- 01.07.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №25 (28 июнь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
«Безнең гәҗит»нең 31нче май санында (№21, 2023 ел) Әхтәм Сатиевның Ленин бабай турындагы язмасы басылган иде. Бәләкәй чакта капка төбендә бабайларның сөйләшкәннәрен тыңларга ярата идем мин. Аларның беркайчан да аерым хуҗалыкны мактаганнары булмады. Ә менә Ленин бабайны мактыйлар иде. Ул безне җирле итте, урыны оҗмахта булсын, диләр иде.
Революциягә кадәр күпчелек халыкның җирләре бик аз булган. Хатын-кызларга бөтенләй җир бирмәгәннәр. Җирне 12 елга бер генә бүлгәннәр. Малайлар шул елларда туса, аларга җир тәтегән. Байларның малайлары акыллы булган. Ул елларда кемлегеңне белдерер өчен «батрак малае» дигән мөһерле кечкенә генә кәгазь дә җиткән. Алар шуның белән тиешле урыннарга урнашып, Сталинның каты законнарыннан файдаланып, гадел коммунистларны юк иткән.
Язучы Афзал Таһиров 30нчы елларны Уфаның обкомында эшли. Туган ягы – Әлмәт районы Олы Габдрахман авылына кайткач, кич күршесе белән сөйләшеп утыра. Икесен дә милиция алып китә. Кемдер ишек аркылы тегеләрнең үзе турында сөйләшеп торганнарын ишетә. Берсе әйтә: «Аның хатыны мулла кызы бит, җибәрик», – ди. Миңа боларны котылып калган кешенең малае сөйләде. Исемен хәтерләмим, фамилиясе Галиев иде. Халыктан икмәк җыеп йөрүдә шундый кешеләр катнашкандыр.
1953нче елны Америка СССРга сугыш башларга уйлаган булган. Озак кына киңәшкәннән соң, боларны җиңеп булмас, аларны эчтән җимерик, дигән карарга киләләр. Яхшыны начар итеп күрсәтеп, коммунистларны сугышсыз җиңәрбез, диләр.
1966нчы елны Мәскәүдә кунакханәдә отставкадагы полковник белән бер бүлмәдә тордык. Озак тормыйча СССР таралачак, диде. Көлдем. Шундый зур, куәтле ил ничек таралсын, имеш. Менә нинди алдан күрүче кешеләр булган.
Әгәр революция булмаган булса, Гитлер артта калган патша Русиясен кол иткән булыр иде инде. Дөньяны үзгәртергә Ходай тарафыннан җибәрелгән кеше булгандыр ул Ленин. Русиядәге үзгәрешләрнең башка илдәге эшчеләргә дә файдасы тими калмагандыр. Бөтендөнья эшчеләренең юлбашчысы ул Ленин. Элеккеге батрак, көтүче малайлары укып зур кешеләр булдылар. Элек мәдрәсә белеме андыйларны бик сирәгенә генә эләккән. Үзем коммунист булмасам да, Ленин турында бер дә начар сүз әйттерәсем килми.
Әзһәр ГАТАУЛЛИН,
Әлмәт шәһәре
Комментарии