның үзенә дә ошамый икән шул Илсур Метшин. “Аҗдаһа”ны мэр үзе генә хәл итеп кайтартканмыни? Бездә бит, шөкер, премьер-министр да бар. Аннан башка да мондый эшләр хәл ителә микәнни соң?

Элекке елларда “Кыйбла” һәм башка абруйлы тапшыруларны алып барган Илфат Фәйзрахманов язганмы соң бу “Кемгә “рәхмәт” әйтәсе?” (2 февраль, 2011) дигән мәкаләне?

Яр урамнарында йөрерлек түгел иде буран вакытында. Машиналар батып ятты. Автобуслар йөри алмады.

Илфат әфәнде! Газетада гел дөреслекне генә язган өчен ябарлар дип куркып калдыгызмы әллә? Бик мөмкин хәл. Әмма хәзер курыкмагыз инде, терәкнең ныгына тотынгансыз.

кардан чистарыр, ә менә төнге клубларның фаҗигасеннән, фәхешлектән, алкоголизм, наркомания, маңкортлыктан һәм башкалардан чистарыр микән?! Икрам, Гомура, Убор, Сәдум шәһәрләрендә булган афәт килә күрмәсен.

P.S. Казансу елгасы кибә, кем гаепле? Метшинмы? Президентның аз гына кире сүзләрен ишетү белән, И.Метшинга тотындыгызмы?

Яр Чаллы шәһәрендәге укучыгыз.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ: редакциябездә әлеге язманы кулына алган кешеләрнең барысы да, никтер, елмаеп куйды. Гадәттә, шикаять язучылар, бездән яклау сораучылар аноним хат юллый иде. Ә монда… бүгенге хакимнәрне дә аноним якларга кирәк микәнни? Аноним язучыны аклауның ике версиясе бар: кемнәндер курка, я булмаса намусы кушмый исемен күрсәтергә, чөнки ул алдаша… Укучыларыбыз үзләре бәя куяр дип, хатны үзгәртми тәкъдим иттек.

Комментарии